Журнал «Безнең мирас»

Дүсмәт авылы тарихы һәм фольклоры

Әй керәшенем, карендәшем минем –
Халкымның Бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,
Һәр әбекәй туган әнкәдәй. (Гәрәй Рәхим)
Керәшеннәр  якынча 250 меңнән артык кына. Ә безнең Мамадыш районында керәшеннәр күбрәк сакланып калган әле.Мәсәлән безнең Дүсмәт авыл җирлегенә караган керәшен авыллары – Дүсмәт һәм Комазан башында да барлыгы 408 керәшен яши.
Бүгенгә кадәр безнең, тамырларыбызны тиешенчә өйрәнгән кеше юк диярлек. Чынлап та, без каян барлыкка килгәнбез – Иван Грозный безне чукындырып, аерым халык ясаганмы, әллә инде Казанны алган вакытта ук православие динендәге татарлар булганмы?
Мәктәп музееннан алган мәгълүматлардан караганда, Дүсмәт авылы тарихы еракларга тоташа, ләкин документаль чыганаклар булмау сәбәпле, авылга нигез салу вакыты билгеле түгел. Өлкәннәрнең истәлекләре буенча, авылга Дүсмөхәммәт исемле кеше нигез салган. Аның җитәкчелегендә берничә гаилә урманга бай, чишмә һәм инеше булган тау астына килеп урнаша һәм авыл Дүсмөхәммәт исеме белән Дүсмәт дип атала. Казан ханлыгы яулап алынгач, христианлаштыру сәясәте Казан ханлыгы яулап алынгач, христианлаштыру сәясәте башлангач, Дүсмәт авылы кешеләренең бер өлеше Оренбург далаларына кача һәм анда да Яңа Дүсмәт авылына нигез сала. (Безнең мәктәпнең берничә укытучысы бу авылга барып кешеләре белән очрашып,танышып кайттылар.) Aвылның бер өлеше яңа динне кабул итә, үз урынында кала, монысы инде безнең авыл.
Авыл тарихына кагылышлы язма булып 1888нче елгы Мамадыш өязенең статистик отчеты тора. Документта авылның 1887нче елгы икътисади хәле 1857нче ел белән чагыштырып бирелә. Аннан күренгәнчә, Казан губернасының Мaмадыш өязе Дүсмәт авылында 1857нче елда 35 йорт булган. Бу авыл зурдан исәпләнми, шуңа күрә авылның барлыкка килү вакыты Казан ханлыгы чорында түгел, ә соңрак дигән фараз туа. Ләкин бу иң беренче Дүсмәт түгел, ә күченеп киткән кешеләрдән кимеп калган авыл булуы мөмкин. Авылны христианлаштыру 16 гасырда түгел, ә соңрак булган дигән нәтиҗә ясарга була. Христиан дине кабул иткән авыл буларак, Дүсмәт крепостной түгел, ә дәүләт крестьяннары авылы булган. Шуңа күрә, 1861нче елгы крестьян реформасының авыл өчен нәтиҗәсе булмый, ләкин 1866нчы елгы дәүләт крестьяннары реформасы безнең авылга турыдан-туры йогынты ясый. Крестьяннар шәхси ирек алалар. Реформа нәтиҗәсендә авыл үсү мөмкинлеге aла һәм чынлап та Дүсмәт кызу темплар белән үсә. 1887нче елга инде Дүсмәттә 63 хуҗалык була, авыл 30 ел эчендә ике тапкыр диярлек үсә.
Гасыр ахырына авыл тагын да үсә, зурая һәм төбәктәге керәшен авыллары өчен үзәккә әйләнә. 1890нчы елда төзелгән чиркәү һәм дини мәхәллә мәктәбе ачылу шул хакта сөйли. Революциягә кадәр авыл тыныч икътисади тормыш алып бара, 1917нче елгы революциядән соң авыл илдәге бөтен үзгәрешләргә дә дучар була, ләкин үзәк булу әһәмиятен югалтмый. Бу бигрәк тә мәдәни һәм мәгърифәт өлкәсенә кагыла. 1925нче елда дини мәктәп 4 еллык дөньяви мәктәп итеп үзгәртелә.
Ә чиркәүдән 1930нчы елда , колхоз төзелгәннән соң, клуб ясыйлар. Ул ике катлы була, икенче катында китапханә , беренче катында - клуб. Һәм берничә елдан соң аның икенче катын да сүтәләр, ул бер катлы клуб булып кала.
Менә 79 елдан соң, керәшен авылларының бик сирәгендә генә булган, (2009 нчы елның 22 нче маенда) авылга ямь өстәп Павлов Николай ярдәме белән яңадан чиркәү ачылды. Чиркәүдә һәр атнада ,якшәмбе көнне, олылар келәү итәләр.
II Бөтендөнья татар конгресында ясаган чыгышында Минтимер Шәрипович Шәймиев ”...Телдә , музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...” дигән иде. Чынлап та, борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләр инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Әйе, керәшен фольклоры – бик борынгыдан килә торган культура катламы ул.
Ә бит һәрбер хәзерге заман кешесенең эчке дөньясын баетучы, кирәк чакта юатучы, тормышының асылын тәшкил итүче булып, ата- бабалардан калган гореф-гадәтләр, күңел ачу ысуллары тора. Бүгенге көндә халыкның көнкүреше, гомер-гомергә онытылмыйча үткәрелеп килгән бәйрәмнәре, йолалары нинди халәттә һәм нинди үзгәрешләр кичерә соң? Авылыбызның фольклорын өйрәнү барышында күп кенә авыл яшьләренең авылда калмауларына карамастан, гореф-гадәтләрнең, йолаларның әле дә яшәп килүен, яшәешнең мөһим тармагы икәнен күзәтеп була. Әйтергә кирәк, “Олы көн”, “Нардуган” бәйрәмнәрен уздыру йолалары бүгенге көндә дә үзгәрмәгән диярлек. Керәшен халкы хис-тойгыны җыр аша әйтергә ярата. Туйларда кара – каршы җырлаулар, такмак әйтешү осталары халкымның бер рухи хәзинәсе. Ә инде туй йолалары, кичке уеннарда җырлана торган җырлар, уеннар турында олы яшьтәге түтиләрәдән генә сорашып өйрәнергә туры килә. Һәм без шушы Милли хәзинәне олылардан өйрәнеп, үзебездә булдыруга көч куябыз.
Менә әби-бабаларыбызның җырларын,биюләрен яшь буында саклап калу өчен мин 2011нче елда “Тәңкәләр” ансамбле төзедем. Без балалар белән олылар белән очрашып, алардан җырлар, биюләр өйрәнәбез, керәшеннәрнең борынгы кием-салымын, бизәнү әйберләрен мәктәбебезнең музеена җыябыз.
Төрле конкурсларда катнашып, матур гына чыгыш ясап , югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Һәм мин үзебезнең гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның әле дә яшәп килүенә , аны яшь буынга өйрәтүгә үземнән өлеш кертә алуыма бик куанам.
Әхмәдиева Зоя Василий кызы, Мамадыш районы Дүсмәт гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Зоя Әхмәдиева Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру