Журнал «Безнең мирас»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән сүз – раст сүз

(дәвамы)
Кибетләрне һәм йортларны сатып, Сәмәркандка сәфәр кылдылар. Сәмәркандка килеп, бер йортка фатирга керделәр, иртәгесен карасалар: Габдулла бай юлда ук бар акчаларны төшереп калдырган. Нан [икмәк] алырга да акчалары булмады, ул көн янә ач калдылар, икенче көн янә ач, өченче көн янә ач калдылар, чөнки саиллек [теләнчелек, хәерчелек] кылырга да җөрьәтләре юк иде.Бичара Әмин бай скрипка уйнар иде, баглар юк, язу язар иде, хаинлек белмәй, шатранҗ уйнар иде, падишаһзадә кеби гакылы күп адәмнәр юк.
Хәйран булып өч көн ач үткәрделәр, дүртенче көн иртә берлән Әмин бай атасы берлән анасына әйтте:
– Бүген кол базарында, бәне кол дип сатыңыз, ләкин мең алтыннан ким бирмәңез, мин үзем колнамәсен язып кулыңызга бирим, насыйп булса, дөньяда кавышырмыз, әгәр насыйп булмаса, иншаллаһ, кыямәттә кавышырмыз. Сез болай ачлыктан үлмәссез, ачлыктан үлмәк яман эш, – диде.
Ахыр атасы берлә анасы еглагач, күнеп, колнамәсен язып бирде дә, Габдулла бай берлә хатыны Әмин байны кол базарына алып барып коллар катына куйдылар. Шулвакытта Карахтай тарафыннан, Һиндустанның Калькут шәһәреннән бик зур бер бай кәрваны берлән кайтып киләдер икән. Үзенең янында хезмәт кыла торган яшь колы юк икән. Шул бай кол базарына бер арзан кол алыйм, дип килде һәм күзе Әмин байга төште. Бик мәхәббәтле күренде дә, Габдулла байдан сорады:
– Бу ни исемле кол? Бәһасе ничә? Ни һөнәр беләдер? – диде.
Габдулла бай әйтте:
– Исеме – Әмин бай, һөнәре – бик хезмәткәр һәм бик гадел, тугры. Сатмас идек, фәкыйрьлегемез бар, шул сәбәптән сатамыз. Бәһасе – мең алтын, ким бирмәймез, – диде.
Бай бик сәүдәләнде, киметмәде, ахырында мең алтын бирде һәм Әмин байны бер ишәккә менгереп, кәрван берлән киттеләр. Әмин бай шул юлда байга һәм байның барча хезмәткәрләренә шулкадәр хезмәт итеп бара ки, хәйран калдылар хезмәт итүенә. Беренче көн сәфәр кылгач, юлда барганда кәрван адашып, бөтен кәрван сусыз калды. Хәтта дөяләр үлү дәрәҗәсенә ирештеләр. Һәр адәм «аһ» итеп су эзләп йөргәндә, бер ташланган тирән кәкре-бөкре кодок [кое] таптылар. Байга әйттеләр:
– Бер кодок таптык, ләкин һәркаюларымыз сусыздан үлсәк тә, ул кодокка төшәргә разый түгелләрмез. Адәм төшми суны алыр хәл юк, куркамыз – җенләнгәндер, – диделәр.
Бай әйтте:
– Әмин бай, син ни әйтерсең? – диде.
Әмин бай әйтте:
– Тәвәккәл Аллаһка, без хезмәт кыламыз, – диде. Шунда ук чиләк китереп, бау бәйләп, Әмин бай чиләккә утырып, бауга тотынып кодокка төшеп китте дә, чиләккә су тутырып меңгезеп җибәрде. Тартып алдылар, суны эчтеләр, янә чиләкне төшереп, дөяләрне сугарып һәм су савытларын тутырдылар.
Ярты көннән соң кәрван китмәк булды һәм бай үзе кодокка агызны куеп кычкырды:
– Әй, Әмин бай, имде суның хаҗәте юк, үзең чык, – диде.
Әмин бай күрде: кодокта ике ишек бар, берсен ачты, күрде: бер хәҗәрә [таш] эче тулы һәртөрле асылташ. Шул ташлардан бер чиләк тутырып байга бирде. Бай чиләкне тартып чыгарса, күрде: шулкадәр кыйммәтле асылташ, бер чиләге байның бөтен кәрвандагы малыннан да суммалырак. Янә чиләкне төшерде, янә тутырып бирде. Барлыгы Әмин хуҗага егерме чиләк тутырып бирде дә, кычкырды:
– Әй хуҗа, тәмам, бетте!
Бай әйтте:
– Чык! – диде.
Әмин бай чиләккә утырды. Бай чиләкне тартканда шайтан байга вәсвәсә кылды:
– Бу Әмин бай колның сыналганы юк, ихтимал, шәһәргә кайткач, мин бу кадәр мал табып бирдем, дип падишаһка гарыз кылыр, хәзер чиләк җебенә пычак тигерсәң, эше бетәр, һушсыз булыр, – диде.
Бай, Әмин чыгып җиткәндә генә, бауны кисеп җибәрде. Әмин бай кодок төбенә төшеп китте. Бай кәрванның беренче дөясенә асылташларны төяп юлга китте. Бу эшне хезмәткәрләре ничек икәнне белмәде. Әмин бай, һушы килгәч, бау киселгән җирне карады: өзелгән микән яисә киселгән микән, дип. Киселгәнен күрде һәм хәйран калды: яхшылыкка – яманлык дип, мәзкүр кодоктагы ишекнең икенчесен ачты. Анда бер көрсигә [тәхеткә] утырган гыйфритне күрде. Аның сакалы тезеннән, башы тубал кебек, корсагы сыер корсагы, колагы ат колагы кеби, күзен йомган, ә кулында скрипка. Әмин бай скрипканы күргәч, күпме вакыттан бирле уйнаганым юк, эче һәм бик пошканга, сорады:
– И гыйфрит, мөмкин булса, әмер итсәңез, скрипкаңыз берлән бераз уйнар идем, – диде.
Гыйфрит ишарә кылды, Әмин бай скрипканы алып әллә ничә төрле көй уйнады. Берничә сәгатьтән соң гыйфрит күзен ачып, Әмин байны күрде дә, аның күзләреннән үпте һәм әйтте:
– И Әмин бай! Әгәр син килеп скрипка уйнамасаң, мин үләдер идем, чөнки минем дөньяда Каһкаһа намында [исемле] бер мәхбүб [яраткан] углым бар иде, ул углым хәзрәти Сөләйманга гөнаһ кылып йөрде. Шуның өчен хәзрәти Сөләйман аны үлтергән иде. Шул углым исемә төшеп, эчемдә кату чыкты, син килеп, скрипка уйнап, катуларым таралмаса, мин ярты сәгатьтән тәмам җан бирәдер идем, чөнки җаһилләрнең [наданнарның] хафа катуы уен берлән тараладыр. Инде минем үлми калуыма багыйс [сәбәпче] булдың. Мин синең ни теләгең булса, шуны кыламын, – диде.
Әмин бай әйтте:
– Мине кодоктан чыгарып, баем артыннан җиткез, мин аңар бу кодоктагы асылташларны бирдем, ул мине кодокта калдырып китте, инде мин янә ул байга барып, янә яхшылык кылаем, – диде.
Гыйфрит әйтте:
– Әгәр теләсәң, байны үлтереп бар малы берлән сине Сәмәркандка илтеп куям, – диде.
Әмин бай әйтте:
– Мөрәүвәт [кешелекле] түгел син, мине чыгарып, баема кавыштыр, мин разыймын, – диде.
Гыйфрит хуп дип, Әмин байны кодоктан чыгарды. Әмин бай күрде – ишәге йөри. Әмин бай ишәгенә менде, аннары гыйфрит ишәге берлән бергә күтәреп, кәрван артыннан җиткезде. Берзаман бай артына караса, Әмин бай ишәге берлән киләдер, бай «аһ» итеп хафа булды, ләкин ничә көннәр юлда килсәләр дә, Әмин бай, байга: «Бәне ни өчен кодокта калдырдыңыз? – яисә, – «Бу кадәр асылташлар чыгарып бирдем», – дип һич әйтмәде, бары әүвәлгечә хезмәт кылды. Әмма бай бик шикләнәдер иде. Байның гадәте һәр сәнә шулай иде: берничә көнлек юл калгач, бер колны атка менгереп, хат биреп җәмәгатенә җибәрә. Исән-сау кайтулары турында хат язды да, мөһерләп, Әмин байның кулына бирде. Ишәктән төшереп яхшы атка менгерде дә әйтте:
– И Әмин бай, фәлән йолдызга карап тугры бар, бер көннән Калькут шәһәренә җитәрсең, Сәфир дигән бай дип сорасаң, өйне күрсәтерләр, шул өйгә баргач бу хатны җәмәгатемә тапшырырсың, сиңа сөенеч өчен ун алтын бирер», – диде.
Әмин бай бик шатланып хатны алып, юлга китте. Калькут күренгәч, Әмин байның хәтеренә төште: тукта, бән мең алтын биреп скрипка бәласеннән котылып, кодоктан чыктым һәм мең алтын биреп язу үгрәндем, ни өчен мин бу хатны укымай барам, дип хатны ачты. Хатта язган: «Гыйззәтле хәләл җефетем Бибикәй! Бик сагынып сәлам! Сөекле кәмаләткә ирешкән Зөләйхаи Саниягә дә күп сәлам үземездән. Сорасаңыз, бары тәндә җаным гына борчу, чөнки бу хат җибәргән Әмин бай атлы колым сәбәпле, бу ел күп зарар күрдем. Имди казыйдан үтенәмен: булса – төн, көн булса – көндез, без кайтканчы башын киссәләр икән, үзем юлда үтертсәм, казый хөкеменнән башка үтертеп гасый [гөнаһлы] булырмын, дип казый хәзрәтләренә ирсал әйләдем [язып җибәрдем]», – дип кул куеп, мөһер баскан. Әмин бай укыгач, хәйран калды һәм хатны кесәсенә салды. Шәһәргә килгәч, бер дөкянгә кереп, кәгазь алып, кара сорап хат язды да, янә Гайни бай кулы кеби итеп мөһер салды. Сәфир бай йорты кайда, дип сорап, йортны табып, бай хатынына хатны бирде. Бай хатыны хатны укыды да, куанып көлде. Кызы әйтте:
– И әни, кычкырып укы әле хатны», – диде.
Бай хатыны кычкырып укый башлады, хатта: «Гыйззәтле, сөекле җәмәгатем Бибикәй! Бик сагынып сәлам һәм сөекле кызым Зөләйхаи Саниягә күп сәлам. Үземездән сорасаңыз, әлхәмделиллаһ, бик шат кайтып киләмез. Бу сәнә күргән файдам: бер падишаһлардан да болай булмас. Бу файданың сәбәбе – ошбу хат биргән колым Әмин бай аркылы булды. Инде бән вәкил кылдым күршемез Баязидны ата булып утырырга, төн булса – төн, көндез булса – көндез, бу Әмин байга кызым Зөләйханы никах кылып бирегез. Мин кайтканда кызым кияү куенында булсын, туйны бән кайткач кылырмыз», – дип язган һәм мөһер басып, кул куйган.
Хатын Баязид берлән мәхәллә имамын алдырып, никах кылып, кыз куенына Әмин байны ябып, кич булгач боларны вәзир хәмамына [мунчасына] җибәрде. Төн уртасында кыз берлән кияү ике атка менеп мунчадан чыккач, кайтканда Әмин бай күрде: әллә ничә катлы биек бер йортның әллә ничә тәрәзәсендә кандильләргә ут яндырганнар. Кыздан сорады:
– Бу нинди кеше йорты? Һәркем яткан, бер йортта ут юк, бу йортта гына ут бар, – диде.
Кыз әйтте:
– И сөекле киявем! Ул безнең падишаһымызның дворецы. Падишаһымызның бары бер генә кызы бар, бик матур, башка баласы юк, ләкин падишаһымыз үзе шатранҗ уйный, уенга бик остадыр. Падишаһымыз әйткән: кызымны, падишаһлыгымны бирәмен бәне шатранҗ уены берлән откан кешегә дип, әмма падишаһ оста, отылган кешенең башын кисәдер.
Егет әйтте:
– И хәлял җефетем, иртәгә каенатайлар кайталар, мал бушатасы булыр, эш күп булыр, шәһәрне күрә алмам, сине өйгә кайтарыйм да, үзем тиз генә урамнарны тамаша кылаем, – диде.
Кыз:
– Яхшы, – дип, өйгә кереп китте.
Әмин бай тугры дворецка барып, падишаһка хәбәр бирдерде. Падишаһ әмер итте:
– Керсен! – дип.
Әмин бай падишаһ янына кереп, күрешеп утыргач, падишаһ сүзгә башлап:
– И исемең ничек, каю җирлектән буласыз? – диде.
Әмин бай әйтте:
– Җирем – ерак, исемем Әмин бай. Бән ишеттем сез, падишаһ хәзрәтләре, шатранҗ уйнарга һәвәс имеш, һәм бик оста имеш, дип. Шул сәбәптән, таң атканны көтмәстән, хозурыңызга килдем, чөнки мин дә шатранҗ уенына бик оста булып, бик һәвәс. Мин курыктым, таң атканны көтсәм, ихтимал, әҗәл җитеп үләмен дә, сезнең берлән уйный алмай калырмыз, – диде.
Падишаһ, Әмин байдан бу илә сүзләр ишеткәч, бик шат булып әйтте:
– И Әмин бай, шатранҗны өч мәртәбә калдырудан уйнармыз, әгәр бән өч мәртәбә калдырсам, синең башыңны кистерәм, чөнки бәнем гаһедем [килешүем] шулай. Әгәр дә син калдырсаң, бән сиңа кызымны биреп, падишаһ кылырмын. Шул шартка разый булсаң, уйнармыз, – дип әйтсә дә, – и егет, башың китәр, юкка уйнама, – диде.
Әмин бай әйтте:
– Бән уйнамастан тәкать тотар хәлем юк, – диде.
Шарт кәгазен язып, Әмин бай һәм падишаһ кул куеп, шатранҗ уйнарга тотындылар. Бер уенда Әмин байны калдырды. Падишаһ әйтте:
– И Әмин бай, ашыкма, башың китте, шакмакларны акрын тез, – диде.
Әмин бай көлеп, шакмак тезеп, янә уйнадылар ике мәртәбә, икесендә дә Әмин бай отты. Падишаһ әйтте:
– Шарт буенча сез оттыңыз, алай булса да, янә өч мәртәбә уйнаек, – диде.
Янә өч мәртәбә уйнадылар, һәнүз [һаман] Әмин бай отты. Падишаһ мөсәлләм [риза, канәгать] булдым, дип, вәзирләргә әйтте:
– Хәзер никах кылып, кияү кыз куенына керсен һәм, барабаннар кагып, шәһәр халкын уятыңыз, туй булсын – берсе никах туе, икенчесе яңа падишаһ – бәнем киявем, аңар бәйгать бирсеннәр*», – диде, үзенең башыннан таҗны салып Әмин байга китерде.
Никахтан соң, Әмин, падишаһ булып, кыз куенына кереп китте. Бу тарафта бөтен шәһәр халкы йокыларыннан торып, урамнарга утлар яндырып, шау уйнап-көлеп, ике туй булды дип, таңгача йөрделәр. Иртә булып, кояш күтәрелгәч, Әмин падишаһ вәзирләре берлән тәхетгяһенә [башкала, патша тора торган шәһәр] чыгып әйтте:
– Хәтаи тарафыннан [чит илдән] кәрван кайтып киләдер, Сәфир байның шул кәрваннан, бар малыннан зәкят алынсын!– диде.
Зәкятчеләр чыгып, кәрванны туктатып тәфтиш кылып [тикшереп], зәкят ала башладылар. Сәфир бай бик тиз ат берлән чабып өенә кайтты, хатыны берлән күреште:
– Нәхәл хатын, ни бар? – диде.
Хатыны:
– Әлхәмдулиллаһ, бездә бик зур шатлык: кызымыз кияүне ярата, киявемез кызымызны яратадыр, – диде.
Сәфир бай:
– Сез кем әмере берлән кызымызны бирдеңез? – диде.
Хатыны әйтте:
– Ни өчен ачуланасың, үзең хат яздың: хат биргән Әмин байга кызымызны мин кайтканчы никах кылып бир, дип, менәдер хатыңыз, – дип, байның хатыны хатны китереп бирде.
Бай хатны укыды, хәйран калды: үзенең язуы һәм үзенең мөһере. Шулвакыт вәзир килеп әйтә:
– Яңа падишаһ сине күрергә тели! – диде.
Китте бай падишаһ янына. Баргач, күрде: яңа падишаһ – үзенең колы һәм кияве Әмин бай. Бай күргәч гакылы башыннан чыгып биһуш [һушсыз] булды.
Падишаһ мөфтиләрдән сорады:
– Бер адәм ата-ана ризалыгы өчен кол булып сатылып, баена ничә миллионлык файда китерсә, ул бай шул колны үтерергә хат язып бирсә, ул байга ни җәза тиеш? – дип һәм байның хатын чыгарып бирде.
Мөфтиләр хатны укып әйттеләр:
– Байны кател [үтерергә] тиеш! – диделәр.
Бай, кияве Әмин бай падишаһтан:
– Падишаһлардан мәгъфирәт, гафу кылсагыз, – дип үтенде.
Әмин падишаһ гафу кылып, бай кызын дворецка алып һәм атасы берлән анасын алдырып, күп еллар гомер сөрде.
И укучылар, яшь егетләр, яшь вакытыңызны бушка үткәр­мәңез, ничек булса да һөнәр өйрәнегез. Һич булмаса, лом берлән кодок казыңыз, суы чыксын. Эш коралында түгел, булуында: кодоктан су чыкса: «Лом берлән казыган суны эчмәймез», – димәсләр һәм: «Ни берлән казыдың?» – дип тә сорамаслар. Суы яхшы булсын, әйтерләр: «Суы яхшы!» – дип.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
* Бәйгать бирү – берәүнең хакимиятен тану һәм аңа буйсыну өчен сүз бирү.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз дигән сүз – раст сүз. Хикәят / Мөхәммәдҗан вә борадәре Шәрифҗан әл-Кәримиләрнең хәраҗаты илән. – Казан: Домбровский табгыханәсе, 1896. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз дигән сүз – раст сүз. Хикәят / Мөхәммәдҗан вә борадәре Шәрифҗан әл-Кәримиләрнең хәраҗаты илән. – Казан: Домбровский табгыханәсе, 1896.

Теги: Рәйсә Шәрәфиева әзерләде

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру