Журнал «Безнең мирас»

Сержант батырлыгы

Кодаш авылы, Мира урамы, 28 нчы санлы зиратка якын ике этажлы йорт. Хуҗалар ачык күңелле, юмартлар, аларга гел кунаклар килеп торалар иде, балалары кайта. Хуҗалар барысын да якын итеп кунак итә. Бу йортта еш кына Коръән аятьләре ишетелә, хуҗа авылдашларыбызны соңгы юлга озатуда катнаша, каберләрен караштыра иде.
Сүзем Бөек Ватан Сугышы батыры Госманов Габделгани Сәлим улы турында... һәрвакыт хәрәкәттә, эштә, җитез, көр күңелле Габделгани абыебызны авылда беркем икенче группа инвалид икәнлеген сизмәде. Аягында нык басып, тормышының һәр көненә сөенеп яшәгәнгәдер Ходай Габделгани Сәлим улына өсте-өстенә авыр сынаулар җибәрә торды: әкиятләрдәгедәй искеткеч чибәр кызы Фәнүзә башта аксаклады, аннан бөтенләй урынга калды. Фәрештәдәй ягымлы шәфкать туташын – Фәнүзәне күпләр юксынды, кызганды. Кызын шушы хәлгә китереп җиткерүдә сәбәпчеләре дә бар иде, ләкин ата аларны эзәрлекләмәде. Ходай шулай кушкандыр дип ризалашты. Аннан хатыны Фәүзия җиңгигә инсульт булды. Габделгани абый 15 еллап авыру хатынын тәрбияләде. Бер йортта өч инвалид яшәде, әйтүе генә ансат. Никадәр сабырлык, батырлык сорый бу фаҗига. Ә хуҗа – беркайчан уфтанмады, зарланмады.
Күрәсең, авыр балалык еллары, эш, сугышта кичергәннәре чыныктырган сержант Госмановны. Оса шәһәреннән тәмле ризыклар ташыды, кызын кечкенә баладай күтәреп мунчага йөртте (апалар юып бирәләр иде). Фәнүзә 5 елдан күбрәк авырады, ялгышмасам. Өйләренә кергәч, киптерергә эленгән мич кырларда, бауларда чүпрәкләр күзгә ташлана иде. Памперслар юк иде шул ул елларда. Кем генә керсә дә абый тиз генә чәй кайната, өстәлгә тәмле ризыклар куя, пешергән шәңгәләре авызда тотып торырлык, яисә тиз генә гренкилар әзерләп ала. Авыруларның күңелен күтәрергә дип матур музыка да куя.
Сабырлы, шәфкатьле абыемның тормышы, сугыштагы батырлыклары турында язып китәсем килә.
20 нче елларда туганнарның балалык, яшьлек еллары бик җиңел, бәхетле булмаган. 1921 нче елның коточкыч ачлыгы... Кечкенә Габделганигә 8 ай тулмастан, ачтан әтисе үлеп китә. Ялгыз Закирә абыстайның кулында 5 бала кала. Уттай җегәрле ана, кызлары үз көннәрен үзләре көтә... Габделгани абый хатын-кызлар тәрбиясендә үскәнгә дә түземле, кешелекле булгандыр. Апалары җитез, кул эшләренә бик тә оста иделәр. Кул эшләрен азыкка алыштырып та ачлыктан, ялангачлыктан котылганнардыр. Озак еллар халкыбыз пенсия, пособие дигән сүзләрне ишетә-күрә белмәде. Авыл халкына паспорт та бирелмәгән. Җиңел кәсеп эзләп, авылны ташлап китмәсеннәр, иген иксеннәр дип кендекләребезне җиргә беркеткән Сталин бабабыз....
Каенавылга кияүгә чыккан Габдушева Гарифә апасы пенсиягә чыккач та матур паласлар суга иде, ә Сәлимә апасы соңрак Пермьдә яшәде, сораган кешеләргә энҗеләр белән матур түбәтәйләр чигә иде. Гомеренә Кодашта яшәгән Саҗидә апасына “Саҗи-комбайн” исеме комбайнны да узып урак урганга бирелгән билгеле. Менә нинди тырыш хезмәт кешеләре булганнар алар. Бу гаиләнең һәр кешесе динле, инсафлы иделәр. Ходай алдында да, кешеләр алдында да ислам дине кушканча яшәгәннәр. Рәхмәт, картәнисе, әтисе догасы тигән Госманов Мәҗитебез дин юлында, гомере озын булсын энебезнең.
Габделгани абый 5 нче классны тәмамлагач та эшли башлады. Малайның хезмәт юлы колхоз малларын көтүдән башлана. Яшүсмернең колхозда эшләмәгән эше калмый, һәр эшне тырышып башкара. Игенче хезмәтеннән аны бары сугыш кына аера.
1941 нче елның көзендә армияга алына. Бер ел көнбатыштан  күчерелгән заводларны төзүдә, урнаштыруда эшли. Җир казый, фундаментлар коялар, завод стеналарын күтәрешә.
Соңрак Еланский лагерьда хезмәт итә, снайперлар мәктәбен үтә. Иң төз атучы булганга Госмановны снайперлар мәктәбендә укытырга калдыралар. Аның кулларыннан ике чыгарылыш үтә һәм өченче чыгарылышы белән үзе дә фронтка китә.
1944 елның җәендә сугышка кереп, Висла  елгасының сул як ярында Сандамир плацдармын киңәйтүдә катнаша. Разведка взводында сержант Госманов күп тапкырлар күзгә-күз үлем белән очраша. Дошман пулясы  озак кына аны читләтеп үтә. Шулай да 1945 ел башында батырыбызны дошман пулясы куып җитә. Бу хәл болай була.
Разведчиклар алдына, танк һәм  бронетранспортёрлар белән кискен бәреп кереп, аэродромны азат итү бурычы куелган була. Ләкин взвод засадага эләгә. Шушы бәрелештә Габделгани абыйның иңбашын пуля тишеп үтә. Врачлар тиз терелтә аны. Тагын фронт,  тагын бәрелеш. Инде алар Одер ярында, Берлинга биредән 60-70 чакрым кала. Десантникларны дошман көчле ут белән каршылый. Берничә танк яна. Сержант  Госманов икенче мәртәбә яралана. Башына снаряд кыйпылчыгы эләгә. Тагын госпиталь, тагын фронт. Госманов хезмәт иткән дивизия Берлинны штурмлый, сугышны Эльба ярында тәмамлый.
1946 елның маенда гына туган якларына әйләнеп кайта ул. Аның күкрәген “Батырлык өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары бизи. Беренчесе - Сандомир өчен, икенчесе, өченчесе Одер һәм Берлиндагы җиңүләр өчен.
Сугыштан соңгы еллар да крестьянга  җиңел  булмый.  Төрле налоглар, азык-төлек биремнәре, ирекле-тиешле заемнар авылны бөлгенлеккә төшергәннәр, кешеләрне хәлсезләндергән.
Балык тирәнне, кеше яхшыны эзли ди халык. Паспортлар ала алганнары шәһәрләргә дә китә. Аларны гаепләп булмый, мохтаҗлык куптара яшьләрне туган җирләреннән. Ләкин авыл халкына төшкән авырлыклар Габделгани Сәлим улын аяктан екмый. Пенсиягә чыккач та 12 ел колхозда эшли.
Гаилә сугыштагы авырлыкларга тиң фаҗигалар кичерә, шулай да тормыштан ваз кичмиләр, аларда татулык, бер-берсенә һәм килгән кешеләргә карата ягымлылык саклана, игелеклелек бөркелә.
Ишманов Барый абый кызык бер хәлгә тарый биредә. Туганнарының хәлләрен белергә дип кергәндә, ишек алдында ук матур бию  көе ишетелә. Аптырап китә Барый абый. Өй ишеген ачып җибәрсә, җилдертеп, йорт селкетеп Габделгани абзые биеп йөри. Менә сиңа инвалид! Кайгыны бушатып, күңелләрне күтәрә белгән, яшәүнең ямен  белеп яшәгән шул Габделгани абый. Кызын, аннан соң яраткан хатынын тәрбияләп соңгы юлга озата. Балалары читтә яши. Зур йортта бер үзе кала абый. Сугышта алган җәрәхәтләр сызлый, күздә пыяла, борын ис белми, йөрәк сыкрый. Шушы җәрәхәтләр бакый дөньяга алып киткәндер  дә инде батыр Госмановны. Урыннары җәннәттә булсын туганнарымның. Дөньялар тыныч булсын.
Газизова Фәһимә Мөбәрәк кызы, Пермь өлкәсе Барда авылыннан пенсионерка.

Теги: Фәһимә Газизова Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру