Журнал «Безнең мирас»

Бөек Ватан сугышы ветераны - Иван Иванович Егоров

Иван Иванович Егоров 1923 елның 15 нче августында Теләче районы Субаш авылында ярлы крестьян семьясында туа. 8 яше тулгач, Субаш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә һәм 1941 елны Теләче урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый.Шул ук елның 15 августында район хәрби комиссариаты приказы буенча Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә самолет механиклары хәзерләү училищесына укырга җибәрәләр.Бу училищеда СБ һәм ЯК-1 самолетларын өйрәнәләр.
1942 елның декабрендә «Самолет механигы» дигән таныклык биреп, берничэ кешене Ленинград шәһәренә жибәрәләр. Иван Иванович 159 нчы полкка “ЯК” самолетына механик итеп билгелиләр.Самолет бик күп һава сугышларында катнашкан иске була. Шулай булуына карамастан, һәрвакыт төзек , хәрби бурычларны утәргә әзер хәлдә тора. Соңга таба 268, 283 авиаполкларда хезмәт итә. Полкның төп бурычы- Ленинград шәһәрен саклау. Дошман самолетларын шәһәргә кертмәү. Сугыш вакытында яшь механик безнең самолетларны очышка хәзерләп тора. Анын исәбендэ 540 сугышчан очыш исәпләнә. Алар очышка хәзерләгән экипаж 31 немец самолетын бәреп тошерә.
Жиңү бәйрәмен 1945 елда Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәрендэ каршы ала. Сугышчан хезмәтләре очен « Бөек Ватан сугышының 2 нче дәрәжә» ордены, « Батырлык өчен», « Ленинградны азат иткэн өчен» медальләре белән буләкләнә. Туган авылы Субашка кайту 1948 елда гына насыйп була. 1948 елнын март аенда Теләче районы ВЛКСМ конференциясендэ Иван Ивановичны 2 секретарь итеп сайлыйлар. 1957 елның августыннан ялга чыкканчы Сауш һәм Субаш мәктәпләрендә директор һәм укытучы булып эшли. Төп хезмәт белэн бергә жәмгыять эшләрен дэ алып бара ул. Отставкадагы майор И.И.Егоров буген дә сафта.Хэзерге вакытта Айдар авыл җирлеге каршындагы ветераннар советы рәисе булып эшли.
« Бөек Ватан сугышында Совет кораллы көчләренең жиңүенэ китергэн сәбәпләр күп төрле» - дип суз башлый ветеран ага. « Шул сәбәпләрнең берсе беренчесе халыклар дуслыгы. Сугыш вакытында төрле милләт халкы бер гаилә булып бер- берсенә ярдәм итеп яшәде.Һәм мин теләр идем хәзерге вакытта да бу сакланып калсын иде. Милләтара дуслыкны ныгытырга кирәк. Нинди чорда яшәсәк тә дус.,тату булыйк»-ди.
Авылыбызда уздырылган чараларда Иван Иванович һәрвакытта да актив катнаша. Үзе чыгышлар ясый, киләчәк буынны чын шәхес итеп тәрбияләү өчен зур өлешен кертә.
Мария Илья кызы Иванова, Теләче районы Олы Нырсы гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы.

Теги: Мария Иванова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру