Музейларыбыз Уку өчен 1 минут

ТАССР мирасы (ТР Милли музее фондларыннан)

ТАССР  мирасы (ТР Милли музее фондларыннан)

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлар Советы Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында Декрет кабул итә. Музейда бу чорга караган иң аб...

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлар Советы Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында Декрет кабул итә. Музейда бу чорга караган иң абруйлы экспонатларның берсе шул ук елның 25 июнендә оешкан республикабызның беренче байрагы. Ул кызыл бәрхет тасмадан ясалган һәм аскы өлеше алтын чуклар белән каймаланган. Байракта РСФСР гербы һәм алтын җеп белән татар телендә гарәп хәрефләре ярдәмендә «Бөтендөньяның эшчеләре берләшегез. Татарстан Социаль Советлар Җөмһүрияте. Төзелүе 1920 нче елда», – дигән язу чигелгән.
Шулай ук 1920 елда ясалган ТАССР картасы да зур кызыксыну уята. Яңа республиканың чикләрен ачыклау һәм билгеләү 1924 елга кадәр сузыла. Халык күреп белсен өчен әлеге карталар Казан шәһәре урамнарында эленгән.
1937 елның 25 июнендә Советларның XI съезды Республика Конституциясен раслый һәм җөмһүрият атамасы «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы» (ТАССР) дип үзгәртелә.


ТАССР игълан ителү уңаеннан банкет


konstitciya


Митинг Митинг
ТАССР игълан ителгән көнне бәйрәм итү ТАССР игълан ителгән көнне бәйрәм итү
ТАССР игълан ителгән көндә бәйрәм парады ТАССР игълан ителгән көндә бәйрәм парады
Юнысов мәйданындагы ТАССР картасы янында
Юнысов мәйданындагы ТАССР картасы янында
Герб

dsc_0322


Гүзәлия Җәләлева әзерләде.


Фоторәсемнәр ТР Милли музей архивларыннан алынды.

#Гүзәлия Җәләлева #Яңалыклар #Тарихи мирас #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи