Педагогик мирас Уку өчен 1 минут

Иптәшең яхшы булсын

Иптәшең яхшы булсын

Һәрвакытта яхшы кешеләр илә йөреп, сөйләшеп, утырышып, начар холыклы, әдәпсез, әхлаксыз кешеләр илә йөрүдән, утырышудан вә сөйләшүдән сакланмак бик тиештер. Чөнки һәрвакыт утырышкан, күрешкән вә сөйлә...









Һәрвакытта яхшы кешеләр илә йөреп, сөйләшеп, утырышып, начар холыклы, әдәпсез, әхлаксыз кешеләр илә йөрүдән, утырышудан вә сөйләшүдән сакланмак бик тиештер. Чөнки һәрвакыт утырышкан, күрешкән вә сөйләшкән кешесенең холкы вә кыланышы илә халыкланмак - адәм баласының табигатеннәндер. Әгәр дә шундый начар вә холыксыз кешеләр илә сөйләшсә, йөрешсә, бара-бара үзе дә шул кешеләр кеби начар вә холыксыз булуына һич шик юктыр. Әдәпле балалар һәрвакытта яхшы вә әдәпле балалар илә йөрерләр, утырышырлар, сөйләшерләр. Вә һәркем каршында яхшы вә әхлаклы булырга тырышырлар. Начар эшләр эшләмәсләр, үзләренең иптәшләре бер-бер әдәпсезлек кылса, ул баланы яхшылыкка димләп, әдәпсезлекнең начарлыгын аңлатырга тырышырлар.













Хөсәен Әбүзәров «Уку китабы»
«Безнең мирас» журналы — 2018. — №3. — Б.71
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи