Минем әти – батырмы?
Минем кулда - әтием Әхмәдиев Гариф Харис улының ак кәгазьгә һәм 12 битлек гади дәфтәрләргә теркәп калдырган истәлекләре, шәҗәрәнең язма буыннары. Үзе 1904 нче елда 10нчы буын булып туып, 2004 нче елда бакыйлыкка күчсә дә, язмалары, медаль һәм орден кнәгәләре, хәрби билеты һ.б. документлары чемоданында саклана.
Ул Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында алына. Пенза янындагы Селекция дигән бер лагерьда урманнан чи нарат ташып, ачлы- туклы землянка төзеткәндә үк үлүчеләр күп булган. Ноябрьдә фронтка җибәрәләр. Калинин фронтына эләгә. 50 мм лы миномет батальонында миномет ташучы була. Немецларны чигенергә мәҗбүр итеп, алга барганда, тамак та тук, күңел дә күтәренке була. Ул вакытта Асташка , Оленино станцияләре әле бер ,әле икенче кулга күчәләр (Калинин фронты картасында Оленино станциясе һәм Осташков билгеләнгән).
1942 елның февраль аеннан ач булганнар. 23 февральгә дип китерелгән паекларны бирми тоталар,аннары авылны немецлар ала һәм барысы да дошманга кала. Шул вакытта полк та чолганышта кала. Бер кичтә армеецларны җыеп, хәлне аңлаталар, 30 кг га якын корал һәм азык бирәләр: я –үлем, я исән каласыз. Чолганыштан чыккач, әйтүләренчә, иске солдатлардан 7 генә кеше исән калган була.
Язмамны әтинең истәлек дәфтәрләреннән өзекләр белән дәвам итәм.”Безнең армия Власовка тапшырылган булган. 1942нче елның май айларында без гел үлән ашап кына сугыштык. Мылтык тотар хәл дә юк иде. Ранен булып, кыр хастаханәсенә яткыздылар .Терелеп җитмәс борын, армия кузгалып китте, хастаханәне яндырдылар, без язмыш кочагында калдык. Урманда 30-35 тәүлек үзебезнең якка чыгарга йөреп, ахырында нимесләргә эләктек. 3 суткадан соң качып, үзебезнең якка чыгып, Особый отделга эләктек. Аннан без Мәскәү янында күмер шахтасында эшләдек.” Хәрби билетында бу турыда “После освобождения из окружения был передан в промышленность. 7.08. 1942г.”дип язылган. Шулай ук бу билетта аның 386, 1263 нче укчы полкларда минометчы булып хезмәт итүе дә теркәлгән. Үзе белән хезмәт иткән взвод командиры Казаков, аның белән немецлардан качарга уйлаган кешенең Башкортстанның Бакалы районыннан икәнен дә яза ул, ләкин бу фактларны мин ,әлбәттә ,хәзер тикшереп карый алмыйм. Өйгә әти 1946 елның февралендә кайта һәм шул елның 14нче декабрендә улы – танылган язучы Нур Әхмәдиев туа.
Язмамны “Минем әти – батырмы?” дигән сорау белән башлаган идем. Аның кебекләр, әйе, ул чорда миллионнар булгандыр. Шушы хаоста көн саен, сәгать саен куркыныч, авырлык белән очрашып,җиңә килгән ,исән калу өчен акыл, тапкырлык, крестьян җорлыгы һәм сугышта да, тыныч хезмәттә дә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, Ватанга 70 ел хезмәт иткән кеше(80яшенә кадәр колхозда эшләде) – ул Батыр дип җавап бирәм.
Муллаева Галия Гариф кызы – Татарстан Республикасы Азнакай шәһәре 5нче гомуми урта белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА