Журнал «Безнең мирас»

Кытайда татар мәктәпләре

(XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы)
Кытайда яши башлагач, татарлар, иң беренче чиратта, милли мәгариф мәсьәләләрен көн тәртибенә куялар. Мәктәпләр ачалар, татар мәгарифен үстерү белән бергә, җирле халыклар (уйгыр, дүнгән, казакъ) мәгарифен үстерүгә дә зур өлеш кертәләр.
XIX гасыр урталарыннан алып, татарлар Кы­тай­ның Элә районына килеп урнаша. Алар башта Голҗа шәһәренең Ташләпкә (таш лавка), Кисек муен мәхәлләсе, Монгол Көрә, Күнәс, Нылка кебек авылларында тупланып яши. Ташләпкә мәхәлләсендә, зур татар мәчете һәм ике бүлмәле мәдрәсә төзеп, татар һәм башка милләт балаларына белем бирәләр.
XIX гасырның 80 нче елларыннан алып, Голҗа, Атуш, Турфан, Өремче, Чүгүчәк, Кашкар кебек шәһәрләрдә гомуми белем бирү мәктәпләре ачыла.
1881 елда мәгърифәтче Хаҗи Ситдыйк Габитов, үз акчасына Казан шәһәреннән шул заманның мәшһүр дин эшлеклесе Кәфуласрар дамелланы Голҗага чакырып, татар мәчетенә имам итеп куя. Кәфуласрар дамелла җитәкчелегендәге мәчет мәдрәсәсендә ана теле, әдәбият, математика, славян әлифбасы кебек фәннәр укытыла. Татарларның саны күбәеп китү сәбәпле, мәдрәсә халык ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый башлый һәм, бу мәсьәләне хәл итү өчен, Хаҗи Шәрәфетдин Габитов Бәйтулла мәчете каршына дүрт сыйныфлы мәктәп һәм 10 бүлмәле тулай торак төзетә. Бу яңа мәдрәсәгә «Мәктәби Кәшфия» дип исем бирәләр. Мәдрәсәдә дәресләр кадими ысул белән үткәрелсә дә, тәртипләр башка мәдрәсәләрдән күпкә алга киткән, прогрессив була. Дәреслекләр Казаннан китертелә. Алар төрле типографияләрдә басылган була. Шуңа күрә дә халык телендә бу китаплар, дәреслекләр «Казан басмасы» дип атала.
1894 елда Чапчал Җагыстай авылында Казан университетын тәмамлап килгән мулла Әмин Әбәш дини дәресләр белән бергә дөньяви фәннәрдән дә дәресләр укыта башлый, балаларны төгәл, табигать фәннәре белән дә таныштыра. 1905 елда Искәндәр Хафиз исемле кеше, Голҗа шәһәреннән Гарифулла дигән укытучыны чакырып, үз өендә мәктәп ача һәм балаларны укытырга керешә. 1913 елда Баудынбай Мусабаев, Казаннан килгән татар зыялысы Хәдичә ханымны чакырып, кызлар һөнәр мәктәбен ача. Мәктәптә дин дәресе дә, тегү, чигү, туку дәресләре дә була.
Элә татарлары 1900 елларда яңарыш хәрәкәтендә барлыкка килгән яңача ысулны кабул итә. Казан, Уфа, Оренбург кебек шәһәрләрдән яңача уку-укыту әсбапларын алдырып, укытучылар чакырып, милли мәгарифне үстерә башлыйлар.
1910 еллар ахырында татарлар, сан ягыннан күбәю сәбәпле, Ташләпкә мәхәлләсенә сыймый башлый һәм, бер урында тупланып яшәү теләге белән, татар байлары акчасына буш җир сатып алып, яңа татар мәхәлләсе оештырыла. Аны татар мәхәлләсе дип атыйлар, ләкин җирле уйгырлар бу районны Ногай мәхәлләсе дип йөртә. Халык телендә тагын Нугай город (Новый город) атамасы да була.
1910 елда бер төркем татар зыялылары һәм алдынгы карашлы затлар, заманга лаеклы кызлар мәгарифенең мөһимлеген аңлап һәм чорга ярашып, махсус кызлар мәктәбе ачарга карар кыла. Укытучы мәсьәләсен хәл итү өчен, Казан шәһәреннән мәшһүр педагог Габдулла Буби һәм Хәдичә абыстайны Голҗа шәһәренә чакыралар. Татар җәмәгатьчелеге аларны бик җылы каршы ала һәм татар байлары, мәктәп төзү өчен, акча җыя башлый. Нәтиҗәдә, Ташләпкәдәге зур татар мәчете мәдрәсәсе урынына ике катлы мәктәп ачыла һәм аны «Мәктәби Нур» дип атыйлар. Мәктәптә «Нур» китапханәсе дә эшли. Китапханәдә татар байлары ерак җирләрдән, шул исәптән Казаннан кайтарткан татар китаплары да күп була, татар газета-журналлары да шактый туплана. Мәсәлән, «Таң», «Уклар», «Әл-ислах», «Тәрҗеман», «Әл-гасрел җәдит» басмалары бу китапханәдә җыелып бара. Бу мәктәп башлангыч һәм төп белем бирүне үз эченә алган бердәнбер кызлар мәктәбе була һәм аның даны бөтен Шенҗаңга һәм Урта Азиягә тарала.
1914 елда «Мәктәби Нур»да рәс­ми рәвештә дәресләр алып барыла башлый. Башлангыч сыйныфларда әлиф­ба, математика, дин, әдәбият, табигать белеме, әхлак нигезләре, тән-тәрбия (физкультура), чигү дәресләре үткәрелә. Урта сыйныфларда әдәбият, ботаника, алгебра, геометрия, химия, физика, әхлак, тән-тәрбия, гарәп теле, шигырь һәм дин дәресләре бирелә.
1917 нче елда Сөйдүң өязендә ачылган Чулпан мәктәбендә Хәсән Акчурин мөдир һәм укытучы була. Тарихчы, мәгърифәтче Иминҗан Баудын, Октябрь инкыйлабыннан соң Казанга килеп, мәшһүр татар мәгърифәтчесе Идрис Апанаевтан фарсы, төрек телләрен өйрәнә һәм совет мәгариф системасы белән таныша. 1923 елда, Кытайга кайтканда, остазы Идрис Апанаевны үзе белән алып китә һәм Чапчал өязендә татар мәктәбе ача.
XX гасырның 30 нчы елларында татар зыялыларының бер төркеме, халыктан акча җыеп, яңа мәхәллә мәктәбен зурайтып төзи. 1936 елдан ул «Татар мәктәбе» дип атала һәм анда дәресләр үткәрелә башлый. Мәктәптә ана теле, математика, тән-тәрбия, дин, кытай теле, әдәбият, химия, физика, тарих, география, биология, рәсем дәресләре укытыла һәм бу дәресләр барысы да (кытай теленнән кала) татар телендә үткәрелә. Аның тарихы бик еракларга барып тоташа. 1868 елда Голҗада мәдрәсә ачыла, 1871 елда ул 14 сыйныфлы мәктәпкә әйләнә. Тирә-яктагы балалар килеп укысын өчен тулай торагы да булдырыла. Бу эшләрнең барысына да Казаннан килгән Шәрәфетдин әфәнде җитәкчелек итә. Татарча укыту 1925 елдан кертелсә дә, ул 1936 елда гына рәсмиләштерелә. Голҗадагы татар мәктәбе турында Ләйлә Садри үзенең истәлекләр китабында болай дип яза: «Голҗа татар мәктәбе иң яхшы мәктәп булып санала иде. Уку программасы югары. Укучылар урамда бәйрәм көннәрендә бик тәртипле, бик чиста тезелеп йөргәндә, бөтен кеше аларга сокланып карап кала иде. Элек иске шәһәр уртасында зур мәктәп ике катлы бинада иде, ә яңа калага Галиәхмәт абзый Садри тагы дүрт сыйныфлы мәктәп салдыргач, мәктәпнең бер өлеше шунда күчте. Кечкенә сыйныф балаларының бер өлеше шунда укый башлады. Соңыннан татарлар барысы бергәләп яңа калага зур итеп яңа мәктәп салдылар. 1938 ел ахырында барлык мәктәп шунда күчте...» . Узган гасырның 50 нче еллар ахырында сәяси үзгәрешләр башлангач, бик күп татарлар Советлар Союзына, Австралиягә, Америкага күчеп китә. Укытучылар калмый диярлек. Балалар саны да кими. Ул вакытта бер сыйныфта балалар саны уннан да ким булмаска тиеш була. Шулай итеп, 1959 елның декабрь аенда татар мәктәбен ябарга мәҗбүр булалар. Бүгенге көндә аны музей итеп төзекләндерү эшләре башланган.
Мәктәп укытучылары, нигездә, Казан, Оренбург, Мәскәү, Истанбул, Берлин шәһәрләрендә белем алган зыялылар була. Мәктәптә, дәресләр укыту белән берлектә, укучыларны әдәби иҗат белән дә кызыксындыралар. Төрле әдәби түгәрәкләр эш­ли. Бу түгәрәкләрдә катнашучылар «Башмагым», «Сүнгән йолдызлар», «Таһир-Зөһрә» кебек әсәрләрне сәх­нәләштерәләр, һәр ел Г.Тукайны искә алу кичәләре үткәрелә торган була.
Голҗада «Талия» мәктәбе дип аталган тагын бер уку йорты була. 1940 елдан соң бу мәктәп белән Зәйнәп ханым Габитова җитәкчелек итә. Шундый ук мәктәпләрдән «Хәйрия» мәктәбе, «Айхан ана» мәктәбе, «Намунә» үзбәк мәктәбе, Шәрык мәктәбе, «Ярдәм» мәктәбе кебек уку йортларында татарлар директор вазифасын башкарганнар. Мәктәп коллективларында да татар укытучылары бик күп була.
1936 елда Голҗа шәһәрендә лабораториясе, китапханәсе һәм эшханәләре булган 16 сыйныфлы Элә милләтләр гимназиясе ачыла. Бу гимназия халыкның матди ярдәме нигезендә барлыкка килә. Татар байларыннан Гыйлаҗетдин Закирҗан, Низам бай да икътисади яктан мәктәпкә зур ярдәм күрсәтәләр. Гимназиядә татар укытучылары да күп була. Алар алгебра, физика, химия, анатомия, зоология, математика, тарих, география кебек фәннәрдән дәресләр бирәләр.
1959 елда күп кенә татарларның башка җирләргә күчүе сәбәпле, татар балаларының саны кими һәм татар телендә укыту алып бару мөмкинлеге калмый. 1881 елда ачылган Голҗа татар мәктәбе 1959 елга кадәр булган 78 еллык данлы тарихында татарларның гына түгел, шул төбәктә яшәүче башка милләт халыкларының яңа заман мәгарифе үсешенә зур өлеш кертә.
Хәзер исә татарлар, нигездә, кытай телендә белем алалар, үз телләреннән башка, кытай, казак, уйгыр телләрен беләләр. Татар әдәбиятын кытай теленә тәрҗемә итеп, аларга татар әдәбиятын танытырга омтылалар. Мәсәлән, Г.Хәсәнов Габдулла Тукайның «Китап», «Туган тел» һәм башка бик күп шигырьләрен беренче булып кытайчага тәрҗемә итә.
Хәзерге вакытта Кытайда татар мәктәбе юк, татар телендә газета-журналлар да чыкмый. Кытай татарлары теле диаспора сөйләмендә генә сакланып калган. Телне гаиләдә өйрәнәләр һәм буыннан-буынга саклап яшиләр. Уйгыр, казакълар кебек татарлар кытай телендә белем ала, кытай телендә сөйләшә һәм аралаша. Татарлар уйгыр һәм казакълар белән катнашып яши, шунлыктан алар уйгыр һәм казакъ язуын куллана.
Татар мәдәниятен һәм телен сакларга омтылыш сизелерлек булса да, Кытайдагы татар эмигрантлары, теләсә дә, теләмәсә дә, ассимиляция процессына дучар. Алар даими рәвештә бер (үз, туган, татар) мәдәни һәм тел даирәсеннән башка (чит, бөтенләй ят, кытай) даирәгә күчү халәтендә яшәргә мәҗбүр. Татар телен белүнең дәрәҗәсе (грамматик яктан дөрес сөйләү рәвеше, тел берәмлекләрен сайлау), билгеле бер дәрәҗәдә татар көнкүреше, йолалары һәм әхлакый кыйммәтләрен саклау Кытайдагы татар диаспорасының өлкән буын вәкилләренә хас. Ә мәктәпләрдә, колледжларда һәм университетларда белем алучы яшь буын күбрәк кытай телендә аралаша һәм бик тиз туган телен оныта. Татар телен куллана торган төп урын – көнкүреш – үз этник диаспорасы вәкилләре белән гаиләдә сөйләшү һәм башка рәсми булмаган аралашулар. Татар этник төркеме эчендә, гаиләдә татар телендә аралашалар.
Балалар кытайча сөйләшергә күне­геп китә алмаган әби һәм бабайлары белән генә татарча аралашырга тырыша. Татар теле белән кызыксындыру өчен, болар гына җитми. Ләкин, Кытайдагы татар эмигрантларының балалары шөгыльләнә торган татар шимбә мәктәпләре бу проблеманы хәл итеп бетерә алмый. Әлеге мәктәпләргә яшүсмерләр килеп, ата-аналарының телен өйрәнергә теләк белдерә, һичшиксез, Кытайда яшәүче татарлар өчен татар теле – буыннарның үзара аралашу чарасы.

Теги: Әлфия Йосыпова Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру