Журнал «Безнең мирас»

«Кызлар арасында күмелеп утырдым»

1сендә трамвай белән Бишбалтага бардым. Фатир юк, диләр. Казанда калуны чамалап нумерлар, фатирлар караштырып йөрдем. Кайтсам, өй тулы кызлар. Наҗия, Разыя, Фатыйма, Шәфига, Җөвәирә, Рәйсә туташлар гөр килеп утыралар. Бик күңелле булды. Казан кызлары арасында күмелеп утырдым. Бик гади генә булсам да, каләмем аркасында, урынны саклыйм. Яраткан кебек күренәләр. Яратмасалар тагы, аның ни үкенече бар? Шулай да Разыя белән Фатыйма туташны өйләренә кадәр озатып куйдым бит. Тәки шулай итми булдыра алмадым! Ай, акылсыз кызлар, акылсыз кызлар!


Казан күренеше. ХХ гасыр башы

5есендә җәяүләп Пороховойга бардым. Татар клубына барып, аның завын сорадым. Клуб тыштан бик сөйкемле. Бакча эчендә уютный гына йорт. Ишек бакчага чыга. Бик күңелле. Үземнең шунда торып кала алмавыма зур үкенеч хасил булды. Җаңгыр шыбырдавы астында моңланып, үкенеп, эшчеләрне хөрмәтләп җырлап тордым. Шул ук җирдә, фатир тапмый кайтып китүем мөнәсәбәте белән, эшчеләргә төбәп җыр-шигырь яздым. Моңлы, кадерле бер момент булды. Эшчеләр йөргән җирләрдә, аларның клубында ниндидер бер рәхәтлек сизеп, бәхетле булып тордым.


Көтепханә назыйрәсе (мөдире) килеп ачкач, эчкә кердем. Урынына мине куеп, чыгарылачак бу яшь һәм ачык кына кызны кызганып куйдым. Ул әле бернәрсә белми. Эшне ачып биргәч каушады. «Хезмәт итәм дип укырга да кермәгән идем», – ди. Турыдан-туры: «Кайгырма, туган, синең урыныңны алудан ваз кичтем», – дип игълан иттем. Шул сүзне әйтеп, аны куандыру җанымны рәхәтләндерде. Үзем дә бер нык карарга килеп, тынычлап калдым. Көтепханәнең заведующие Һибәтуллина туташ та килде. Ул үземне чыгаралар дип куркып йөри икән. Хәтта Союзга жалоба да бирмәкче булган. Икесен дә тынычландырып, дусландым. Килгәләп йөрергә вәгъдә бирдем. Озатып калдылар.


Анысы шулай булды. Әмма көтепханәнең матурлыгы, клуб бүлмәләренең яңа гына матурлап буялган күңелле, мәһабәт булуы хәсрәтләндерде. Эчен-тышын яратып-сөеп, рәхәтләнеп эшләячәк бер урынны ычкындыру белән аһ итеп чыктым.


Казельскийга кереп отказ бирдем. Хәзергә Пороховой сәяхәтен шулай тәмамладым. Күңелем белән иркәләп, тагы килеп йөрүләрне теләп киттем.


Атлар җиктем яратып,
Пороховойга каратып;
Фатир тапмый кайтып киттем,
Килгән идем яратып.


Трамвайга җиткәнче яхшы ук кына күшектем. Трамвайга утыргач рәхәт булды.


13ендә «Мәркәз Шәрык көтепханәсе» янындагы мәркәз балалар көтепханәсе «Тукай»ның назыйры булып эшли башладым. Көтепханә матур, рухлы. Балалар белән дә килешермен дип уйлыйм. Хәерле, дәвамлы эш булсын!


Октябрь бәйрәме мөнәсәбәте белән, бер балалар кичәсе ясауга тәклиф булды. Яңа кереп, десятический системага куелган көтепханә эшләренә төшенеп тә өлгермәс, балалар белән һич танышмас борын, бу миңа җайлы түгел инде. Фатир юк, биржадан үтелмәгән, союзга кермәгән, рух төшенке. Шулай булгач, ул кичә өчен күңел нинди генә иҗатлар бирә алсын?!


Балаларның җыелышын ясадык. 27 бала булды.


16сында. Көтепханәдә көн дә репетиция ясыйбыз. Казан балалары арасында кайныйм. Исемнәрен, үзләрен белеп, дуслашып барам. Бик күңелле балалар бар.


Суфия туташ белән Главполитпросветка бардык. Семеновлар белән сөйләшеп, көтепханәгә күчеп торырга булдым. Бер кечкенә караңгы бүлмә бар. Шунда нәрсәләремне куеп, яту-торуга гарәбиләр бүлмәсенә чыгарга, ашапэчүне ыстража бүлмәсендә эшләргә булдык. Болай булганда, фатир, утын, яктыртулар белән файда итәм була инде.


Көтепханәгә күчеп бардым. Рәхәтләнеп, тынычлап калдым. Ыстража ашлар, чәйләр хәзерләп бирергә булды. Көтепханәдә эшләүче 7 кыз арасында мин берүзем.


Кич Зәйнәп туташ Рәхимова (Гали Рәхимнең сеңлесе) белән озак сөйләшеп утырдым. Яхшылап таныштык. Ул биредә дүртьеллык эшче икән. Белемле, акыллы, тәрбияле кыз. Бер мөхәррирнең сеңлесе булгач, күңелемә якын ук тоелып китте.


18ендә базардан ит, бәрәңге, тоз, борай ярмасы, оннар алдым. Чынлап рәхәт үк булып калды. Көтепханәнең зур-зур, матур-матур бүлмәләрендә үз өем кебек берүзем йөрим. Утырып эшләргә аулак, тыныч. Ятып йокларга йомшак диван бар. Шулай итеп, сау булынса, ким-хур булынмас әле. Көтепханәдән төшүгә, бик шәпләп аш ашадык.


19ында. Менә инде бүген минем туган көнем. 33кә аяк баса малаең. Котлы булсын туган көнем! Киләсе елгысына сау керим!


Репетиция яхшы бара. Балалар бик ихлас йөриләр.


Кадагын 175 миллионга бал алдым. Бүген 3 чәй, бер аш эләкте. Тормыш
азрак рәткә төште, шөкер!


20сендә. Мәркәз көтепханә зур гына бинаны ишгаль итә (алып тора). Аста һәм өстә 10 бүлмә били. Һәр җир таза, тәртипле, матур. Минем көтепханәм югары катта. Көтепханә эшчеләренең җыелышы булды. Октябрь бәйрәме көнендә выставкага кую өчен һәркемгә бер сәяси китап укып килергә бирелгән иде. Һәркем шул хакта доклад бирде. Мин «Мәгариф эшләре һәм совет хакимияте» дигән китап хакында фикеремне сөйләдем. Район көтепханәләренең дә эшчеләреннән күбесе кызлар икән. Дүрт кенә ир кеше булдык. Һәркайсы эшкә күңел куйган, тырыш кына кешеләр кебек күренде.


Көтепханә салкын. Шунысы гына кәефсезләп тора. Суык алдырып авырып китә күрмим!


25ендә Октябрь бәйрәме. Парадка бардым. Шәп булды. Ифрат матур плакатлар; аларны күтәреп артына ияргән эшче, крестьян, совраб, укытучы, укучы, гаскәри, пожарный, инвалид, рәксәм, рәкиб, кавалерия, туплар, пулеметлар, автомобиль, әллә нәрсәләр... Алары тыр-пыр итеп, дөбердәп, шатырдап үтә. Музыка өзлексез уйный. Өстән аэропланнар әйләнеп оча да оча; халык өстенә кәгазьләр чәчә. Галәмәт...


Кич, ашка кадәр, дип, Большой Проломныйга чыккан идем. Кызыл абажурлы лампалар, лампочкалар белән бөтенләй кызылга коенган урамнан төрле лозунгаларны, портретларны, бәйрәм кызыкларын карап барганда университет студенты Шаһимәрдәнов очрап, Татар дәүләт театрына билет тәкъдим итте. Барып булмас дип торганда гына Исмәгыйль Нигъмәтуллин белән Уфада башвоенком Терегуловның личный секретаре, былтыргы матур күзлеме, сүзлеме җегет – Жданов килеп чыктылар. Алар бара торган булгач, мин дә Шаһимәрдәновның билетын алып, бергәләп театрга бардык. Гел эшчеләр, түбән сыйныфлар тулган театрда. Рәхәтләнеп йөрдем, яшь рабочийлар белән сөйләштем. Уфадан килгән артистка Зөләйха Богданованы күреп сораштым. Һади Такташ белән, Байкиев белән күрештем. Сәхнәгә «Сакла, шартламасын!» куелды. Күңелле булды. Ждановлар белән бергә утырдык. Разый булып кайттым.


27сендә. Иртә белән балаларның генеральный репетициясен ясадым. Кечкенә генә сәхнә җирләштерелде. Заллар матур, карап торырлык итеп бизәүле, күңелле. Балалар бик ихлас, җимертеп йөриләр.


Сәгать 3тә башланачак иде. Балалар бөтенләй һөҗүм итте. 250 бала, 50ләп өлкән кеше белән зал тулды. РКСМнан бер докладчик алдык. Азанова фамилияле бу яшь кыз балалар теле белән бик матур доклад укыды. Аннан «Интернационал» белән концерт башланды. Номерлар матур үтәлде. Ничә көннәр тырышуымның хәерле нәтиҗәсен күреп куандым. Номерлар беткәч, сәхнәгә чыгып, беркадәр сөйләп, рәсми кыйсемне яптым. Аннан волшебный фонарь белән рәсемнәр күрсәтелде. Һәм төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Рәхәтләнеп уйнадылар. Боларны Суфия, Мөслимә һәм Зәйнәп Таһировалар үзләре дә уйнап үтәделәр. Казан балалары арасында «Хәйдәр абый» булып бергә чуалуны зур бәхет санадым. Килеп кергән уңайга башыма чүккән бу кичә муаффәкыятьле булып, күңелләндереп узды.


30ында. Җәяүләп 7 чакрымдагы Фермага киттем. Крестовников заводына кадәр трамвай белән бардым да, аннан, пычракка бата-бата, әйдә, җәяү! Воскресенский дигән бер авылны үттем. Даланы, авылның басуларын, көлтәле эскертләрен күреп рухан бәйрәм иттем. Күптән аерылган кебек күземне тутырып-тутырып карадым; авызымны тутырып-тутырып һава иснәдем. Матур, күз белән моңланган урманнар кичеп, тагы бер авылның эченнән үтеп, «Ферма»га җиттем. Юлда бер кадак алма, бер кадак сушки ашап беттем.


«Ферма» матур җирдә. Миңа аның көзге күренеше дә әллә ниндәй күренде. Матур, агачлы юллар, һәйбәт йортлар бар. Нәсимә апайлар әллә ничә бүлмәле таш йортта торалар икән. Күрешеп, куанып калдым. Гобәйдулла әфәнде дә өйдә. Ачык каршыладылар. Аш ашадык. Чәй эчкәндә Мидхәт белән Тәүфикъ килделәр. Алар, мин, Зыя – дүртәүләп аларның укый торган җиренә, сельскохозяйственный техникумга бардык. Күңелем каршында иң кадерле булган уку йорты – сельхозтехникумның залларын, клубларын, көтепханәләрен, укучыларын бик яратып, якын күреп карап йөрдем. Былтыр Уфада танышкан Фуат Кулиев белән күрештем. Тәүфикъның караватында Буби, Әгерҗе малайлары белән бергәләп ботка ашадым. Бергә күңелле итеп утырдык.


1923 ел, ноябрь


8ендә. Матбугатка беренче кергән язуым 1907 елда «Хөсәения» мөгаллимләрен тәнкыйть итеп басылган иде. Имзаны «Мазгум» дип куйган хатым «Чүкеч»нең 37 нче санында урын алган иде. Шулай итеп, бу ел язуымның матбугатта чыга башлавына 16 ел тула. Без картаймый кем картайсын. Юк, картаймам әле. Чәчем агарса да, күңелем, рухым картаймас, ул эш миннән булмас.


13ендә. Бүген гарәп бүлмәсен ышкафлар белән бүлеп, пич ягыннан үземә бер бүлмә ясап алдым. Кечкенә генә, үземә охшаган гына бер спальный хасил булды. Мин шуңа риза инде. Һәрхәлдә, торыш уңайсыз диярлек түгел. Бер иркен, аулак бүлмә юк икән, аның урынына әллә никадәр башка уңайлыклары бар.


16сында кич «Урал суы буенда»ның репетициясенә бардым. Ару чыга икән, уйнавын уйнала, тетәрләр инде мине. Идеология, фәлән-фәсмәтән дигән булырлар.


17сендә. Кич спектакльгә бардым. Халык полный. Хәким Сәлимҗанов белән йөрдем. Гали Рәхимне күрдем. Сәхнәдә үтте күбрәк вакытым. Әхмәдемнең киемен җентекләп карап тәкъдим иттем. Маладис, матур җегет булган.


Уен шома гына барды. Уфадагыдан матур җирләре күбрәк булды. Күпчелек яратты. Әдипләр, әлбәттә, яратмаганнардыр. Җитмәсә, һәммәсе дә килгән. Фатих Сәйфи, Рәмзи, Такташ, Гали Рәхим, Шамил Усманов...


Менә ки язу рәвешемне тәнкыйть итсәләр иде алар. Каләмемдә матурлык, сүзләремдә җиңеллек, картиналарымда нәфислек, төзүемдә муаффәкыять бармы?


Соңынтын автор дип күп кенә кычкырдылар. Галиәсгар Камал исемле бер исерек мөхәррир нык бәйләнде. «Синең белән танышуыма тәәссеф итәм (үкенәм)», – ди. Бер дә кайгырма, туган, якыныңа да юлламам. Җилкә чокырымны күрми тордым, Галиәсгар Камалны да күрми тора алырмын әле. «Өйләнәм, ник өйләндем?», «Көндәш»ләреңне укып һәм тамаша итеп бәйрәмлә. Шәп бит алар! Аларны да «Банкрот», «Бәхетсез җегет»ләрне язган каләм язган бит!


1923 ел, декабрь


6сында. Минем таза гына тормышым кызык кына әле. Матди як белән яхшы, мәгънәви як белән ярыйсы, әлбәттә. Ләкин авылда торгандагы бәхетлелекләрем кайда инде алар? Шәһәрне авыл дәрәҗәсендә яратуым мәңге-мәңге мөмкин түгел! Казанда да, Уфадагы кебек бер дуссыз, бер якын иптәшсез яшим. Ялгыз мин, ялганырлык кешем юк. Һәммәсен күңелем чит күрә, җен күрә.


Эштәшләрем булган мөхәррир, шагыйрь һәм драматургларның берсе дә күңелем тартып, араларында буласымны китереп тормый. Эшче, игенче, укучы яшьләр, комсомолецлар, яшь дворник, кучер, фәләннәр; наборщиклар, шахтерлар, зимагурларның һәммәсен күңелем түрендә саклап, дусланырга, араларына керергә юллар эзләгән хәлдә, мөхәррир, артист дигән халык арасында ямь таба алмый интегәм.


9ында. Рифгать Таһиров белән көтепханә-кыйраәтханәләр төзүгә кулланма язабыз. Ул материал бирә, мин язам. Ләкин миңа авыргарак килә.


Казан һавасы, эшләүләр йөрәгемә җайсызлый. Язны үткәрә алсам, Казанда яхуд нинди дә булса да шәһәрдә торырга ярамый, ахры, инде миңа. Саулыкны сакларга тырышырга кирәк. Ләкин Казаннан башка матди якны нишләтергә соң?


25ендә. Көтепханәнең ябыклыгына айдан артык булу өстенә, үз торган бүлмәбезне үзебез җылытудан да гаҗиз калып, бер атна инде суыкта яшибез. Жалуния алып булмый, алачаклар да бирелми. Ашау да ачлы-туклырак. Кыен бит, җегетләр! Саулыгымны тагы бозыбрак алмасам ярар инде. Казан! Монысы ярамый!


Наркомпроска бардым. Акадцентр «Ярдәмгә мохтаҗ авыру драматург», дип, наркомсобеска язу бирде.


Наркомпроста дүрт төрле алачагым бар, берсен дә бирә алмый торалар. Тәмам акчам беткәнлектән гаҗиз калып, Хәдичә ханымнан барып акча алып тордым. Бар өстеннән хәерчеләнәсең бит. Авылда мин бу көнне күрмәдем, яшәсен авыл!


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №1. - 27-31 б. 

Теги: Мирхәйдәр Фәйзи

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру