Журнал «Безнең мирас»

Алар илгә җиңү алып кайтты...

Исмәгыйль бабам, 1924 елның 8 февралендә Татарстанга беренче Президентын бүләк иткән авылда - Әнәк авылында туа. Ярлы крестьян гаиләсендә үскәнлектән, аның балачак һәм яшүсмер еллары җиңел булмый.
Ә шулай да яшьлек бернигә дә карамый үзеннән-үзе матур ул. Унсигез яшь... Кеше тормышында аннан да гүзәлрәк чор булу мөмкинме? Матур хыялларны тормышка ашыра-ашыра, сөенеп яшисе дә яшисе килә. Тик кара сугышның рәхимсез җиле яшьләрнең барлык өметләрен себереп түгә. Ул 1942 елның 11 августында армиягә алына. Анда хәрби әзерлек курсларын үтә. 1943 елның 9 февралендә аны фронтка җибәрәләр. Унтугыз яшьлек егет 246 нчы укчы дивизиясенең 914 нче укчы полкына эләгә. Көнбатыш, I Украина, II Белоруссия фронтларында үз-үзен аямыйча көрәшә: Батырлыклары өчен аңа II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Бу – зур бүләк. Аны алу өчен дошман белән бик каты көрәшергә кирәк була.
1943 елның ноябрендә бер дивизия газетасы яшь солдатның каһарманлыгы турында язып чыга. Газетадан кисеп алынган әлеге язманы бабам хәзергәчә кадерләп саклый. Изге көрәш хатирәсе булган бу саргайган кәгазь кисәгеннән, ничә еллар үтүгә карамастан, сугыш кайнарлыгы бөркелә, дары исе аңкый кебек. Бу язмадан менә ниләр укыдык: “...Кече сержант Ибраһимов ут ачты. Сул фланг танкы туктап калды. Аның бортыннан ялкын телләре шуыша иде. Бу уңышлы ату барысын да рухландырды. Тик Ибраһимов, бәхетсезлегенә каршы, аткан чагында яраланды...”
Батыр ярасыз булмас, диләр. Чынлап та, куркыныч бәрелешләрдә бабам күп тапкырлар яралана: 1943 елның августында пуля аның башына, 1944 елның мартында чигә тирәсенә тия, шул үк елның маенда аягын үтәли тишеп чыга, ә октябрьдә аның кулын һәм аягын яралыйлар. Ничәмә-ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашып, күп тапкыр авыр яралар алуга карамастан, бабам безнең бәхеткә исән кала.
1945 елның октябрендә, ниһаять, демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта!
Ул озак еллар партия оешмасы секретаре булып эшли. Авылдашларының ихтирамын казана. Ул ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Балаларының өчесе дә туган авылларында яши һәм хезмәт итә.
Исмәгыйль бабам тагын “Почет билгесе” орденына һәм барысы ундүрт медальгә ия була.
Хәзерге вакытта Исмәгыйль бабам кызы карамагында яшәде. Быел аңа 90 яшь тулды. Күпсанлы яралар алу сәбәпле, I төркем инвалид саналды.
Бабам күптән түгел үлеп китте, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрә алмады.Әби-бабаларыбыз мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру,нәселебез шәҗәрәсенә тап төшермичә яшәү- безнең бурычыбыз.Үткәннәрне барлап, киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк. Намусыбызны тапламыйча, вөҗданыбызга хыянәт итмичә һәм инде нәсел шәҗәрәбезне өзмичә гомер итәргә тырышсак иде.
Бәхетле мин әти-әни булгач,
Туганнарым булгач янымда,
Дус-ишләр ярдәм итеп торгач,
Кыен чакта тормыш юлымда.
Миңа күп эзләнергә, сорашырга, нәселебезне тикшерергә туры килде. Эзләнгән, сорашкан саен яңа һәм кызыклы мәгълүматларга юлыктым.Ул мәгълүматлар әле тикшерүне көтәләр. Шуңа күрә әле мин бу эшемне дәвам итәргә, бабамның сугышчан тормыш юлы турында архив материаллары белән танышырга, өченче һәм дүртенче буын бабаларым тормышы һәм әти-әниемнең балачак һәм яшьлек еллары, нәселебездәге башка күренекле кешеләр турында да материаллар тупларга телим.
Заманова Эльвира Ильнар кызы
Класс: 10 класс, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы классы укучысы
Җитәкчесе: Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, тарих укытучысы

Теги: Эльвира Заманова Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру