Өйләндеңме – сүнә күңелдәге куәтле янган ут,Китә гомрең төзәлмәскә күңелсезлеккә ялганып.Тәмам җансыз кала гәүдәң янып сүнгән янар тагъдай;Үтә гомрең өзелмәслек каты бау белән багъланып.Янып торган кү...

Өйләндеңме – сүнә күңелдәге куәтле янган ут,
Китә гомрең төзәлмәскә күңелсезлеккә ялганып.
Тәмам җансыз кала гәүдәң янып сүнгән янар тагъдай;
Үтә гомрең өзелмәслек каты бау белән багъланып.
Янып торган күңелләр төшә, салкын, күңел бозлы,
Хатасын аңлаган шунда, йөрәк кысыла, җаның сызлый.
Ләкин эшләр үтеп киткән буладыр инде ул чакта,
Бәхет йорты карап кермәккә ябылган була капка.
Өйләндеңме, тереклектән өмид өздем, диген инде,
Үземне һични аңламый үзем издем, диген инде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала