Без нинди мираска мохтаҗ?
– Кемгә-кемгә, безнең татар халкы өчен бу журналның чыга башлавы аерата кадерле һәм кирәк. Кыска вакыт эчендә телебезнең графикасын ике тапкыр көчләп алыштыру аркасында, безнең бай мәдәни, фәнни, әдәби мирасыбызны халыктан аердылар. Мирасыннан аерылган халыкның киләчәге шикле. Әдәби мирас ул – халыкның рухы, җаны, дөньяны тану формасы, үткән гасырларның тәҗрибәсе, табышы һәм ачышлары, киңәш һәм уйланулары, уй һәм фикерләре, хыял һәм теләкләре, киләчәк буыннарга васыяте. Рухи мирасыннан аерылган халык – чиксез далада адашкан, кыйбласыз халык ул. Без моның нәрсәгә китергәнен совет чорында күрдек инде.
Академик Әбрар Кәримуллин
«Мирас» дигән журнал менә шул халык хәтерен кире кайтару өчен оештырылган, дип уйлыйм. Әлбәттә, күләме белән 100 биттән генә торган бу журнал әдәби, мәдәни, фәнни, рухи мирасыбыз әсәрләрен укучыга җиткерсен өчен берничә гасыр кирәк булачак. Менә шуннан чыгып, мин бу журнал үзенең эшчәнлеген, иң беренче чиратта, халкыбызның күңеленнән төшеп калуга барып җиткән, яшь һәм урта буын өчен бөтенләй билгеле булмаган әдәби җәүһәрләрдән иң асылларын басудан башларга тиеш, дип саныйм.
Мин журнал битләрендә, беренче чиратта, түбәндәге материалларны күрергә теләр идем:
1. Революциягә кадәр яшәгән һәм иҗат иткән әдип, галим, мәгърифәтчеләр, милли азатлык өчен көрәшүчеләр, күренекле татар педагоглары турында хезмәтләр һәм аларның аерым хезмәтләре. Теге яки бу зыялы турында язганда, аның тормышы һәм иҗатын яктырту белән бергә, барлык әсәрләренең библиографиясен һәм аның турында чыккан әдәбиятны бирүне әһәмиятле, дип саныйм.
2. Аерым чорларда теге яки бу темаларга басылган китапларның исемлеген биреп бару әһәмиятле булачак. Әйтик, XIX йөзнең беренче яртысында нинди «кыйсса» китаплары, нинди «матур әдәбият әсәрләре», нинди «уку китаплары» чыккан. Бу материаллар фәнни обзор белән бирелсә, яхшы булыр иде.
3. Революциягә кадәр чыккан аерым татар газета һәм журналлары, алар- ның юнәлеше, тоткан юлы, авторлары, халык мәдәниятенә керткән өлеше турындагы мәкаләләр.
4. Патша һәм совет цензурасы тегермәне аркылы үтә алмаган һәм шул тегермәннәр аркылы үтү аркасында, «аксак» чыккан әсәрләрнең тулы яңа басмалары.
5. Дөнья күрми калган, өлешчә китапханә һәм аерым кешеләр кулларында саклана торган кулъязма китапларга фәнни күзәтүләр.
6. БДБ һәм чит ил китапханәләрендә сакланучы татар китаплары һәм кулъязма китаплар турында күзәтүләр.
7. Татар археографларының эшчәнлеген чагылдыру, алар турында тематик бүлекләр.
8. Татар халкының язмышы, тарихы, әдәбияты буенча чит ил галимнәре язган хезмәтләргә күзәтүләр.
9. Әдәби, фәнни мирас басма китаптан башка яши алмаган. Шуңа күрә журналда татар китабы наширләре, типографлары, китап белгечләре турындагы хезмәтләргә дә урын бирелергә тиеш.
10. Элек СССР дип аталган илдә татар халкының үткәне, гореф-гадәте, әдәбияты, сәнгате турында кара ягып чыккан хезмәтләргә эзлекле рәвештә анализ, тиешле бәя биреп тору шулай ук гамәлгә кертелергә тиеш.
Кыскасы, күптән көтелгән бу журналны мин халкыбызның милли аңын, тарихи хәтерен, рухи хәзинәләрен торгызучы орган булыр, дип өметләнәм.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА