Журнал «Безнең мирас»

Бер көрәш, бер Җәлил, ике ярыш

13-18 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры узачак. Быел беренче тапкыр ике турнирны да рәттән уздырырга уйлаганнар.



Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр иткән.


Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә.


“Ватаным Татарстан” газетасы призларына уздырылучы турнирга 50 командадан 400ләп көрәшче катнашырга теләк белдерде. Ә бөтенроссия турнирында төбәкләрдән 15 командадан 125ләп көрәшче катнашуы көтелә. Аларның күбесе безнең күршеләр: Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре. Шулай ук, Төмән, Свердловск яклары да бар”, - диде Равил Хәйруллин.


Равил Хәйруллин Татарстан командасына көрәшчеләрне ничек сайлауларын да әйтте. “Татарстан командасының составы инде билгеле. Командага, спорт остасы дигән исемне алсыннар дип, быел Татарстан беренчелегендә һәм Авыл хуҗалыгы призына уздырылган ярышларда икенче һәм өченче урын алучыларны гына алдык. Беренче урын алучыларның инде андый исемнәре бар, нәрсәгә көрәшеп торырга аларга”, - диде.


16 февральдә ачылу тантанасы, беренче әйләнешләр, ә 17се көнне финал уеннары уздыру каралган. Көрәшчеләр 9 үлчәү авырлыгында бил алышачак.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180615/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру