Һади Атласи (1876-1938)
Тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи (Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласов) инкыйлабка кадәр үк үзен «татар патриоты» (академик B.B.Бартольд сүзләре) итеп таныта, хөкүмәтнең шовинистак законнарын каты тәнкыйть итә, татар халкы тарихын яктырткан китаплар яза.
Эшчәнлеге өчен аңа патша заманында шактый кыен ашарга, берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыгарга туры килә. Мондый шәхес, хакимият формасы нинди генә булмасын, Россия өчен һәрвакыт дошман саналачак, билгеле.
1935 елның 22 маенда Һади Атласи Сталинга хат аша мөрәҗәгать итеп карый. «Хәзер мин эшсез, ач, минем адреска гаепсезгә төрле җәберләүләр күрсәтелә», – дип яза һәм илбашыннан эшкә урнаштыруда, пенсия билгеләүдә ярдәм сорый. Ләкин, әлбәттә, җавап алмый. Хатта мондый юллар бар: «Мин, карт иҗтимагый һәм фәнни хезмәткәр, төрки-татар дөньясының революционеры, бу өлкәдә үткән гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим... Мин татар революционерларының беренчеләреннән, урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханиларына каршы күп булмаган көрәшчеләрнең беренчеләреннән, татар мәктәпләрендә география, табигать белеме, физика һәм арифметика фәннәрен укытуны башлап җибәрүчеләрдән. Иҗтимагый тормышта зур гына урыннар биләдем: II Дәүләт Думасы депутаты буларак, эсерлар фракциясендә идем. Бу партиядә мин 1905 елдан 1918 елга кадәр булдым. Аннан чыгуымның сәбәбе эсерлар белән Брест-Литовск килешүе һәм сугыш мәсьәләсе буенча каршылык иде. 1906 елда язган брошюра һәм революцион эшем өчен 1909 елда мине хөкем итеп крепостька яптылар, шул ук елны эшемнән алдылар. 1908 елдан 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында һәм хокуклардан мәхрүм ителгән идем».
Бөгелмәдән Казанга килеп ике ел да тормаган килеш – 1936 елда Атласи тагын кулга алына. Тикшерү эшләре башлана. Тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесенә контрреволюцион оешма төзү, солтангалиевчелек, Төркия файдасына шымчылык итү гаепләре тагыла. Алай гына да түгел, тулы бер «Атласов эше» булдырылып, тагын егерме дүрт кеше кулга алына, аларга да «төрек шпионнары» ярлыгы тагыла.
Казанның НКВД базларында 1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр Һади Атласидан уналты тапкыр сорау алалар. Аларның кайберләре өчәр сәгатькә сузыла. «Ничек булдыра аласыз, шулай эшләгез!» – дигән күрсәтмә нигезендә палачлар татар мәдәнияте, тарихы, әдәбияты һәм сәнгате әһелләре өстеннән ил күләмендә шау-шулы процесс ясарга уйлый. Татар зыялыларының Һади Атласи җитәкчелегендәге гаять зур яшерен оешмасы, имеш, эшче-крестьяннар властена каршы көрәш алып барган, совет җитәкчелеген террорчылык белән җиңәргә омтылган!
Тикшерү барышында Атласи үзенең вак-төяк гаепләрен таный: «География дәресләрендә союздаш республикаларның үсү мөмкинлекләре күп, автономияле республикаларда бу мөмкинлекләр юк, чөнки ул бары тик автономия генә, дип сөйләдем». Бу, билгеле, совет хакимиятенә каршы чыгу дип бәяләнә. Ләкин «кирәкле мәгълүмат» алынмаганлыктан, ә гаепләнүчеләр барлык гаепләрне кире какканлыктан, «зур процесс» була алмый кала. Сорау алулар туктатылып, Һади Атласига бер айлык «ял» бирәләр, ягъни эш тикшерүче бүлмәсендә түгел, ә төрмә камерасында дәвам итә. Нәтиҗәдә, аны 1937 елның 3 маенда, ниһаять: «Милли контрреволюцион оешма төзедем, бары тик мин генә оештыручы булдым, мин – пантюркист, милләтче, солтангалиевче. Бөтен төрки-татарларны берләштереп, мөстәкыйль буржуаз-демократик дәүләт төзергә теләдем. Чит илдәге совет дошманнары белән элемтә тоттым», – дип таныклык бирергә мәҗбүр итәләр.
Шул ук елның 23-28 октябрьләре аралыгында Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары Менжинский исемендәге клубта (Карл Маркс урамы, 26 адресы буенча урнашкан бу бина бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Мәдәният үзәге буларак билгеле. – Р.М.) «Атласов эше»н карый. Медицина эксперты судка китерелгән Һади Атласи турында «невроз һәм гәүдә тотышы зәгыйфьләнгән, ләкин сорау алуга яраклы» дигән белешмә бирә. Тоткынның соңгы сүзе кыска була: «Мин беркайчан да шпион, террорчы булмадым, бернинди яшерен оешмалар, заговорлар оештырмадым. Мин – хәзерге вакыт кешесе түгел, үткән заманныкы».
Хәрби трибунал карары белән тугыз кеше – Һ.M.Атласов, P.Я.Яруллин, К.K.Туйкин, Б.Ф.Фәттахов, Ф.К.Туйкин, Г.А.Алтынбаев, К.Л.Исхаков, C.Ш.Уразманов, З.Б.Фәттахов атып үтерелергә хөкем ителә. Хөкем карары 1938 елның февралендә гамәлгә ашырыла.
Шул рәвешле, Һади Атласига карата патша хөкүмәте башлаган эзәрлекләү эшен совет хөкүмәте «уңышлы» рәвештә тәмамлый.
___________________________________
Әдәбият
Казан ханлыгы / Һади Атласи. – Казан: Мәгариф, 2005. – 247 б.
P.S. Һади Атласиның тормышы һәм эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Фәүзия Бәйрәмованың «Соңгы туранчы...» мәкаләсеннән («Казан утлары»ның 8, 10, 11 саннары, 2016 ел) алырга мөмкин.
Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА