Журнал «Безнең мирас»

Гавриловларның керәшен дөньяви интеллигенциясен төзүгә керткән өлеше

Патша Россиясе чорында милли дөньяви оешмалар да һәм дөньяви уку йортлары да булмый. Төбәк балалары гаять дини уку йортларында гына белем ала алганнар. Бик сирәге генә дөньяви белем алу бәхетенә ирешкән. Мондый шартларда, әлбәттә, милли дөньяви интеллигенция булмаган. Дини уку йортларын тәмамлаган руханилар катлавы зыялыларны тәшкил иткән.
Казан губернасында шундый уку йортларының берсе булып Казан Үзәк Керәшен мәктәбе санала.
Казан Үзәк Керәшен мәктәбендә тәрбияләнүчеләр барысы да, җәмгыять өчен әһәмиятле уникаль шәхес ияләре һәм аларның һәрберсенең тормыш юлы аерым өйрәнүгә лаек. Алар арасында аек акыллы, прогрессив карашлы, халык белән бәйләнешле, аның уй - хыялларын белүче кешеләр дә аз булмаган. Алар чиркәүгә хезмәт иткәннәр, авылларда мәктәпләргә нигез салып балаларга белем биргәннәр, рус булмаган халыкларның фольклорын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, үзләренең хезмәтләрен дини һәм дөньяви мәгълүмат басмаларында бастырганнар. Бу мәктәпне тәмамлаучыларның һәрберсенең тормышы һәм эшчәнлеге аерым бер легенда!
Семен атакай малайлары гаиләсе белән (1)
Татарстан Республикасы Мамадыш районы Уткино авылы Гавриловлар гаиләсе тарихы башыннан алып ахырына кадәр шул мәктәп белән бәйле һәм бу гаилә турында аерым китап язарлык. Гавриловлар гаиләсеннән ике дистәгә якын бала бу мәктәптә белем алган. Безнең бу эшебез керәшен интелегенциясен формалаштыруга зур өлеш керткән Семеон һәм Петр атакайлар тормышын өйрәнүгә багышлана.

Семеон атакай


Гаврилов Семёон Гаврилович (Семеон атакай) Казан Үзәк Керәшен мәктәбен тәмамлаучыларның берсе. Ул 1865 нче елны элеккеге Казан губернасы Мамадыш өязенә караган Лыя-Шия (Уткино) авылында “иске чукынган татар” крестьяны гаиләсендә туа. Бала чагы турында мәгълүмат авылдашлар арасында да, һәм башка бер җирдә дә сакланмаган.
1881 елның 10 маенда Казан Үзәк Керәшен мәктәбен тамамлый. 1881нче елның 16 октябреннән Мамадыш өязе Ерыкса (Комазан Башы) авылына
«Братства святителя Гурия» мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. 1884нче елның 16 нчы октябреннән Мамадыш өязе Үрәч Баш авылына «Братства святителя Гурия» мәктәбенә, ә 1885 елның 16 сентябреннән Иске Юмаин земство мәктәбенә укытучы итеп күчерелә.
1885 елның 16 ноябрендә Семеон атакайга дьякон дәрәҗәсе бирелә. Казан Үзәк Керәшен мәктәбендә уку ике баскычлы була. Беренче баскыч укытучылар әзерләсә, икенче баскычта миссионерлар һәм чиркәү белгечләре әзерләнгән. Имтиханнарны яхшы билгеләренә тәмамлаучылар гына миссионер яисә чиркәүгә эшкә билгеләнә алган. Күрәсең, Семеон атакай шундыйлардан булып, аны Мамадыш өязе Берсут авылы чиркәвенә эшкә билгелиләр. Берсутта биш ел эшләгәннән соң, 1890 елның 5 августында Владимир авылында яңа төзелә башлаган чиркәүгә священник итеп күчерелә. Владимирда эшләгәндә Семеон атакайның тырышлыгы белән, приход кешеләреннән, Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар биргән һәм Синод тарафыннан бүленеп бирелүдән җыелган акчаларга 1889 -1893 елларда Троица чиркәве торгызыла. Яхшы хезмәтләре өчен («за полезную пастырскую деятельную службу»[3]) Семеон атакай 1898 елның 2 маенда Мамадыш өязе Юкәче авылына Казанской иконы Божией Матери чиркәвенә священник итеп билгеләнә. Монда ул, Юкәче приходына караган 8 авыл халкына, 1916 елга кадәр хезмәт итә.
Югары да әйтеп үтелгәнчә Семеон атакай төбәк халкына дөньяви белем бирү белән дә шөгылләнә. 1888-1898 елларда Мамадыш өязе Колышчы авылында земство һәм Владимирда «Братства святителя Гурия» мәктәпләрендә балаларга белем бирә. 1898 – 1905 елларда Кумырык приход мәктәбе, Берёзово-Поляна грамота мәктәбе (1909 елдан приход земство итеп үзгәртелә), Иске (Ташлыяр) һәм Яңа Мунчала Күле (Шәдче Башы) «Братства святителя Гурия» мәктәпләрендә, 1898 елдан Юкәче һәм Иске Мунчала Күле (Мочально-Озёрный) земство, Җөри, Лыя, Зур Шыя «Братства святителя Гурия» мәктәпләрендә белем бирә.
Төбәктә дөнья һәм дини агарту эшләреннән тыш, Семеон атакайга күп кенә җәмәгать эшләре, ЗАГС хезмәте, халык саны алу һ.б. башкарырга туры килә. Тырыш хезмәтләре өчен губерна хакимияте аны берничә тапкыр хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итә: 1897 елда “ 1897 елгы беренче Гомуми халык саны алудагы хезмәтләр өчен” күкрәгенә лента белән тага торган 44847 номерлы бронза һәм “Император Александр III нең тыныч патшалык итү истәлеге өчен” көмеш медальләр белән бүләкләнә. “Тырыш хезмәте һәм үрнәк тәртибе өчен” Казан епархиясе начальниклары тарафыннан 1895 елның 5 сентябрендә махсус тамга, 1897 елның 7 июнендә скуфия, 1901 елны чиркәү приход мәктәпләрендә Алла Законы укытканы өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. “Иген уңмаган елларда зыян күрүчеләргә ярдәме өчен” [3] Казан губерна земства идәрәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнүе дә билгеле.
Семеон атакай, хатыны Анастасия Ананиевна Гаврилова белән җиде бала (4 ул һәм 3 кыз): Василий, Николай, Михаил, Ионн, Анна, Александра һәм Лидияне тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Александра, Казан Үзәк Керәшен мәктәбен тәмамлап, шушында ук берничә ел укыта.
Петр атакай
Гаврилов Пётр Гаврилович (Пётр атакай) 1870 елны туган. 1888 елда Казан Үзәк Керәшен мәктәбенең укытучылар әзерли торган беренче баскычын тәмамлый. Бу мәктәпнең икенче баскычын тәмамлавы турында мәгълүматлар сакланмаган. 1895 елны чиркәү иерархиясенең түбән, иерей дәрәҗәсе бирелә.[3]
1903 елны миссионер курсларын тәмамлаганнан соң юллама буенча Көнбатыш Себергә Барнаул еперхиясенә караган Барнул чиркәвенә эшкә җибәрелә. Монда ул кулга алынганчы, 1929 елга кадәр хезмәт итә. Эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, җаваплы караганы, тырыш хезмәте өчен протерий саны бирелә. Хөкүмәт бүләкләре турында мәгълүматлар юк. Шулай ук февраль-октябрь вакыйгалары, гражданнар сугышы һәм большевиклар сәясәтенә карата мөнәсәбәте билгесез.
Тарих дәресләре курсларыннан белгәнебезчә, октябрь түнтәрешеннән соң хакимияткә килгән большевиклар партиясе динне халык өчен агу, ә дин әһелләрен аны таратучылар дип саный. Дин әһелләрен әзерлекләү узган гасырның 20 еллар башында башланып, 30 еллар уртасына бу сәясәт иң нык үскән чор була. Совет хакимиятенә каршы эш алып баруда беренче тапкыр гаепләнгән Пётр атакайны 1929 елны Томская өлкәсенең Нарым төбәгенә 4 елга сөргенлеккә җибәрәләр. Әйтүе буенча аның белән бергә Нарымда 130 дин әһеле сөргенлектә булган [4]. 1933 елны сөргенлек срогын тутырып кайткан Петр атакайны Алтайский крае, Бийск шәһәренең Сретень чиркәвенә протоиерей итеп билгелиләр. Сретень чиркәвендә, икенче тапкыр кулга алынганчы, 1936 елның 1 ноябренә кадәр хезмәт итә.
“Япония тарафыннан хәрби интервенция булганда совет властена каршы кораллы баш күтәрүне максат итеп куйган контрреволюцион буржуаз оешманың актив әгъзасы” [2 ] дигән гаеп тагып кулга алына. Кулга алынган Пётр атакайны Бийск шәһәр төрмәсенә ябалар, 9 айга сузылган сорау алулар, яла ягулар, түбәнсетүләр, җәзалаулар башлана. Җиденче дистә белән баручы Петр атакай бу түбәнсетүләргә горур түзә, үзен гаепле дип санамый, бер кешегә дә гаеп якмый, әмма бик еш чирли, берничә тапкыр төрмә
больницасында амбулатор дәвалана.
1935 елның 25 июлендә Көнбатыш Себер крае НКВД идәрәсенә караган өчлек суды Гаврилов Пётр Гавриловичны РСФСР ҖК 58 статьясының 10-11 пунктлары буенча гаепле дип таба һәм “Архиепескоп Иаков Маскаев эше” буенча атып үтерергә дигән карар чыгара. 1937 елның 29 июлендә Барнаул архиепископы Иаков, священник Иоанн Можирин, монах Феодор Никитин,
Иоанн Протопоповлар белән бергә, Пётр атакай атып үтерелә һәм билгесез каберлеккә күмелә [2 ].
1989 елның 20 июнендә СССР Югары Суды Презедиумының 1989 елның 16 январендә чыгарылган указы буенча реабилитацияләнә.
2000 елның августында Рус Православие Чиркәвенең юбилей дата уңаеннан уздырылган Архиерей Соборында Барнаул епархиясе тәкъдиме белән газаплап үтерелгән Гаврилов Пётр Гаврилович (Пётр атакай) “причислен к лику святых новомучеников и исповедников Российских для общецерковного почитания” [1].
Файдаланылган әдәбият һәм башка чыганаклар:
1.Деяние Юбилейного Освященного Аpхиеpейского Собора Русской Православной Церкви о соборном прославлении новомучеников и исповедников Российских XX века. Москва, 12-16 августа 2000г.
2.Гришаев В.Ф. Гаепсезгә үтерелгәннәр. Алтай краенда сталин репрессиясенә дучар булган православие әһелләре. Барнаул, 2004. 240 б. 9,140,163,165-167 битләр.
3. Революциягә кадәрле Керәшен священниклары исемлеге. // Деятели// История миссии/ Кряшенская духовная миссия (Сайт для православных миссионеров). - http://www.missiakryashen.ru/history/figures/lists-priests/
4.Фаст М.В., Фаст Н.П. Нарым Голгофасы: Совет чорында Томск өлкәсендә репрессиягә дучар ителгән чиркәү материаллары.Томск; М.: Водолей Publishers, 2004. 78,90 битләр.
http://www.pstbi.ru/bin/db.exe/ans/nm/?HYZ9EJxGHoxITYZCF2JMT...eCQ
http://days.pravoslavie.ru/Life/life4809.htm
Алтай крае Дәүләт архивының Махсус документлар бүлеге 6153пф номерлы тикшерү эше материаллары.
Канонлаштыру буенча Барнаул епархиясе материаллары.
Кузнецов Владимир Николаевич, ТР Мамадыш муниципаль районы Җөри муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе “Җөри урта гомуми белем мәктәбе”нең тарих укытучысы.

Теги: Владимир Кузнецов Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру