Без нинди мираска мохтаҗ?
– «Мирас» журналы... Нигә кирәк булды әле бу? Әллә башка журналларда чын сүз әйтергә урын да калмадымы? Әллә аларда буш сүзләр күбәеп киттеме? Йәисә галимнәр эзләнүе безне халык бер дә белмәгән мәгълүматка ия иттеме? Мондый сорауларны күп итеп куеп була һәм аларга уңай йә тискәре җавап та эзләп торасы юк. Сер нәрсәдә соң?
Совет чорында гасырга якын вакыт татар халкы үзенең чын тарихын өйрәнә алмыйча килде. Халык тарихы урынына без Татарстан АССР дигән харитада (картада) карандаш белән уратып алынган, чикләнгән бер җирнең, кечкенә бер территориянең тарихын өйрәнү белән мәшгуль булдык. Анда яшәгән халыклар турында алар большевиклар җитәкчелегендә революция ясадылар, колхозлар төзеделәр һәм коммунизмга таба баралар, дип өйрәтелде.
Академик Мирза Мәхмүтов
Татар халкының бер мең дүрт йөз елга якын тарихы барлыгын да юньләп белмәдек, аның үзенчәлекле рухи дөньясы, аның хыяллары, уй-фикерләре турында бөтенләй диярлек әйтелмәде. Шушы халыкның монгол-татарлар килгәнче үк алты йөз ел үз дәүләтләрендә яшәгән дәвер турында нәрсә белдек соң? Ә бит шул дәүләт Көнчыгыш Европада заманасына күрә иң зур, бай һәм көчле ил булган, күршесендә шулай ук көчле Киев Русе – бердәнбер славян дәүләте белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә яшәгән.
Вакыт үтү белән кешеләр дә, илләр дә үзгәрә. Кайчандыр чиксез көчле һәм мәһабәт Рим дәүләте ярты дөньяны биләп, күрше халыкларны тетрәндереп торган. Аннары яңа мәдәнияткә, христиан диненең яңа юнәлешенә нигез салучы Византия барлыкка килгән һәм русларга да мәҗүсилектән христиан диненә күчәргә ярдәм иткән. Шәркый якта әллә ничә эреле-ваклы дәүләтләр йөзәр еллар яшәп юкка чыкканнар. Рим һәм Византия дәүләтләренең «туе узып, туны тузгач», Византия җирләрендә Төрек империясе мең елдан артык яшәп ала. Хәзерге Италия белән Төркия аларның пыяла ватыклары шикелле ялтыравыклы тарихи калдыклары гына.
Шулай да мондый илләрнең тарихта эзләре бик тирән. Әмма борынгы грекларның фабрикалары, җитештерү ысуллары, җир казып металл җиткерү юллары кайда соң? Алар йә бик нык үзгәрә, йәисә юкка чыга. Ә инде адәм баласының теге яки бу стильдә фикер йөртү ысуллары, дөньяга карашлары, табигать күренешләренә үзенчәлекле бәя бирү методлары, әдәбият һәм сәнгатьнең, рухи дөньяның асылына нигез салу юллары мәңгегә кала. Философ Аристотель, шагыйрь Эсхилларның әсәрләрен һаман да укыйбыз. Халыклар бер-берсеннән өйрәнеп, бер-берсенә ияреп, кыргыйлыктан бердәм көч белән алга, югары мәдәни хыялларга таба бара.
Безнең татар халкының да шулай үсеп барган тарихы бар. Ул да, Рим һәм Византия кебек үк булмаса да, дөнья мәдәниятенә үзенең өлешен керткән. Менә шул тарихны без бик тә аз беләбез. Аны өйрәнер өчен галимнәребез дә әлегә бик аз.
Нигә алар аз, нигә җитәрлек түгел? Бу сорауга ап-ачык бер җавап бар: изелгән халыкларның тарихы язылмый, аларның биләре, ханнары, патшалары турында язарга түгел, сөйләргә дә хаким халык һәм аның җитәкчеләре тарафыннан ирек бирелми. Шуңа күрә дә безнең бабаларыбыз кайсы Киев кнәзе кайсы елда тәхеткә утырган, кайсы рус шәһәре нәрсә җитештергән, кайсы рус патшасы нинди җирләрне үз халкыннан «азат» иткәнне, ягъни яулап алганны беләләр, әмма үзләренең кайдан чыкканлыгы, кайсы бабадан туып кем булганлыгы турында сүз әйтә алмыйлар...
Мирас ул – буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, фикер байлыгы, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең үзара инсафка нигезләнгән мөгамәләсе, гореф-гадәте – бакый, мәңгелек. Мирасның иң кадерлесе – халыкта сакланып килгән азатлык рухы, хөррият хыялы.
Андый мирас аерым шәхестә булмаса да, бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, иҗатында, әдәп-тәртибендә, гореф-гадәтендә, фикерләү сәләтендә, буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләрендә саклана. Азатлыкка, читлектәге кош кебек канат кагып иреккә чыгарга омтылу – татарларга ата-бабадан калган мирас ул. Һәртөрле золымга булган күңел каршылыгы ачы сүзләр булып бүген мәйданнардан күккә күтәрелә... Бай мирасыбызны өйрәнеп, үстереп киләчәк буыннарга түкми-чәчмичә генә тапшырасы иде. «Мирас» журналы нәкъ менә халкыбызның тарихи, рухи байлыгын саклап калу, аны халыкка яңадан кайтару өчен кирәк.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА