Журнал «Безнең мирас»

Гаяз Исхакый һәм төрек теле

Гаяз Исхакый – төрки халык­лар­ның бердәмлеге (пантюркизм) идеясенә тугры калган һәм инанган татар язучысы, фикер иясе hәм сәясәтче. Ул, үз милләтенең борчу-мәшәкатьләреннән тыш, башка төрки дәүләтләрнең дә милли мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. Без бу нотыгыбызда аның госманлы төрек телен гадиләштерү-җиңелләштерү хакындагы фикер-карашларын тәкъдим итәбез.


Гаяз Исхакый, 1908 елның ахыры-1909 елның башында, өч-дүрт ай качкын булып Истанбулда яшәгән [1]. Качкын булуга карамастан, тик ятмаган, биредәге шул дәвернең алдынгы төрек зыялылары белән аралашкан, Истанбулның иң мәшһүр журналы «Сыйрат әл-мөстәкыйм»дә («Sırât-ı Müstakîm») Төркиядәге тел мәсьәләсе hәм Русия мөселманнары хакындагы язмаларын бастырган [2]. Мәкаләләренең азагына «Казанлы Гаяз» дип имза куйган.


Язучының «Сыйрат әл-мөстәкыйм» мәҗмугасында басылып чыккан беренче язмалары Төркиядәге тел мәсьәләсе турында. Бу мәкаләнең беренчесе Сөләйман Назифның «Тасвир-и Әфкар» («Tasvir-i Efkâr») газетасында басылып чыккан «Тел мәсьәләсе» («Lisân Meselesi») дигән язмасына [3], икенчесе исә Али Нусрәт бәйнең «Сәрвәт-и фөнүн» («Servet-i Fünûn») мәҗмугасында дөнья күргән мәкаләсенә кайтаваз буларак иҗат ителгән [4]. Беренчесе – «Тел мәсьәләсе» («Lisân Meselesi»), икенчесе исә «Тел мәсьәләсенә карата» («Lisân Meslesine Dair») дигән исемнәр белән дөнья күргән. Гаяз Исхакыйның бу ике язмасы да госманлы төрекчәсен гадиләштерү-җиңелләштерү мәсьәлә­сенә карый hәм бу хосуста ул шул заман өчен гаять мөһим булган берничә фикерне алга сөрә.


Тел, Гаяз Исхакый фикеренчә, бөтен төрки дөньядагы кебек үк, госманлы төрекләренең дә киләчәген билгеләүче хәяти мәсьәлә. Чөнки Төркиядәге hәрбер сәяси, мәдәни hәм иҗтимагый үзгәрешләрнең һәммәсе тел мәсьәләсенә бәйле. Язучы фикеренчә, госманлы төрекләренең язма теле гадиләшеп, бу гади телдә язылган әдәбиятны гади халык укыса гына Төркиянең киләчәге иминлектә булачак. Киресе булган очракта халык борынгы хорафатлар эчендә яшәвен дәвам итә, шуның нәтиҗәсендә Госманлы дәүләтенең шанлы исеме тарих тузанына гына күмелеп калачак. Бу мәсьәләне язучылар тирәнтен уйларга тиеш hәм аларның хәлиткеч чараларны тәкъдим итүләре кирәк.


1. Ferhat  Tamir Мәкалә авторы - Фәрһат Тамир

Госманлылар тел мәсьәләсендә икегә бүленгән: әдәби тел тарафдарлары һәм гади тел тарафдарлары. Һәр тараф бер-берсе белән каршылыкта. «Элегрәк тә, Ауропада протестантлык хәрәкәте барлыкка килгәннән соң, бу ике фикернең каршылыгы хасил булган, нәтиҗәдә телне гадиләштереп, аны гади халыкка да аңлаешлы итеп куллану турындагы фикер хупланып кабул ителгән. Бүген Аурупада бу турыда бәхәс юк. Казан төркиләрендә дә (ягъни татарларда) мондый бәхәс беткән инде, анда да халыкка аңлаешлы гади тел өстенлек алган. Әмма госманлы төрекләре бу хакыйкатьне әлегә кабул итмәгәннәр», – ди язучы. Сөләймән Назиф hәм Али Нусрәт бәйнең макаләләрендәге фикерләрне анализлап, бу язучылар һаман да халыкка аңлашылмый торган әдәби тел тарафдарлары, ди. Алар үз фикерләрен түбәндәгеләр белән дәлилли: а) телебезнең матурлыгы гарәп-фарсыдан алынган сүзләр hәм кушымчалар булуыннандыр, болар бетерелсә, телебезнең матурлыгы hәм нәфислеге калмаячак; б) телебез башка телләрнең кагыйдәләрен (гарәп-фарсы) кулланмаса яши алмас; в) язган вакытта борынгы (төрки) сүзләр кулланылса, халык барыбер без аңлатырга теләгәнне аңлый алмаячак.


Гаяз Исхакый фикеренчә, Сөләйман Назыйф hәм Али Нусрәт бәй үз язмаларын бары тик Истанбулның югары белемле, гарәп hәм фарсы телләренең кагыйдәләрен өйрәнгән, саннары өч-дүрт меңнән артмаган укучылары өчен генә язалар. Бу өч-дүрт мең кеше белгән телне төрек теле буларак кабул итәләр. Әмма бу санның тышында калган, төрекчә укый-яза алган унбиш миллион госманлы төрекләре турында бер дә уйламыйлар. Болай эшләп аларның: «Сезнең телегез дорфадыр, сез аңлаган телдә язабыз икән, безнең, язучы әфәнделәрнең, югары катлам зыялыларының хәтере калыр. Сез шул рәвештә калыгыз, сезгә сәясәт тә, әдәбият та, мәгариф тә кирәк түгел!» – дияселәре киләдер.
Татар әдибе төрек язучыларының әлеге фикерләрен кискен тәнкыйтьли. «Аларның «гадиләштерү булса, телебез дорфалашыр» рәвешендәге карашлары ялгыштыр. Чөнки бер телдәге матурлык, нечкәлек башка телләрдән алынган сүзләр белән генә була алмый. Мондый карашны якларга беркем дә батырчылык итә алмас. Бер телнең матурлыгы ул телдәге сүзләрнең төрле мәгънәләрдә кулланылуы, башка телләрдән сүзләр алмавы, ихтыяҗ буларак алынган сүзләрне дә туган тел кагыйдәсенә буйсындырылуы белән дә булырга мөмкин. Бу кагыйдәләр дөньядагы барык телләр өчен дә бер үк. Госманлы төрекчәсе дә бары тик бу юл белән генә матураер hәм үсәр. Шул сәбәпле Сөләйман Назиф hәм аның фикерендә булган башка язучылар да, бик күп санлы гарәп hәм фарсы алынмалары урынына, hәркем өчен дә җиңел аңлашыла торган төрки сүзләрне кулланырга тиешләр», – ди.


Аңлашылганча, Гаяз Исхакый – га­­­ди тел тарафдары. Аның фике­рен­­чә, бу бер үк вакытта гади халык тарафында булу, дигән сүз дә әле. Татар әдибе hәрбер сәяси hәм иҗ­ти­ма­гый фикернең төрекләргә җиңел аңлашылуын hәм җиткерелүен тели. Чөнки Исхакый яшәгән дәвер – «го­мум­нең фикерләре гасырыдыр» («efkâr-ı umûmiye asrı»dır). Илнең төзек­леге, милләтнең тәрәккыяте, шул милләт кешеләренең бары­сының да фикердә, эштә яңаруы белән генә булачак. Г.Исхакый фикеренчә, үз милләтен яратучы hәрбер төрек язучысы үз әсәрен үз милләте аңлардай гади төрек телендә язарга тиеш. «Уннан дүрте гарәпчә, уннан дүрте фарсыча, уннан бере французча hәм грек телендә һәм бары уннан бере генә төрек телендә булган әдәби тел»не кулланмаска тиешләр. Чөнки төрекләрнең фикерен уятып, аларга дөньяда ни булганлыкны аңлату, барыннан да бигрәк, язучыларның вазифасыдыр.


Дөрес, ул вакытта терминнар өчен госманлы төрекчәсендә сүзләр табылмаганлыктан, гарәп-фарсы сүзләренә ихтыяҗ туа. Ләкин, Исхакый фике­ренчә, бу сүзләр «кунак» кына буларак кабул ителеп, аларга тулы хокук бирелергә тиеш түгел, ягъни алынмалар төрек теленең үз кагыйдәләренә нигезләнеп кулланылсын.


Гаяз Исхакый фикеренчә, халык белән зыялылар арасында тумыштан бернинди дә аерма юк. «Шуңа күрә, «күпме генә ачык hәм борынгы төрки сүзләр кулланылса да, халык аңлатырга теләгәнне аңламас», дигән фикер тулысынча ялгыштыр. Бу рәвешле уйлаучы язучыларны төрек халкы белми, аларның язганнарын аңламый. Моның сәбәбе һич кенә дә төрекләрнең аңсызлыгы түгел, ә әдипләрнең үз әсәрләрен гади халык белмәгән гарәп hәм фарсы сүзләре белән чуарлап, үзгә бер телдә язуындадыр. Төрек халкы аңлаешлы телдә язылган мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне бик җиңел аңлый, бернинди кыенлык юк. Мәсәлән, Мәхмәт Әмин бәйнең шигырьләрен халык гаять җиңел укый, аңлый. Бу җәhәттән, госманлы язучыларының бурычы – халык аңлаган төрек телендә язудыр», – ди язучы.
Әйтеп үтелгән бу фикерләр Гаяз Исхакыйның милләт тормышында телнең әһәмиятен бик яхшы аңлаганлыгын күрсәтә. Язучы бу карашы белән госманлы төрек язма теленең гадиләшүен-җиңелләшүен, ягъни халыкның күпчелеге аңларлык дәрәҗәдә булуын яклый. Тагын шунысы әһәмиятле: Гаяз Исхакый бу тәкъдимен 1911 елда «Яшь каләмнәр» («Genç Kalemler») мәҗмугасында госманлы төрекләренең язма телен гадиләштерүне әдәби бер агым халенә китергән «Яңа тел» («Yeni Lisân») хәрәкәте тарафдарларыннан ике ел алдан әйтә. Шуның өчен дә бөек татар язучысының бу ике мәкаләсен госманлы төрек язма теленең гадиләшүенә тәүге адым hәм ышандыргыч дәлил буларак кабул итәргә кирәк.


_____________________________


Чыганаклар


1. Ali Akış. Anılar: Muhammed Ayaz İshakî – Hayatı hәм Faaliyeti. – Ankara, 1979. – 302s. (Гали Акыш. Мизгелләр: Мөхаммәд Гаяз Исхакый – тормышы һәм эшчәнлеге. – Анкара, 1979. – 302б.)
2. Сыйрат әл-мөстәкыйм. – 1325(һ). – 2 том. – №46, 50, 51, 52; 3 том. – №53, 55, 56.
3. Шунда ук. – 2 том. – №46. – Б.316.
4. Шунда ук. – 2 том. – №50. – Б.360.

Теги: Фәрһат Тамир Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру