Казанда Евразия җирле хакимиятләр конгрессы уза. Чара барышында шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингының нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. 31 июль һәм 1 август көннәрендә Казанда Евразия җирле хакимиятлә...
Казанда Евразия җирле хакимиятләр конгрессы уза. Чара барышында шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингының нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. 31 июль һәм 1 август көннәрендә Казанда Евразия җирле хакимиятләр конгрессы уза.Әлеге мөһим чараны Казан мэриясе белән берлектә, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Евразия төбәкара бүлекчәсе оештыра.
Казанда Евразия җирле хакимиятләр конгрессына Евразия төбәгенең җирле һәм төбәк лидерлары җыелыр дип көтелә. Ә бу исә Россиянең һәм якын чит илләрнең (Казахстан, Кыргызстан, Украина, Молдавия, Монголия, Таҗикстан һ.б.) 100дән артык шәһәре җитәкчеләре дигән сүз. Конгресс эшчәнлегенең төп темасы итеп “Глобаль үсеш өчен җирле карарлар: Евразия интеграциясенә таба” дигән проблема алынган.
Чара барышында шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингының нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. Узган ел әлеге оешманың Казахстандагы Актау дигән шәһәрендә үткән җыенында шундый рейтинг булдыру турында карар кабул ителгән иде.
Текст http://idel-tat.ru/ сайтыннан.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала