Журнал «Безнең мирас»

Мария Логинова әсәрләрендә хатын-кыз язмышы

Татарстан – күпмилләтле республика. Һәр милләтнең, һәр халыкның горурланып сөйләрлек, танылган, күренекле кешеләре була.
2008 нче елны Түбән Кама шәһәренең “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 12 нче мәктәбендә” без Мария Логинова белән очрашу кичәсе үткәрдек. Шул кичәгә материал туплаган вакытта, очрашу кичәсе үткәргәннән соң, аның чын мәгънәсендә көчле рухлы шәхес һәм искиткеч нечкә күңелле, тирән хис-кичерешләрне бөтен нечкәлеге белән ачып бирүче шагыйрә, проза остасы булуын аңладым.
Пашина Мария Петр кызы (псевдонимы Мария Логинова) 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәптән соң, Түбән Кама Һөнәр училищесын тәмамлап, шин берләшмәсендә эшли.
Язмыш Марияне авыр сынауларга дучар итә. Ул балконнан егылып төшә, гарип булып кала.Түшәктә ятса да аның ихтыяр көче сынмый.Мәктәптә укыганда шигырь язу белән мавыккан Мариянең яңадан иҗат сулышы ачылып китә, ул шигырьләр, хикәяләр яза башлый.Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров кебек каләм ияләренең батырлыгы иҗатка рухландыра аны.
Проза әсәрләренә килгәндә, аларның һәрберсендә үзенчәлекле геройлар – вакыйгалар сурәтләнә. Һәрбер әсәре хис–кичерешләргә, тирән мәгънәгә ия. Һәм мин мәкаләмдә Мария Логинованың 2004 нче елда чыккан “Гыйшык чишмә”, китабына кергән “Кәккүк баласы”,”Улым бүләге” хикәяләре, “Урман кызы” повестенә тукталып китәсем килә.
Бу әсәрләрнең һәрберсендә төп герой –хатын-кыз , аның язмышы сурәтләнә.
“Урман кызы”повестендә төп герой Фирүзә-урманда туып, урманда үскән , урман каравылчысы кызы. Яши-яши, яшьлегендә үлепләр сагына торган урманыннан күңеле кайта Фирүзәнең. Аңа аналарга хас сабырлык, шул ук вакытта гомере буе иреннән яшереп килгән сере җанына тынгылык бирми. “Нигә мине кисәтмәдең, шул вакытта, каеным? Нигә нәкъ синең яныңда тап булдым мин аңа? Гомерем буена йөрәгемдә таш булып йөртәсе йөк ул минем өчен.Бигрәкләр дә чит-ят бала, үзе җитмәсә чегән баласы да. Миңа сабырлык бирсәң иде, бик авыр миңа каеным, бик авыр...”- дип бәргәләнә ул .
Ә Таһирҗан хатынының Гөлгенәгә карата нигә болай кырыс булуын һич кенә дә аңлый алмады. Фирүзә гомере буе Гөлгенә әнисе эзләп табып алып китәр дип куркып яшәсә дә, иренә серен чишми, чөнки Таһирҗанның Гөлгенәне үз улларыннан да күбрәк яратуын белә ул.
Чегән кызының әнисе – Маргарита да язмыш тарафыннан төрле авыр сынауларга дучар була.Ул бер вакытта да Алан әбинең әйткән сүзләрен исеннән чыгармый. “Язмышыңда сынаулар күп булыр, син түзәрсең. Шул түземлегең аркасында соң булса да бүләкләнерсең. Сигез елдан соң, сигез яшлек балаңны җитәкләп минем яныма килерсең”-дип әйткән була ул аңа.
Язмыш Фирүзә белән Маргаританы бала табу йортында очраштыра. Фирүзә зәңгәр, ут чәчеп янган матур күзләреннән аның Гөлгенәнең әнисе икәнен аңлап ала һәм барсын да аңа сөйләп бирә.Маргарита Фирүзәдән бер генә нәрсә үтенде. Алан әби янына барырга теләген белдерә. Ә Фирүзә ризалаша. Аларның газаплы көннәрен дә, шатлыклы көннәрен дә үз эченә сыендырган уртак язмышлары ич бу.
Повестьтә китерелгән тагын бер образ – Алан әби образы. Балачагында үги әни белән үсеп, төрле кагу-сугуларга дучар булган , юньле йокы, рәтле ашау күрми үскән бу кыз, 16 яшенә җиткәч, көчләп кияүгә бирергә җыенуларыннан куркып өеннән чыгып кача.Аны урманда ак сакаллы бер карт үзенә сыендыра. Карт, Дуся белән торган биш ел гомер эчендә, кызны бик күпкә өйрәтте.Кайсы үләнне, кайсы вакытта җыярга, ничек киптерергә, нәрсә өчен файдаланырга- барысына да төшендерде.Ә үзе тыныч кына үлеп китә. Бабай үзе артыннан алмашчы калдыра алуына чиксез шат иде.
“Урман кызы” повестендә китерелгән шушы хатын – кыз образлары язмыш тарафыннан төрле сынауларга дучар булсалар да үзләренең кешелек сыйфатларын, хатын-кызларга хас сабырлыкларын югалтмыйлар, көчле булып калалар, язмышка ышаналар.
“Улым бүләге” хикәясендә Әдилә әнисе өчен көтелмәгән, кирәкмәгән бала булып дөняга килә. Алты яшенә кадәр әбисе тәрбиясендә, аннан соң балалар-яшүсмерләр приютында тәрбияләнә ул.
Түбән Кама шәһәренең 2 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, бөтен гомерен улына сарыф итә, аның кайгысыз киләчәге өчен дип яши, аңа югары белем бирүне үзенә максат итеп куя.Максатына ирешә дә. Тик улы зур гына завод директорының кызына өйләнеп алгач, әнисен бөтенләй оныта. Хәтта аны туена да чакырмый, ике оныгын да күргәне юк Әдиләнең, әнисенең илле яшлегенә дә, илле биш яшлегенә дә килмәделәр Нәркиз белән килене.
Укучыларының хөрмәтен казанган – укытучы, улын тәрбияләгәндә кайсы җирдә хата җибәрде соң?
Язучы көн кадагы проблемасын күтәрә. Бүгенге көндә Әдилә кебек, улларын гомер буе көтүче аналар бик күп. Хәзер балаларны әхлак ягыннан җитәрлек тәрбияләүгә ата–аналарның игътибары кимеде. Алар күбрәк балаларының матди яшәеше турында, әйбәт ашату, матур киендерү хакында кайгырталар, ә менә рухи як ничектер икенче планда кала бирә.
“Күке баласы” хикәясендә Сөмбел, чыгарылыш кичәсе көнне укытучылары, бергә укыган сыйныфташлары белән генә түгел, яшлеге белән дә саубуллаша, кыз Камил тарафыннан алдана.Йокыдан гына түгел, ашаудан да калып урын өстенә ята.Сөмбел бала таба, әти-әнисе оныкларын үз исеменә яздыралар. Сөмбел бары тик үз эченә бикләнеп, үзенә генә аңлашыла торган, үзенә генә кадерле булган дөняда үткәннәр белән яши башлый.
Шулай итеп, минем фикеремчә, авторның бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Язучы әсәрләрендә традицияләргә, гореф – гадәтләргә, кешенең яшәү рәвешенә, кеше шәхесенә игътибарлы булуны, гаделлекне, сабырлыкны, намуслылыкны, кешелеклелекне, ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен актив пропагандалый.
Ул үзе дә, тормышның ачысын–төчесен татыган, шулай да сынмаган, сыгылмаган һәм көчле, сынмас рухлы шәхес булып калган. Ул гадел, намуслы, тормышка гашыйк, шаян һәм һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер.
Әсәрләрендә язмыш тарафыннан төрле сынауларга дучар булган, күп кайгы-хәсрәтләр кичерергә туры килсә дә, сабырлыкларын җуймаган, көчле булып калучы- хатын-кыз образы аерым урынны алып тора.
Мин шундый көчле якташым булуы белән чын күңелемнән горурланам.Аны язмыш авыр сынауларга дучар иткән булуга карамастан, ул сынмаган, сыгылмаган һәм үзендә яшәр һәм иҗат итәр өчен көч тапкан.
Ләйсән Тәлгать кызы Хәбибуллина, Түбән Кама шәһәренең 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Куланылган әдәбият :
1. Баязитова Н. Шигырьләрең синең шундый гади: Мария Логинованың иҗат кичәсе турында. // Хезмәттәш авазы. – 2002. – 23 ноябрь.
2. Моратова Ф. Язмышына кабат ялганып. // Керәшен сүзе. – 2000 №1. .
3. Логинова М. Гашыйк чишмә. // Казан ГКН. – 2004 ел.
4. Сәгъдәтов А. Рухы сынмаган. // Туган як. – 2004 – 3 август.

Теги: Ләйсән Хәбибуллина Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру