Яңалыклар Уку өчен 1 минут

Рәдиф Гаташ. Күңелемдә ике яз

Рәдиф Гаташ. Күңелемдә ике яз

Бу көннәрне якты дию генә,Алтын дию генә аз мәллә?!Нәрсә булды көзгә? Нәрсә булды безгә?Тирә-юньдә яшел яз мәллә?Бу күңелдә нинди шатлык хисе,Каян килә җылы май нуры?!Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды кө...

Бу көннәрне якты дию генә,
Алтын дию генә аз мәллә?!
Нәрсә булды көзгә? Нәрсә булды безгә?
Тирә-юньдә яшел яз мәллә?

Бу күңелдә нинди шатлык хисе,
Каян килә җылы май нуры?!
Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры...
Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени?
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды көзгә?
Килде җиргә быел ике яз!
#Рәдиф Гаташ

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи