Журнал «Безнең мирас»

Кардәшем – горурлыгым

Табигатьнең иң матур урыны булган, тирә-ягы урман белән әйләнеп алынган, кешеләре кешелекле, ягымлы, кунакчыл Албай авылында крестьян Максимовлар гаиләсендә кичке тынлыкны бозып 1924 елның 5 нче августында бер бала дөньяга аваз сала. Аны әнисе Елена күкрәгенә кыса, баланың бәхетле, итәгатьле, яхшы кеше булып үсүен тели. Ә сабый бу мизгелдә үзенең үскәч кем булачагын, нинди тормыш юлы үтәсен белмәгәндер, мөгаен. Әтисе Тихон улына Иван диеп исем куша. Иван әнисенең күкрәк сөтен имеп, тыныч кына үсә бирә.
1927 елда Максимовлар гаиләсендә шатлык арта, Евдокия исемле кыз бала дөньяга туа. Алар гаиләдә алты кеше (әбисе, бабасы, әтисе, әнисе, ике бала) яши бирәләр. Ачлы-туклы, үз көчләре белән яшәп ятканда Иванның әтисе Тихон бәхет эзләп чит якларга чыгып китә. Ике сабый бала әби-бабай, Елена түти тәрбиясендә яши. Бик зарыгып әтиләрен көтсәләр дә, ул гаиләгә әйләнеп кайтмый. 1937 елда Максимовлар гаиләсендә зур югалту була. Иванның әтисе урынына калган бабасы Дмитрий дөнья куя.
Иван сабый чактан ук яланаяк чирәмдә йөрергә ярата. Бүрсет елгасының башланган инешендә су коенып, чыныгып үсә. Ә инде менә тирә-якка дан тоткан, элек тегермән әйләндергән, “Тегермән” чишмәсенең суын эчеп үзенең үсеп җиткәнен сизми дә кала. Туган авылында сигезьеллык мәктәптә белем ала. Укыган вакытта иптәшләре белән дус, тату яши, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый. Сыйныфта иң җитез бала санала. Әнисенә булышу йөзеннән колхозда эшли, ат көтүе көтә. Шулай итеп, сабыр холыклы, түземле әнисе Елена тәрбиясендә яшәп, аннан үрнәк алып, Иван кыю, батыр егет булып үсеп җитә.
1942 елда кан кардәшебез Максимов Иван Тихонович хәрәкәттәге Совет Армиясенә алуларын сорап, хәрби комиссариатка мөрәҗәгат итә. 1923 елда хәрби пехота училищесын тәмамлый. 1943 елның маенда Бөек Ватан сугышына керә.
Авылда яшәп калган әбисе, әнисе, сеңлесе Евдокия Иваннан хәбәр көтеп яши бирәләр. Аның язган хатларын түземсезлек белән көтәләр. Ә хатта аның яраланганы түгел, батырлыгы, сау-сәламәт булуы турында язылган була. Сеңлесе Евдокия бу вакытта авыл советында сәркәтип булып эшли. Һәм көтмәгәндә Максимовлар гаиләсенә кайгы җиле тәрәз кага. Евдокия салкын тиеп каты авырудан соң 1945 елның язында дөнья белән саубуллаша. Иван сеңлесен күрә алмый. Гаиләдә сабыр йөрәкле әнисе Елена һәм әбисе генә яшәп кала.
1945 елның 9 нчы мае. Җиңү иртәсе. Барлык кешенең йөзендә елмаю, шатлык. Иван Тихонович җиңүне Пенза шәһәрендә каршылый. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә “СССР Хәрби көчләре сафында Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 29 июнендә Албай авылы егетенә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Пенза шәһәрендә рус кызы Александра белән таныша һәм бергә тормыш корып җибәрәләр. Аларның гаилә шатлыгы булып уллары Владислав туа.
Казан шәһәренә кайтып 1947 елда офицерлар курсын тәмамлый, Ленин районында хәрби комиссар булып эшли. 1977 елдан полковник Максимов запаска чыга. Яшәү дәверендә авылга кайтып әнисенең, туганнарының хәлен белешеп тора. Һәрвакыт ярдәм кулы суза. Безнең дә кан туганыбыз булганга, аның белән горурланабыз. 1987 елның 11 нче ноябрендә вафат була.
Иван үлгәннән соң әнисе ялгыз кала. Аңа туганнары, мәктәп укучылары ярдәм итеп торалар.Өйләре яр буена урнашканлыктан, укучылар өйләре тирәсенә агач утырталар, рәшәткә белән әйләндереп алалар. Шунлыктан Елена түти үзен ялгыз хис итми. 1989 елның 13 июнь көнне картаеп үлә. Елена түтинең кабрен без карап торабыз. Бүгенгесе көндә алар яшәгән урында, Егоров Николай дәдәй гаиләсе яңа йорт салып яши.
Максимовның улы Владислав әтисе юлын сайлый һәм хәрби комиссариатта эшли. Казан шәһәрендә гаиләсе белән гомер кичерә. Бүгенгесе көндә ул безнең арабызда юк, каты авырудан соң, 45 яшендә гомере өзелә.
Иван Максимовның сугыш елларында кигән шинеле, тәмәке янчыгы, каеш тимере музейда саклана.
1995 елның 9 нчы маенда Мамадыш шәһәрендә Бөек Җиңүнең 50 еллык бәйрәмендә Советлар Союзы Геройларына бюст куелды. Бюстны ачу тантанасында Максимов Иван Тихоновичның туганы буларак минем әнием, Кибякова Мария Ефимовна, катнашты. Бу елларда Мамадыш шәһәрендә 9 декабрь көнне геройларны искә алу митингында аның туганы буларак мин үзем катнашам.
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителәчәк.Бу көн якынлашкан саен, без ул көннең мәгънәсен, кадерен, бөеклеген ныграк аңлыйбыз. Туганыбызның шундый кыю, батыр, герой булуы белән мин бик горурланам, чөнки без, яшь буын, сугыш күрмәдек һәм күрмик тә. Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Һәр көн алсу таңнар атсын. Таңнарда бар җиһанга кушылып кошлар сайрасын, мул тормыш өчен көрәш барсын.
Искәрмә: туганнары сөйләгәннән һәм музейдагы истәлекләрдән язып алынды.
Раиса Иван кызы Кибякова, Мамадыш районы яшүсмерләр йорты, өстәмә белем бирү педагогы.

Теги: Раиса Кибякова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру