Журнал «Безнең мирас»

Муллахмәтов Нургаян Муллахмәт улы

Муллахмәтов Нургаян Муллахмәт улы 1942 елның декабрендә, 17 яшендә сугышка китә. 512 нче укчы полкта 1942 елның гыйнварыннан апрельгә кадәр Мәскәүне саклау сугышларында катнаша. Ул бу вакытта сугышка керүләрен сөйләгәндә, йөрәге әрнеп, сыкрап куя иде. “Без сугышка өч кешегә бер мылтык белән кердек. Иң читене, коралын алу өчен, янәшәдәге иптәшеңнең яралануын яки үлеп калуын көтү иде.”-дип еш кына күз яшьләре белән искә төшергәне хәтердә аның. 1942 елның февралендә, алар хезмәт иткән часть чолганышта кала. Командирлар чолганыштан кечкенә группалар белән чыгарга кирәк дигән карарга киләләр. Әтинең сул кулына осколок эләгеп, яраланган була. Әмма ул шул кулы белән, авыр яралы взвод командиры, лейтенантны күтәреп алып чыга. Роталарыннан исән чыгучы тугыз кешене, чолганышта булган һәм сугыш кырын калдырганнары өчен гаепләп шунда ук атып үтерәләр. Әтине лейтенантны үзе яралы килеш коткарганы өчен “За боевые заслуги” медале белән бүләклиләр һәм исән калдыралар.
Әмма аңа бу чолганыштан соң, сугышка керү насыйп булмый. Ул яралы булу сәбәпле госпитальгә эләгә. Бик озак ятканнан соң гына аның кулы төзәлә, әмма мылтык тота торган булмый инде. Аны госпитальдән III группа инвалид итеп озаталар. Ул шулай да госпитальдән соң, әти-әнисен күрергә кайтып килә. Әмма, кайда булса да, хезмәттә калырга уйлый. Бер кул белән генә булса да эшләргә ярармын әле дип уйлый ул.
1945 елның декабренә кадәр Мәскәүдә, Кызыл Армия мәктәбенең складларында завсклад булып хезмәт итә. Бик белемле, эшен җиренә җиткереп башкаруы аркасында аны бу хезмәтендә дә хөрмәт итәләр. Намуслы хезмәте өчен, аны хезмәттән соң, Мәскәүдә калырга тәкъдим ясыйлар. Әмма егет туган якларына кайтып хезмәт куюны кулай күрә. Аңа “За победу над Германии” дигән медаль тапшыралар.
Тырыша торгач кулы хәрәкәтләнә, йөри башлый, әмма терсәктән кул очлыгына таба кулы бөкләнми торган булып, бер бармагы тырпаеп бөкләнебрәк, ә өч бармагы уч төбенә таба бөкләнеп гомерлеккә хәрәкәтсез кала.
1946 елның февралендә, сугышка озатып, сугыш беткәнче көтеп алган сөйгән кызы Саҗидәгә өйләнә. Мамадыш районы Югары Сон авылында эшли, әмма группасы артыннан йөрүне түбәнлек саный. Аларның җиде уллары була. Һәрберсе үсеп, һөнәр алып, алтысы Ватан алдында бурычларын үтиләр. Төпчек уллары кечкенә чагында, өстенә кайнап чыккан самовар суы коелган аркасында гына хезмәткә бара алмый кала. Әмма аның да бөкләнгән гәүдәсе абыйлары, бигрәк тә Рафиль абыйсы ярдәме белән һәм үзенең тырышлыгы аркасында турая. Әтиләре горурлыгы булып, ир-егетләр илне ныгытуга тырыш хезмәтләре белән лаеклы өлешләрен керттеләр.
Үзе исән вакытта, барлык балалары да башлы-күзле булып, шул кулы белән оныкларын тезендә сикертеп куандырырга җитешә ул. Бер генә оныгы да, бабаларының бармаклары эләгеп авырттырды дип әйткәне булмады, әмма һәрберсен кул очлыкларының язмышы кызыксындыра иде.
Сабантуе көн. Барлык балалар да төп йортка җыелган вакыт. Берсе дә кычкырып көләргә, шаярырга җөрьәт итми. Барсы да аяк очларына гына басып йөриләр. Соңгы вакытларда бик авырды, әмма күрсәтмәде, ыңгырашып тавыш чыгармады. Хәле авырайганда, караваты яныннан узган җылылык торбасын гына кочаклый иде, шуннан хәле авыр икәнен аңлый идек. Авыруын баса торган укол да алмады ул.Үләр алдыннан әнидән: “Балаларның бәйрәмнәре беттеме инде?”-дип сораган. Үзенең үләсен белеп, тыныч кына, беркемне дә борчымыйча, сабантуй беткәннән соң, иртәнге сәг.5.00 тә дөнья куйды ул. Бу көн 2002 елның 9 июне иде.

Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы

Теги: Рәйсә Муллахмәтова Нәсел-шәҗәрәм

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру