Журнал «Безнең мирас»

Исемең күңелем түрендә

Дәһшәтле сугыш чорыннан безне 70 ел аерып торса да, әле һаман яңа мәгълүматлар табылып тора.Үземнең гаилә шәҗәрәсен барлаганда, яңалыкка тап булдым. Минем бу язмам үземнең бабам- Иванов Федор Иванович турында булыр.
Иванов Федор Иванович 1910нчы елда Kазан губернасы Мамадыш өязе Шеморбаш волостена кергән Югары Мәшләк авылында дөньяга килә.
Бабам 1917нче елгы революцияне 7яшьлек малай буларак каршылый. Бу чорда Мәшләк авылында Никифор Сергеевич Соловьев җитәкчелегендә беренче революцион ячейка оеша.
Әтисе Иванов Иван Петрович ул вакытта урманчы булып эшли. Федор Югары Мәшләк авылында урнашкан башлангыч мәктәптә белем ала.
1928 нче елда Мәшләк авылында "Дружба" колхозы оеша. 1930нчы елда колхозга керә. 1931нче елның 4июнендә Архипова Наталья Ивановна белән гаилә кора.Ул вакытта авылдагы яшьләрне урман кисәргә җибәргәннәр.
Бу исемлектә 20 яшьлек Наталья әбиемнең фамилиясен күргәч, иртәгә чыгып китәсе дигән кичтә 21яшьлек Федор бабам әбиемә тәкъдим ясый. Алар икеседә бер-берсен күрше кызы һәм малае буларак яхшы белгән булалар.Урман кисүнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен белгәнлектән,бу авыр хезмәттән күрше кызын коткарып каласы килгәнме, әллә инде ошатып йөргәнме бу миңа сер булып кала. Әмма мин шуны яхшы беләм, әбием бу тәкъдимнән баш тартмый, ризалаша. 1931нче елда гаилә коралар.
Гаиләдә 2кыз һәм 1малай дөньяга аваз сала. Федор бабам Наталья әбием белән 10ел яшәп кала.
1939нчы елның ноябрыннан алып 1940нчы елның мартына кадәр бабам совет-фин сугышында катнаша.
1941нче елны Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәреннән үк сугышка алына. Туган авылыннан Федор Иванович 1941нче елның 23июнь иртәсендә чыгып китә.
Ике арада бер-берсенең хәлләрен белешүче өчпочмаклы хатлар йөри. 1942нче елда каты яралана, озак госпитальда ятып чыга. Xатлар 1944нче елның кышына кадәр килә. Бу хатларның эчтәлеген әбием яттан белгән.3ай әбием фронттан хат алмагач, бабамнан килгән хатларны кат-кат укыта торган була. Үзенең язган хатларында сугыш кырыннан яралы солдатларны алып чыгуы турында язган була. Үзенә биргән медален гаиләсенә җибәргәнлеге турында хәбәр итә. Бу медаль почта бүлекчәсенә килгәнме, юкмы, билгесез.
Интернет челтәре аша "Подвиг народа"сайтыннан мәгълүматлар тупладым.
1944нче елның 19нчы февралендә Иванов Федор Иванович Новгород өлкәсе Шимкин районы Югары Прихон авылы янында батырларча һәлак булган.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1943нче елда “За отвагу” медале белән бүләкләнгән .
Бабаларыбыз яулап алган тыныч тормышның безгә бары тик кадерен белергә генә кала. 70елдан соң, бабам турында яңа мәгълүмат табу минем өчен чын мәгънәсендә горурлык.
иванов ф.и.
Валентина Ивановна Вафина, Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Валентина Вафина Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру