Журнал «Безнең мирас»

ТАТАР ПОЧТАСЫ

Ничек кенә сәер тоелмасын, почта сүзе мине ерак эпохалар – Чыңгызхан (1155-1227) идарә иткән елларга алып китә…

Алдыбызда иге-чиге күренмәгән дала. Күктә бөркетләр оча, җирдә кылганнар җилферди. Офык читендә бик тиз якынлашып килүче җайдак күренә. Ул якынайганнан-якыная. Тирмәләреннән чыккан татарлар, як-якка тайпылып, чапкын өчен уртада юл ача. Монда барлык ыру-кабиләләр: казах, үзбәк, кыргыз, башкорт, уйгур, кыпчак, болгар – барлыгы 700ләп милләт вәкиле ТАТАР исеме астында берләшкән. Кайсылары – йөгәнле, иярләнгән ат, кайсылары кымыз салынган касә тотып, җайдакны каршы ала.

Җайдак алтынсу-кызыл, якягында ак төстәге ямауга охшаш йонлы, халык арасында – «чубарый» дип аталып йөртелгән, ягъни тимгел-чуар атта, касәдәге кымызны уртлап куйгач, аны камчылап, чаптырып китә. Бу җайдак – ханның почта йөртүчесе. Ул көненә йөзәр чакрым юл уза. Махсус аның өчен билгеләп куелган почта юлы буендагы запас атлары, кирәк булса, юл күрсәтүчеләре, кораллы сакчылары булган торакларда, хан күрсәтмәсе нигезендә ярдәм ала. Ерактан ук күренеп торсыннар өчен, почта атлары махсус рәвештә сайлап алып үрчетелә. Шушы ат күренү белән, аңа юл биреп, сораган ярдәмне бер карусыз күрсәтергә тиеш булалар. Беренче карашка алар алама күренә, ләкин ифрат дәрәҗәдә чыдам, тиз чаба торган атлар. Бүгенге көндәге полиция, янгын сүндерү, медицина ярдәме машиналары да шушы кыяфәттә, аларның килгәннәре ерактан ук күренерлек итеп бизәлә.

Менә шушылай итеп, Тын океан ярларыннан Дунай, Алып таулары, Урта диңгез буйларына чаклы җәелгән җирләрдә татарлар тарафыннан почта хезмәте барлыкка китерелә.Татарлар, татар атлары, татар коралы, шул исәптән почта хезмәте ярдәмендә җиңү арты җиңү яулап, дөньяда тиңнәре булмаган империяләр төзи. Татарлардан күреп, Рус, тора-бара Көнбатыш Европада да шушы формадагы почта үзәкләре эшли башлый. Аларда алмаш атлар, ашап-эчү, төн куну кебек уңайлыклары булган хезмәтләр барлыкка килә.

Почта йөртүче җайдак күп вакытта йә кулын яки күзен, хәтта аягын имгәткән, җиңел гәүдәле элеккеге сугышчылардан була. Бу хезмәткә иң чыдам, хәтерләре әйбәт булган кешеләр сайлап алына. Атта барганда егылып төшеп калмасыннар өчен, аларның аякларын ияр өзәнгесенә бәйләп кую очраклары билгеле. Аларның иң зур күпчелеге, билгеле инде, укый-яза белмәгән. Өстәвенә, империядә күп милләтләр яшәгән. Әнә шуңа күрә хәбәрләр телдән тапшырылган. Җайдак, аны ятлап, күп очракта көйгә салып, адресатына төп-төгәл итеп тапшырган. Шундый хәбәрләрнең берсе Чыңгызханга 1227 елның февралендә тапшырыла. Ул Иртыш елгасы буендагы Жучи ставкасыннан:

«Тенгиз баштын булганды ким тондрур, а ханым?

Терек тубтын джыгылды ким торгузур, а ханым?»

Бу өзек ханның улы Жучиның (1182-1227) ау вакытында, куланнарның көтү башлыгы – айгыр тарафыннан бер кулы өзеп алынгач, һәлак булуы турында. Хәбәрне татар телен белмәүчеләр руслаштырып язганнар. Шикләнмим, ул язмаларны татар кешесе укыса, Чыңгызханның татар телендә сөйләшкән булуын исбатлый алган булыр иде. Ә бит Чыңгызхан хәбәр китерүчегә җавапны болай итеп кайтара:

«Тенгиз баштын булганса тондурур олум Жучи дур,

Терек тубтын жыгылса торгузур олум Жучи дур...»

Бу хәлләр тасвирланган документ Британия корольлеге китапханәсендә сакланган. Аны рус галимнәре Владимир Тизенгаузен (1825-1902) белән Василий Бартольд (1869-1930) күчереп алган. Ә аларның язганнарын раслаучы Җучиның бер куллы гәүдәсе, хатыны Биктумышның җәсәде Казакъстанның Караганда өлкәсе, Ультау районындагы Җизказган шәһәреннән 40-50 чакрым ераклыктагы Кенгир елгасы буендагы мавзолейда галим Әлкей Маргулан тарафыннан табыла. Кызыл кирпечне яндырып эшләгән мавзолейның эчендә Җучи дәүләтендәге ыру халыкларының исемнәре язылган. Алар нәкъ менә 1552 елны Казанны саклап шәһит булучыларның исемнәрен кабатлый.

ПОЧТА ХЕЗМӘТЕННӘН КҮП ФАЙДА КҮРЕП ЯШӘДЕК

Менә, укучыларым, мин беренче карашка почта хезмәтенә кагылышы булмаган нәрсәләр турында язамдыр шикелле. Ләкин шулай язарга мәҗбүрмен. Чөнки бүгенге көн тарихында халкыбыз узган юлны кыскартып, бөеклеген тәбәнәк итеп, хәтта бик күп ямьсез сүзләр өстәп күрсәтүчеләрнең санына чыккысыз. Менә шуларның авызларын каплар өчен, җай чыккан саен, мин халкыбызның тарихын ялган тузаны астыннан иң көчле дәлилләр ярдәмендә чыгарырга омтылам.

Почта хезмәте турында күп санлы романнар иҗат итәрлек. Ә мин исә бер язмада барлык укучыларга кызык тоелырдай тарихны сыйдырырга тырышам.

Күрәсезме, менә ул – Алтын Урда дәүләтенең Көнбатыш тарафындагы Рус олысы. Мондагы кенәзләр, хакимият өчен үзара сугышып, берсен-берсе үтереп, күзләрен сукырайтып, агулап ятмасыннар өчен, татар ханыннан идарә итүгә хокук билгесе – ярлык алып яшәгән тыныч еллар. Әнә шулай итеп, аерым кенәзлекләрдән Рус олысы оештырган татарларны: «Алар 100 ел буена безне ясак түләтеп азапладылар», – дип, тарих китапларында язалар. Тимер, алтынкөмеш чыганаклары булмаган, атсыз, чабаталы кешедән нинди ясак алып булсын? Булса шул, кыргый җәнлекләрнең мехларын алып булгандыр.

Тарих битләрендә – ХIII гасыр. Сазлыклы, күп өлеше урман эчләреннән узучы юллар. Шуларда 40-100 чакрым саен почта станцияләре – «Ям»нар урнашкан. Монда почта йөртүчеләр өчен запас атлар, кайнар аш һәм төн кунып чыгу өчен бүлмә-номерлары булган корылмалар. Тора-бара почта хезмәтенә, хәбәрләр йөртүдән тыш, посылка, бандероль һәм пассажирлар йөртү вазифалары өстәлә. Ат дугаларына эленгән кыңгырауларның тавышы ишетелү белән, атлы һәм җәяүлеләр юл читенә чыгып баса. Соңга табарак юл кырыйларына чакрым баганалары утыртыла. Юллар буйлап йөкле олаулар уза. Аларга себер сөрелгән әсирләр колоннасы да өстәлеп, шул елларның «почта тракты» күз алдыбызга килә. Тимер юллар салына башлагач, почта вагоннары эшкә җигелә…

Ә инде 1917 елгы революциядән соң чыгарылган Декрет белән «Почта һәм телеграфларның Халык комиссариаты» оештырыла. Советлар Союзы вакытында Элемтә министрлыгы барлыкка китерелә. Менә монысыннан безнең авыл кешеләре, безнең гаилә дә бик зур файда күрде. Ул елларда авылдагы иң дәрәҗәле кешеләрнең беренчесе – совхоз директоры, икенчесе – мәктәпнеке, ә өченчесе почта җитәкчесе иде. Дөрес аңлыйсыз, беренчесе аның хуҗалык эшләре өчен җаваплы. Аңлагансыздыр, икенчесе балаларга аң-белем бирә, рухи тәрбия – Совет халкының якты киләчәге – Коммунизмда яшәргә тиешле яңа буынны аякка бастыру өлкәсендәге абруйлы укытучы. Ә инде өченчесе, илләрне һәм шәһәрләрне, зуркече, күп меңнәрчә авылларны бар дөнья белән элемтәгә кертеп, хат-хәбәрләр алмашып, посылкабандерольләр йөртеп, телеграммалар сугып, котлау открыткалары, лотерея билетлары сатучы, акча күчерү, саклык кассалары да булган, матбугат чараларына яздыру, аларны һәр йортка илтеп тапшыручы оешманы җитәкли. Тора-бара телефоннан заказ бирү юлы белән аралаша торган игелекле урынга әйләнде. Борынгы бабайлар фатихасы белән төзелгән почта хезмәте – илебез халыкларын бер йодрыкка туплаган, иң игелекле оешма булып танылды. Бик яхшы хәтерлим, әтинең апасы Гәйнелхәят түти: «Ай уртасы, иртәгә Өчнараттагы почтага төшеп, атагызның пенсиясен алып кайтам. Казандагы энем Хуҗәхмәткә язган хатны да саласы бар», – дип сөйләшә иде.

Тора-бара газета-журналларны, пенсия акчаларын да почтальон хатын өйгә үк китереп бирә башлады. Ә хатларны авылдагы кибет, клуб стеналарына беркетелгән зәңгәр төстәге почта ящикларына сала башладык.

Ул елларда, без аны хат ташучы дип йөрттек, Мәрфуга исемле хатын эшләде. Аркасында почта сумкасы зурлыгында бөкресе булып, алдында почта тутырылган кара төстәге сумка иде. Өч чакрымдагы почтадан атлы кеше очраса утырып, күп вакытта җәяү генә кайтып, авылның түбән очыннан югарысына таба почта таратып йөрде. Үсеп җиткәч, почтага кереп, мотоциклым өчен Ковров шәһәренә запас частьларга заказ бирә идем, анда бик тәрбияле, сине һәрвакыт якты йөз белән каршы алучы Миңгәз абый эшли иде. Мәктәп елларында Кытайда эшләнгән алтын каләмле авторучкалар килгәнен хәтерлим. Агроном булып эшләгән елларымда сыерларны кысыр калудан коткара торган «Марал тамыры» үсемлеге орлыгын Алтайдан кайтартуым исемдә.

Без әнә шулай почта хезмәтеннән бик күп файда күреп яшәдек. Ул елларда маркасыз хат конвертлары – 1 тиен, маркалылары 4 тиен иде. Мин Камчаткада солдат хезмәте елларында конвертлык акчам булмаганлыктан, бер тапкыр әти-әниләргә хатны сугыш елларындагы сыман өчпочмаклап бөкләп, ябыштырып салдым. Ни хикмәт, хат авылга килеп җиткән иде. Язмыш җилләре мине Арча педагогия көллиятендә укучы кыз белән таныштырды. Көн саен Сабадан Арчага барып йөри алмыйсың, ике арада хатлар йөри башлады. Әнә шулай итеп, почта миңа үзенең игелеген бик мулдан бирде. Мин – 28 яшьлек егет, бары тик почтаның ярдәме белән дөньядагы иң чибәр, акыллы кызга өйләнә алдым. Улым туды, бүген ике оныгым өчен җиләкҗимеш бакчасы утырттым. Менә шуларның барысы өчен дә дә мин ПОЧТАга бурычлы һәм чын күңелемнән рәхмәтле дә!

 

ЯРЛЫ ОЕШМА ДИП ӘЙТЕРГӘ ТЕЛ ӘЙЛӘНМӘС

 

Почта йөртүчеләр арбасына утырып үзебезнең заманнарга кайтсак, илебездәге почта хезмәте өчен, «Почта России» акционерлык җәмгыяте җаваплы, ә Татарстанда аның филиалы – «Татарстан почтасы». Безнең республикадагы 1,1 мең почта бүлекчәсендә 7220 кеше эшли. Бәлки, бу цифрлар инде үзгәргәндер, чөнки шактый гына бүлекчәләр ябыла. Алай гына да түгел, тагын да күбрәк нокталарны ябу планлаштырыла. Хезмәтләренә түләү аз булганлыктан, эшләреннән китүчеләрнең саны артканнанарта. Бүгенге көндә пенсия бирү, газета-журналларга яздыру, әнә шул матбугатны тарату кебек хезмәтләрдән тыш, интернет кибетләренә заказ алып, заказларны адреслар буенча таратып та, почта оешмалары шактый күләмдәге керемгә ия. Мисал өчен, моннан ун еллар элек «Россия почтасы» Татарстанда гына да 2,5 миллиард табыш алуга иреште. Күрәсездер, үзләрендә эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләү өчен мөмкинлекләре җитәрлек. Өстәвенә, электрон документлар куллану, цифрлаштырылган технологияләр почта өлкәсендә тотыла торган кәгазь күләмен 10 мең тоннадан 6 меңгә генә калдырырга ярдәм итә. Бу процесс быел төгәлләнергә тиеш. Яңа технологияләр куллану электр энергиясен 44 процентка киметергә булышачак диләр. Күп миллионлы файдаланучылары булган, миллиардларча заказлар кабул иткән «Россия почтасы»н ярлы оешма дип әйтергә тел әйләнмәс.

 

ПОЧТА БҮЛЕКЧӘЛӘРЕ ЯБЫЛУ МАТБУГАТСЫЗ КАЛДЫРАЧАК

 

Менә, укучыларым, кичәге һәм бүгенге почта хезмәтенә күз салдык. Күрәсездер, мин почта хезмәткәре дә, аннан бик еш файдаланучы кеше дә түгел. Шуңа күрә язган фикерләремне, шушы язмам укучылар тарафыннан баетылып, кирәкле җирендә өстәмәләр белән тулыландырылып, уртак бер нәтиҗәгә килербез дип ышанам. Кирәкме ул почта бүлекчәләренең саннарын киметү? Ябыла калган очракта, иң беренче чиратта, хәзерге заман интернеты, цифрлаштырылган технологияләр белән таныш булмаган урта һәм өлкән буын вәкилләренә бик кыенга киләчәк. Күпләрендә иске, төймәле телефоннар. Аларның да цифрларын күзләре күрми. Минем күршеләремә пенсияне фатирларына китереп бирәләр, чөнки алар авыру. Аякларында йөрүчеләр пенсияләрен почтаның үзенә барып ала. Алар карталарга күчерелгән акча белән эш итә белми, күзгә күренмәгән акчага ышанмыйлар. Ни әйтсәң дә, безнең буын акчаны учлап тотарга өйрәнгән.

Бүгенге матбугатны укучылар әнә шул мин язган яшьтәге кешеләр. Алар газета-журналларга почтага барып языла, аларны йортларына китереп биргәч кенә укый. Телевизор экраннары берничек тә алар өчен газеталарны алыштыра алмый. Аннан ишетелгән сүзләр һавада эреп югала. Ә кәгазьгә язылганны кабат-кабат, аңга барып җиткәнчегә кадәр укып була. Димәк, почта бүлекчәләренең күпләп ябылуы, өлкән яшьтәгеләрне матбугатсыз, газеталарны тиражсыз калдырачак. Иң беренче чиратта руслашып баручы татар халкы өчен тагын бер бәла өстәлә дигән сүз.

Хөрмәтле укучылар, мин үземнең фикерләремне яздым. Сезне дә, шушы язмага бәягезне биреп, дискуссиягә кушылырсыз дип өметләнәм.

 

 «Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру