Журнал «Безнең мирас»

Минем бабам сугышта

Бабайлар көрәшеп безгә

Тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайталмыйча,
Сугыш кырында калган.
Гөлфия Гыйниятуллина.



Сугыш... Нинди дәһшәте, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә.


000000000000000002


Минем бабам, Шарифуллин Госман Шәрифулла улы, 1917 елның 10 маенда Акбулат авылында туган. 1941 елда сугышка алынганда аңа ни бары 24 яшь булган.Ул сугышның беренче көннәреннән алып, Җиңү көненә кадәр сугыш кырында яралыларны дәвалаган. Бабам сөйләп калдырган: тирә -ягымда һәрчак бомбалар, миналар шартлый, ә мин яралыларны күтәреп ут астыннан һәрчак исән-сау чыга идем. Бабам күп телләрдә сөйләшкән: немецча, латинча, русча, татарча.Ул сугыштан лейтенант исеме алып кайткан. Батырлыклары өчен Сталин исеменнән бик күп мактау хатлары, Батырлык өчен ике медаль, Сталинградны азат иткән өчен медаль һәм Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Җиңү! Бу илне саклаган солдатлар һәм аларның дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр,ул һәм кызлар өчен зур бәхет.
Сугышлар булмый корбансыз.
Ансыз юк- Җиңү туе.
Ә без үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе.
Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң бары 1946 елда гына туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул. 1946 елда әбиемә өйләнеп, тормыш кора. Тыныч тормышта да кешеләрне дәвалавын дәвам итә. Дарулары булышмаса, авыруларны гади су белән терелтүен хәзер дә сагынып искә алалар. Авыр сугышларны үткән солдат 1959 елның 29 нчы декабрендә йөрәк авыруыннан вафат була.Без аның батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен онытмыйбыз. Тар каберең, авыр туфрагың җиңел,безнең өчен күңелең тыныч булсын, бабаем.Мин синең белән горурланам, бабам!
Еллар үткән саен сугыш ветераннарның саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!
Загиров Җәмил Артурович, Чистай шәһәре ,3 нче номерлы гимназиянең 4 нче сыйныф укучысы (укучының җитәкчесе: Вәгыйзова Л.Р.)

Теги: Җәмил Загиров Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру