Журнал «Безнең мирас»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән сүз – раст сүз

Үткән заманда Бохара шәһәрендә бер дөкяндә [кибеттә] утырып, сәүдә кыла торган Габдулла нам [исемле] бай бар иде , үзенең сәрмаясы [акчасы] 3000 алтын иде. Шул 3000 алтынның файдасына канәгать кылып, җәмәгате берлән Аллаһы Тәгаләгә хәмде итеп, ничә еллар гомер кичерделәр, ләкин Габдулла бай җәмәгате берлән һәр заман адәм балаларының гаебен сөйләрләр иде.
Мәсәлән, фәләннең углы атасыннан соң бу кадәр акчасын бетерде, яисә фәләннең углы атасы сәламәтлегендә бу кадәр маллар бетереп, җир Мәккәләрдән кайттылар, дип һәр заман, ирле-хатынлы кеше хәлен тикшермәк иде. Әмма Габдулла байның фәкать бер углы бар иде. Мәдрәсәдә гыйлем эстәп, дәрес укып, 18 яшьләренә җитәдер иде. Исеме Әмин бай иде. Беркөн Габдулла байның җәмәгате Габдулла байга:
– И, бәнем гакыллы хуҗам, безләр имде картаеп барамыз, үземез һәрзаман кеше балаларыннан көлдек, безнең үземезнең углымыз Әмин бай үсеп җитте, имде безләр аны мәдрәсәдән алып, үземез сәламәт вакытта кәрванга, мең алтын кулына биреп, кушып җибәрик. Кәрван берлән барып, сәүдәгәрләремез нә мал алсалар, бу да шул малдан үз акчасына карап алыр, иншаллаһ. Баламызның күзе ачык, ничек булса да мал төяп Бохарага кайтса, бер бай җирдән кыз алырмыз. Юкса безнең баламызның укып мөдәррис буласы юк. Әлбәттә, үземезнең сәламәт вакытымызда бер сәүдәңезгә кушып җибәрик бер шәһәргә, – дип әйтте.
Габдулла бай:
– Бик мәслихәт, хатын, бер һәф­тә­дән [атнадан] Бинарис шәһәренә кәрван чыгачак, үземезнең Миргаяс байлар алган малдан алыр, бәһасе һәм алар бәһасе булыр, – дип, мәдрәсәгә барып углына әйтеп, мөдәррискә алып барып, сәдакалар биреп, күп догаларны алды.
Анасы берлән атасы Габдулла бай углы Әмин байга:
– Без сине бер һәфтәдән кәрван берлән Бинариска, сәүдәгәр Миргаяс байга кушып җибәрәмез, мең алтын бирәмез, ничек булса да мең алтынлык мал алып кайтырга тырыш, зинһар исраф кыла күрмә, безләрне адәмнәргә көлдермә, – дип әйттеләр.
Бик үтенеп, мең алтынны кәмәргә [билбауга] тезеп, биленә бәйләп, яхшы чапаннар кидереп, яхшы аргамакка мендереп, Миргаяс бай берлән бергә кәрванга кушып җибәрделәр.
Габдулла бай иртәгәсен кибеткә чыгып, күршеләренә сөйләде:
– Әй, дустлар, догадан фәрамуш итмәңез [онытмагыз, истән чыгармагыз], балам Әмин байны кәрван берлән Бинариска җибәрдем, сәламәт барып килсә икән, кулына мең алтын акча бирдем, Миргаяс байлар нә мал алса, әлбәттә, шул малны ала, – диде.
Күршеләр бар да беравыздан:
– Бәрәкалла, бик яхшы, иншаллаһ, сезнең углыңыз Әмин байның күзе ачык, имди сез ике-өч елдан мәсҗед карты булып, мәсҗедтә генә утырырсыз, Әмин бай кулыңыздан эшне алыр, бик яхшы, Аллаһы хәерле әйләсен, – диделәр.
Инде без килик Әмин байга. Кәрван берлән юлда барадыр. Яхшы чапан киеп, яхшы аргамакка менеп, байбәтчә булып, авызы әйткәнне колагы ишетми барып, берничә вакыттан соң Бинарис шәһәренә җитеп, бер зур кәрвансарайга төштеләр. Берничә сәгать истирахәт кылгач [ял иткәч], Әмин бай кәрвансарай алдына чыгып утырды. Бераз утыргач, кәгазь өләшүче Әмин байның кулына берсен биреп китте. Әмин бай игълан кәгазен укыса, күрде: «Әй, миһманнар [кунаклар], боерасыз бу көн бәнем багымга [бакчама]. Тамаша кыласыз, ничә җирдә мусика [музыка] уйналачак, хосусан [аеруча] дөб-дөби чишмәләргә әвереләчәк, ничә җирдә камәри [ай] кеби кызлар наз берлән шигырьләр әйтәчәк, ләкин багның тамашасына дөхуль [керү] өчен бер тәңкә алтын алыныр. Тамаша фәлән сәгатьтән башланачак, дигәч», – Әмин бай сәгатен алып карады, вакыт якын калганын күрде. Бер адәмнән сорады:
– Бу баг еракмы? – дип.
– Шул каршыда күренгән баг – бик нәфис җир, тамаша кыл, мондай баг Бохарада булмас, – дигәч, Әмин бай чапаннарны төзәтеп, акрын гына ялгызы багка кереп китте.
Дөхуль өчен акчаны бирде, бераздан күрде: багка утлар яндырдылар, берничә җирдә уен башланды. Әмин байның кылы башыннан чыкты. Хәйран булып, тамаша кылып йөргәндә, бер дворец кеби йорт күрде. Эченә әллә ничә җиргә кандильләр асып, ут яндырганнар, һәркем шул дворецның тәрәзәсеннән эченә карый. Әмин бай да барып карады. Күрде: дворецның эчендә егермеләп яшь егет, һәркаюсының кулында скрипка, урталарында бер зур мыеклы адәм бар, аның да кулында скрипка. Шул адәм бу яшь егетләрне өйрәтәдер. Яшь егетләрнең һәркаюсының башына кигән нәрсәләренә исемнәре һәм кайсы җирлектән икәнлекләре язылган. Болар һәркаюсы – падишаһ балалары. Әмин бай боларны күргәч, хәйран калып, бер кешедән сорады:
– Әй туган, бу падишаһ балалары ни өчен скрипка уены өйрәнәләр? – диде.
Ул кеше:
– Әй җегет, бу дворецның ишегеннән кер дә сора, әлбәттә, әйтерләр, – диде.
Әмин бай, сабыр итәргә түземлеге җитмичә, дворецның ишегенә барып җитсә, күрде: ишек өстенә алтын берлән язган: «Яшь вакытта җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Әлбәттә, һич булмаса, җитмеш төрле һөнәрне үгрәнсен. Каю һөнәр хәляллык [кулланырга яраклы], иясенә файда китерсә, шунысын истигъмаль кылсын [файдаланcын], ул бервакытта да зарар китермәс, ниндәй һөнәр булса да. Әлбәттә, данын күрер». Әмин бай башын салып уйлап, акча һәр заман табыладыр, әмма һөнәр яшь вакытта гына табыладыр, тукта, бән бу һөнәрне үгрәнәем, дип, ишектән керде. Бер бүлмә, берничә өстәл бар, язучылар утыра. Әмин байга урын биреп:
– Нә хезмәт боерасыз? – диделәр.
Әмин бай әйтте:
– Бән скрипка үгрәнмәк буламын, нә тарика [нинди ысул белән] үгрәтәсез, – диде.
Әйттеләр:
– Бер елда Алмаз падишаһ балалары ашаганны ашарсыз, алар берлән бергә үгрәнерсез, хакы – мең алтын, – диделәр, – әмма белмәсәң, бер елдан артык асрамамыз, әгәр торасың килсә, янә еллык акча бирәсез.
Әмин бай:
– Хуп ула,– дип, кәмәрне чиште һәм мең алтынны санап бирде. Аның кулына кәгазь язып бирделәр.
Әмин бай кәрвансарайга кайтып йоклады. Иртә берлән Миргаяс байга әйтте:
– Бән бу шәһәрдә бер сәнә [ел] калмак булдым, бәнем берлән мәдрәсәдә укыган егет тугры килеп, кичә зыяфәт кылды [кунак итте]. Ул бер байның углы икән, миңа әйтте, монда кал, әлбәттә, бер сәнәдә күп файда хасил итәрсең, дип, миңа муафыйк күренде, хуш буласыз, – диде һәм видаглашып [саубуллашып], аргамагына менеп, тугры багка китте.
Аргамагын сатып, падишаһ балалары янына кереп, кулына скрипка алды һәм үгрәнергә бер елга калды. Скрипкага шулкадәр остарды ки, хәтта остазы хәйран каладыр иде. Бер ел тулгач, Әмин байга кантордан төшеп әйттеләр:
– И Әмин бай! Ел тулды, нә фәрман кыласыз? Әгәр калмак теләсәгез, 1000 алтын бирәсез, – диделәр.
Әмин бай «аһ» итеп:
– Кайда миндә мең алтын? Бер парә дә юк, – дигәч, кантор Әмин байга бер ишәк, юл расходына биреп:
– Хуш-хуш, сафа килдеңез, хуш-хуш! – дип калды.
Бичара Әмин бай ишәгенә менеп, бер кәрванга ияреп, чөнкәрә-чөнкәрә ишәкне куып, кайда Бохараи шәриф, дип юлга чыкты. Берничә заманнан соң кәрван Бохарага җитешкәч, Әмин бай кәрваннан калып, ялгызы, ишәкне һәм ташлап, йортларына намаз дигән вакытында кайтып керде. Атасы каршы чыгып, анасы каршы чыгып, Әмин байны кочаклап алдылар. Өйгә алып кереп, бик тиз пылау сусып, дәстәрханга куйгач, исән-иминлек сорашып бетергәч, Габдулла бай сүз башлады:
– И углым, ни маллар алып кайттың? – диде.
Әмин бай әйтте:
– И бәнем гыйззәтле атам берлән анам! Бән яшьлек кылып, яшьлек хатасына алданып, мең алтын биреп скрипка үгрәнеп нә мал китердем, нә мал күрдем, бар гаеп миндә булса да, сезләрдән мәрхәмәт, гафу сорыйм, – диде.
Габдулла бай җәмагате берлән бу сүзне ишеткәч бик елап:
– Аһ хәсрәт! Ваһ хәсрәт! Адәмнәрнең балаларыннан көлгәнемез җитеште, – диделәр.
Бераздан Габдулла бай җәмагате берлән киңәш итте:
– Углымызны кеше күзенә күргәзмәек, янә мең алтын биреп, Фәйрузабад шәһәренә иртәгә кәрван чыга, шул кәрван берлән җибәрик, – диде.
Хатыны әйтте:
– Хуп ула, – диде.
Әмин байның кулына мең алтын биреп, үтенделәр:
– Ничек булса да, биш дөя булса да, мал алып кайт. Безнең йөземезне күршеләремез алдында оятлы кыла күрмә, – диделәр.
Бичара Әмин бай, әлбәттә:
– Сәламәт булсам, мал алып кайтырмын, инде нәфесемә болай ирек бирмәм, – дип, атасыннан мең алтынны санап алып, яхшы чапаннар киеп, яхшы атка менеп, байбичә булып, мәхәллә кешеләренә күренмәстән кәрванга кушылып, Фәйрузабадка сәфәр кылды.
Берничә вакыт кәрван берлән сәфәрдә хозур кылып, Фәйрузабадка килеп җитте. Кәрвансарайга төштеләр. Берничә сәгать истирахәттән соң, юлдашлары берлән Фәйрузабадны тамаша кылырга чыгып, бер зур урамга чыкты. Күрделәр: урамда никадәр кеше булса, һәркаюсы урамның бер тарафына баралар. Бу адәмнәр анда, әлбәттә, бер тамашага бара торганнардыр, без дә барыйк, дип адәмнәр артыннан киттеләр. Урам башына җиткәч, адәмнәр бер зур бакчага керделәр. Әмин байның юлдашлары әйттеләр:
– Әйдәңез, бу бакчаны тамаша кылыйк, – диделәр.
Әмин бай:
– Юк, бән тамаша кылмаем, – дисә дә, юлдашлары ихтыяр бирмәеп, барыбер алып керделәр
.
Кергәч, күрделәр: бер зур бик нәкышле бакча, ничә җирдә мусыка уйнап, ничә җирдә шагыйрьләр шигырь әйтеп, ничә җирдә кыйсса укып, һәр адәмгә төрле уеннар берлән бакчада йөрүчеләрнең хозурын китереп торалар. Болар да, һәр уенны карап йөргәндә күрделәр – бер зур бина, әллә ничә тәрәзәсе бар, һәр тәрәзәдә ничә кандильләр, бәгъзесендә ал ут, бәгъзесендә зәңгәр утлар янып тора. Бу бинаның эчендә әллә ничә нәфис егетләр, һәркаюсының кулында алтын саплы каләм һәм зөбәрҗәт савыт берлән кара кәгазьләре сәдәф [перламутр] кеби ялт-йолт килеп, язу язып торалар. Араларында бер зур сакаллы адәм бу егетләрне язуга өйрәтәдер. Бу бичара бохаралылар, хәйран калып, бер яхшы күренгән адәмнән сорадылар:
– Болар ниндәй егетләр, ниндәй язу өйрәнәләр, – дип.
Ул кеше әйтте:
– Болар падишаһзадәләр. Дөньяда ниндәй язу булса, шуны өйрәнәләр һәм ниндәй язуны бар күрсәләр дә, шуны язу итеп язалар. Бу шундый һөнәр, ул – һөнәрләрнең рәисе. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз яшь вакытта, дигәннәр, – диде.
Бичара Әмин бай, бу егетләр һөнәр өйрәнгәнне күргәч, аһ итеп, йөрәге ут кеби янып: «Бән юк һөнәргә мең алтын бетергән икәнмен. Һөнәр – скрипка булырмы? Бу язуны өйрәнсәм, Бохарага кайтып әмирнең язуын бер күрсәм, күчереп, Әмин байга ун мең алтын бирелсен, дип язып, хәзинәдардан ун мең алтын алсам, әлбәттә, бу һөнәр буладыр! Юкса, бән скрипка уйнап, бер тәңкә акча ала белмәем. Аеруча, безнең Бохарада кем скрипканың кадерен беләдер? Бән, кулда форсат барында, бу язу һөнәрен үгрәнәем», – дип уйлап, юлдашлары берлән кәрвансарайга кайтып йоклады.
Иртәгәсен юлдашлары берлән видаглашып:
– Бән бу шәһәрдә бер сәнә каламын, – дип, атына менеп, тугры бакчага китте.
Канторга кергәч, Әмин байга урын бирделәр. Әмин бай утырып, сорады:
– Язу үгрәнер өчен ничек аласыз? – дип.
Җавап бирделәр:
– Бер елга тәмам ашау-эчү берлән падишаһ балалары янында йөрерсез – мең алтын аламыз, – дип.
Әмин бай:
– Бән мең алтынга разыймын, – дип, мең алтын санап бирде.
Аннары, Әмин бай, атны сатып, ак якалар, канатлы камзоллар алып, падишаһ балалары янына керде һәм кулына каләм алып язуга утырды. Төгәл бер ел үгрәнеп, әллә ничә мәртәбә остаз булып, язу язып биш-ун алтын акча кантордан алды. Остазы һәм тәхсин кылды [мактады] Әмин байның оста булуына, ләкин, нә чара, бу бичарага зыян уларак, ел тулып, беркөнне Әмин байны кантордан дәшеп әйттеләр:
– И Әмин бай! Ел тулды. Нә диячәксең? Әгәр калырга теләсәң, эстәсәңез, мең алтын бирәсез, – диделәр.
Әмин бай, бичара, күзләрен тутырып, аһ итеп:
– Миндә кайда мең алтын? Бер парә дә юк һәм бер кисәк нан [икмәк] табарлык һөнәр дә юк. Бән атам берлән анам каршына нә йөз берлән кайтачакмын? – дип еглады.
Кантор, мәрхәмәт кылып, кулына бер алтын һәм менәргә ишәк биреп, озатты. Әмин бай, ишәккә менеп, урамга чыкты. Бер кәрван барганын күрде. Аннан сорады:
– Бу кәрван кайда бара? – дип.
Әйттеләр:
– Бохара аркылы Һиндстанга бара, – диделәр.
Әмин бай шул кәрванга кушылып, берникадәр вакыттан соң, Бохарага кайтып җитте. Ишәген кырда калдырып, акрын гына өйләренә керде. Атасы-анасы куанып, еглап, кочаклап күрешеп, дәстәрхан җәеп, нигъмәт куеп утыргач, Әмин байдан сорадылар:
– И күз нурымыз! Нә улды? Файдамы булды? Нә маллар кайтачак? – дигәч, Әмин бай күзләрен тезенә таба куеп:
– И газиз атам берлән анам, гаеп миннән, мәгъфирәт [гафу кылу] сездән. Бән мең алтын биреп язу үгрәндем, – диде.
Атасы Габдулла бай аһ итеп:
– Бән сине 18 яшькә кадәр мәдрәсәдә укыттым. Син шунда язу үгрәнгән идең, шул язу җитәр иде. Хәер, нә файда? Буласы эш булган! Имди баламыз, ничек булса да, моннан ары болай эш кылма! – диде.
Хатыны берлә киңәш кылып, Габдулла бай әйтте:
– И углым, Әмин бай! Без сине янә сәфәргә чыгарамыз. Мачин тарафына, Әхмәдабад шәһәренә. Бүген кәрван чыгадыр, син шул кәрван берлән Әхмәдабадка бар. Мең алтын бирәмез, исраф кыла күрмә, актык алтыннарымыз. Мал алып кайта күр. Дусларымыз хафа булмасын, дошманнарымыз да шат улмасын, – дип еглап, мең алтыннарны биреп, канатлы камзолларны салдырып, шаһичапаннар кидереп, яхшы атка мендереп, кәрванга кушып җибәрделәр.
Бичара Әмин бай кәрван берлә барганда үз-үзенә: «Әхмәдабадка сәламәт барып җитсәм, һич тамашага бармам, насыйп булса, мал алырмын, атам берлән анам еглап әйттеләр, актык алтыннарымыз дип, һәм картайдык, ничек көн күрермез, дип бик егладылар. Гакылны башка җыеп, мал алып, кулда мал барында эшне карарга кирәк. Бу бән үгрәнгән һөнәрләр бернәрсәгә дә ярамый, чөнки әмир булып, язу язып, хәзинәдардан [казначыдан] акча алырга язу һөнәре генә җитмидер, хаин [хыянәтче] булырга да кирәк. Бән хыянәтнең һәм хаинлекнең ни икәнен белмәем. Хаинлеккә гайрәт юк миннән», – дип әйтеп бара иде. Үз-үзен беркетеп юлда барып, беркөн Әхмәдабадка җитте. Бер кәрвансарайга төшеп, истирахәт кылып, вакыт хушлагач, болар янына бер дәллял [маклер] килеп әйтте:
– И җәмәгать, бер байда ничә елдан бирле сатылмай яткан зәгъфран [шафран] бар, нәкыд [кулда булган мал] акчага арзан бирәдер, – диде.
Әмин бай:
– Ярый, бән аламын, – диде һәм дәллял берлән бергә байның дөкяненә барды.
Бер яшь егет зәгъфранны күрсәткәч, бик арзан бәһагә килештеләр. Әмин бай хисап кылып күрде: мең алтынлык булды. Алтыннарны бирим дигәндә, кибеткә пар ат җиккән, яхшы киемнәр кигән кеше килеп керде дә, Әмин бай берлән күрешеп:
– Хуш килдеңез, алучымыз хәзрәтләре! – диде.
Бу килгәч, бай шатланып:
– Рәхмәт, бездә ничә ел сатылмый ятты, без зарар кылдык, инде Аллаһ сезгә файда насыйп әйләсен, – диде.
Әмин бай әйтте:
– Бән үз вакытым берлән зәгъфранны алырмын, акчасын хәзер бирәем, – диде.
Бай әйтте:
– Яхшы, әйдә, бән отельга барамын, шунда кофе эчәрмез, хисапны һәм шунда күрермез, – диде.
Әмин байны, фаэтонга утыртып, бер зур отель бакчасына алып бардылар. Бакчага кергәч, бай
әйтте:
– И Әмин бай! Сезнең Бохарада мондай тамашалар юктыр, бән сиңа күрсәтәем, – дип, бакчада йөртте.
Ничә җирдә мусикалар уйнап, каһвәләр эчеп, шигырьләр әйтеп торалар. Боларның һәр җирен бай, Әмин байга берәм-берәм, бу мондый уен, бу мондый шигырьләр, дип күрсәтеп йөрде.
Бай, уеннарны күрсәтеп бетергәч, әйтте:
– Әйдә, Әмин бай, бән сиңа бер гаҗәп эш күрсәтәем, – дип, бер мәрмәрдән салган йортка алып керде.
Кергәч, күрделәр: йортның эчендә, әллә ничә җирдә өстәлләр бар, һәр өстәлгә икешәр егет утырып шатранҗ [шахмат] уены уйныйлар, тактасы алтыннан, шакмаклары бәгъзесе – алмаздан, бәгъзесе кызыл якуттан.
Бай әйтте:
– И Әмин бай! Күр, бу егетләрне. Болар һәркаюсы бер зур падишаһның углы. Болар шатранҗ уены үгрәнәләр, – диде.
Әмин бай әйтте:
– Бикяр [файдасыз] һөнәр, – диде.
Бай әйткән:
– Юк, Әмин бай, хата әйтәсез, шатранҗ уены – җәмигъ һөнәрләрнең падишаһы, чөнки адәмнең зиһенен якты кыладыр, гакылны куәтле итәдер. Моның кеби хуш һөнәр булмас, – дигән.
Әмин байның кан тамырлары хәрәкәтләнеп, үзендә ихтыяр калмастан, байдан сорады:
– Канторы кайда? – диде. Бай канторны күрсәтте.
Әмин бай әйтте:
– И бай, бән зәгъфран сәүдәсеннән кайттым, шатранҗ һөнәрен белмәй такатем юк, – диде.
Канторга кереп сорады:
– Нә тарика [нинди ысул белән] үгрәтәсез? – дип.
Җавап бирделәр:
– Падишаһ балалары берлән бергә ашап-эчеп, бергә тәрбиядә улып үгрәнерсез, елына – мең алтын, – дип.
Әмин бай калтырап:
– Хуп, – дип, алтын санап бирде.
Кәрвансарайга барып, атны алып килде, янә атны-чапанны сатты. Казаки киеп, падишаһзадәләр янына кереп, шатранҗ үгрәнергә калды. Мескин Әхмәдабад бае, зәгъфран саттым, дип сөенгән иде, юкка алтыннарны алмадым, дип хафа булып кайтып китте.
Хәбәр нә улса улды, без килик Әмин бай хәленә, Әмин бай бер ел шатранҗ үгрәнеп, шулкадәр оста булды, остазны 12 шакмак берлән һәр заман калдырадыр иде. Һәрбер уенчы мактады, ләкин ни чара, ел тиз үтеп китеп, Әмин байны конторга дәшеп әйттеләр:
– И гыйззәтле Әмин бай! Янә бер сәнә калачакмы сез? – диделәр.
Ул гакылы башына килеп, аһ итеп:
– Бән нә кылдым? Аллаһ ахырысын хәер әйләсен! Кайда миндә мең алтын? Бер пул [акча] да юк. Хәтта Бохарага кайтыр хәлем юк, – дигәч, кантор, кызганып, бер алтын берлән бер ишәк биреп озатты.
Шул көннәр Бохара ягына бер кәрван чыга икән, Әмин бай, шул кәрван берлән бергә кушылып, Бохарага кайтып китте. Берничә вакыттан соң Бохарага җиткәч, Әмин бай ишәген кырга җибәреп, үзе өйләренә кайтты. Атасы берлән анасы күрешеп, күп шат улып, дәстәрханнар җыеп, нигъмәтләр куеп ашаганда сорадылар:
– И углымыз, нә маллар алдыңыз? – дигәч, Әмин бай еглап әйтте:
– Мал алмадым, бән шатранҗ уены үгрәндем, мең алтын биреп, – диде.
Атасы берлән анасы егладылар. Хәер, еглап нә файда, бетәсе алтыннар беткән, буласы эш булган, Габдулла бай хатынына:
– Инде безгә Бохарада торып булмас, дәүләт бетте, адәмнәр бездән көләрләр. Без Сәмәркандка китик. Йортымызны сатармыз, кибетемезне сатармыз. Ләкин Әмин бай өйдән чыкмасын, күршеләремез күрмәсен. Халыкка, углымыз Сәмәркандны яраткан, сәүдә кылырга анда яхшы икән, аның анда белешләре күбәйгән, безне Сәмәркандка чакырып хат язган, шуның өчен кибетемез берлән йортымызны сатамыз, дип әйтик, – диде.

Ахыры бар


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Теги: Рәйсә Шәрәфиева әзерләде Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру