Журнал «Безнең мирас»

Милли музей хәзинәләре

ТР Милли музеенда сакланучы ошбу бик тә үзенчәлекле экспонат – Казан ханы Мөхәммәдәминнең сарай остасы Насыйр тарафыннан эшләнгән кувшин-чүлмәк. XV йөз ахырына-XVI йөз башына нисбәтле бакыр чүлмәк бик тә уникаль. Сарай шагыйре үзен «Насыйр – Әмин ханның фәкыйрь бакырчы остасы» дип таныштыра.
«Йөзеңне күрдем инде күзләрем белән,
Яннарыңда һич тә көтмәгәндә булачакмын,
Аның йөзен күрергә теләүче һәркемне
Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән.
Синең яхшылыгыңнан гасырлар буе сөенермен».

«Барлык кешеләрнең көчлесенә багышлап чокып яздым. Аның үзенә тартучан шат, ачык йөзе – азык, минем өчен (икмәктер)».
«И, Раббем! Синең (бөек) йортыңда, ягъни хан сараенда (яшәүче) тулы хокуклы гаскәр башлыгы, бәхетле Күбик иргә – оста Насыйрдан».
«Сугышлардан арыгач, син савы­т­ның авызын ачып, иренеңне тидереп, бөтен сусавыңны бас! Күбик ирне чын йөрәктән яратучы, аңа сәләмә, йон киемле дәрвиш (суфи) кебек чылбыр белән бәйләнгәндәй, (аны) көчле яратып, теләгенә (азатлыкка, тигезлеккә) ирешүче (омтылучы кеше) – мин эшләдем», – дигән шигъри юллар гарәп язуы белән гравёрланган.
Текстлар галим-археограф Әнвәр Хәй­­ри укыган вариантта тәкъдим ите­лә.
Руфия Мөхетдинова әзерләде.
101034 (2)

Теги: Руфия Мөхетдинова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру