Кытайда чәчсез кеше
Пекинга якын гына урнашкан Ван-фан-чак дигән авылда чәчсез ике кешене очраттым. Боларны күреп аптырап калдым, чөнки Кытайда чәчсез кытай күрү мөмкин түгел.
Боларның берсе – Абдуррахман – гаять дәрәҗәдә дингә бирелгән мөселман кешесе, гарәпчә исеменнән башка исемен дә кабул итми. Икенчесе – шуның улы Юныс әфәнде, кытайча исеме Мәрдиян-чин икән.
Бу кешеләр белән танышканнан соң, чәчләрен ник кистергәннәрен сорадым. Юныс болай диде:
– «Руху-л-бәйан»да (Исмаил Хаккы Бурсавиның Коръәне Кәрим аятьләрен аңлатып язган әсәре) язылганны укыдым. Ирләр хатыннар кебек бизәнергә- ясанырга тиеш түгел, дигән.
–Чәчләрегезне кайчан кистердегез? Кытайлар гаеп итмәделәрме?
–Чәч кистергәнгә өч ел булды. «Руху-л-бәйан»да язылганнарны укыгач, мин башта бу хакта атама әйттем. Ул шунда ук чәчен кистерде. Икенче көнне мин дә кистердем. Шуннан соң шәһәребездә кыямәт купты. Безгә бер яктан хөкүмәт кешеләре, икенче яктан голәмәбез ташланды. Аллаһының рәхмәте киң, нәтиҗәдә, бераз тынычландырдык, китаптан ул сүзләрне укып күрсәттек. Ниятебезнең сафлыгы коткарды безне.
Кешеләрнең рухи хәлләре бик гаҗәеп нәрсә. Менә мондый гади генә бер хәл миллионнарча адәм баласына ышану өчен үрнәк була. Шул ук вакытта, һич уйламаганда, шундый ук гади генә кешеләр тарафыннан ул ышану нигезеннән җимерелә дә ала. Гомумән, андый ышануларның нигезендә җаһиллек ята, ул аннары бер зәгыйфь кенә кешенең көчсез генә йодрыгы белән җимерелә дә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА