Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы Хәйдәр Сафинны «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр. Аңа берәр әдипнең исемен атау җитә, ул әсәрләрен санап китә, берәр өзеген сөйли, шул әсәрнең язылу тарихына кадәр әйтеп бирергә мөмкин. Артистлар белән дә шул ук хәл. Репертуар, ничәнче елда кайда чыгыш ясаган – аның хәтерендә әнә шундый кызыклы фактлар бихисап. Моңа иҗади тынгысызлыгын, туган тел язмышы өчен ихлас борчылуын да өстәргә кирәктер. Без музыкант белән баянчы кадере, яшь алмаш әзерләү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштык.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле баянчы Хәйдәр Хәбиб улы Сафин. 2005 елдан алып хәзерге көнгә кадәр ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе администраторы булып хезмәт куя. /Фотолар – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан.
– Хәйдәр абый, баянчы булып эшли башлавыгызга ничә ел инде?
– Артка борылып карасаң, үткән юл үкенечле түгел. Бик күп шәхесләр белән белән эшләдем, алардан сабак-тәҗрибә тупладым... Бүгенгедәй хәтердә: 1973 елда Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Наил Бариев оештырган атаклы хорда музыкант-аккомпаниатор булып эшли башладым. Бер елдан соң Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Әлфия Авзалова төркеме белән 46 концерт куеп кайттык. Әле укуын тәмамламаган студент егеткә олы мәктәп булды бу. Ә инде 1976 елда филармониягә баянчы булып эшкә кердем.
Алга китеп шунысын да әйтим әле: Татар дәүләт филармониясендә өлкән буын артистлар иҗаттан аерылмады – «Илһамият» клубы турында әйтүем. Мин үзем генә дә сәхнә ветераннары белән Татарстан һәм күрше республикалар буйлап 80нән артык концерт оештырдым. Хәзер артистларның күбесе инде исән дә түгел, әмма алар филармония җитәкчелегенә рәхмәтле булып китте. «Яшьлегебезгә, сәхнәгә кайттык», дип сөенәләр иде. Мин үзем дә филармониягә, аның директоры Кадим Нуруллинга бик рәхмәтле. Әлегәчә эшләп йөрим бит, яратып хезмәт куям.

Хәйдәр Сафин Әлфия Авзалова белән гастрольләрдә чакта. 1978 ел. 70нче еллар азагы – татар җыр сәнгатенең эстрада форматына күчкән, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исемнәре киң яңгыраган вакыт. Музыкант беренче концертларын әлеге легендар җырчылар белән куя.
– Авыл баласы гадәттә гармунда үзлегеннән уйнарга өйрәнә...
– Мин Апас районы Көлкәш авылыннан. Чыннан да, элек, без үскәндә, авыл баласы музыка мәктәпләренең бар икәнен дә белми иде. VIII сыйныфны тәмамлагач, мин Казанның 29 нчы һөнәр училищесына укырга кердем. Шул ук вакытта кичке мәктәптә урта белем алып чыктым. Көндез заводта эшләдем, ә кичләрен үзешчән сәнгатьтә катнаштым – Вәгыйзь Вәлиев оештырган музыка түгәрәгенә йөрдем, чөнки кечкенәдән музыкага, сәнгатькә гашыйк идем.
Мин тугыз балалы гаиләдә үстем, әтием Хәбибулла, әнием Гөлҗиһан – икесе дә укымышлы, әдәбият-сәнгатьне ярата торган кешеләр иде. Берзаман базарда йөргәндә әни әтигә: «Хәбибулла, биш малаебыз бар, берсе булмаса, берсе уйнар, әйдә, ал әле шушы гармунны», – дигән. Берсе генә түгел, бөтен уллары да гармунда уйнады, ә бер сеңелкәшебез абыйларыннан да әйбәтрәк уйнарга өйрәнде.

Гөлзада Сафиуллина (сулда), Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина, Хәйдәр Сафин. Нефть төбәкләрендә гастрольләрдә. 1982 ел.
– Баянчыга кирәкле төп сыйфатлар нидән гыйбарәт?
– Хәтерем бик яхшы. Мин Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамладым. Укыганда әнә шул сәләтем бик ярдәм итте. Сабакташларым музыка мәктәпләрендә белем алган булса да, фольклор материалны бик начар белә иде. Мәшһүр Илһам Шакировның: «Фольклорны белмисең икән, димәк, син сәнгать кешесе түгел», – дип әйткән сүзләре бар. Фольклор – милли-мәдәни байлыкны туплаган тамырларыбыз ул.
Мин радиодан, пластинкалардан яңгыраган милли көйләрне, күренекле җырчыларны тыңлап үстем. Шул көй-аһәңнәр белән илһамланып, аларны кабатлап уйнарга омтылдым. Минем өчен башлангыч музыкаль мәктәп шул булгандыр.
Бер сүз белән әйткәндә, баянчының хәтере яхшы, зиһене үткен, белеме тирән, холкы кызыксынучан булырга тиеш. Бу җәһәттән миңа Рамил Курамшин үрнәк булды, урыны җәннәттә булсын.
– Сезгә алмаш булырдай музыкантлар бармы соң?
– Әйткәнемчә, танылган баянчы Рамил Курамшинга багышлап, әле үзе исән чакта ук, Арча көллиятендә аның исемендәге баянчылар һәм гармунчыларның төбәкара конкурсын игълан иткән идек. Еллар узган саен, анда катнашучылар һәм аларның әзерлек дәрәҗәсе арта барды. Конкурсантлар арасыннан Айбулат Харисовны Курамшинга алмаш дип әйтеп була. Талантлы баянчыларыбыз да шактый. Әйтик, Айнур Моратов һәм башкалар. Әмма аларга безгә караганда күпкә авыррак. Безнең яшьлектә даими эш урыныбыз бар иде, ә бүген күп кенә талантлы музыкантларның тотрыклы эш урыны булмавы борчый. Бу бит аларга үсәргә мөмкинлек юк дигән сүз.
– Сезнең заманда баянчының кадере булган, хәзер юк димәк?
– Хәзер баянчыны фонограмма кысрыклап чыгарды. Элек без гастрольләр белән бармаган авыл калмагандыр. Кайбер клублар кечкенә, халык белән шыгрым тулы, без манма тиргә батканчы уйнап, гармунның агачтан эшләнгән өлешләре кабарып чыга, аны кояшка куеп киптерә идек. Гармунчы бит концерт буе эшли – җырчыга гына түгел, биючегә, фокусчыга, нәфис сүз остасына да уйнарга кирәк иде. Тоташ 7 сәгать уйнаган чаклар булды. Илһам Шакировның Чиләбе өлкәсендә бер көндә рәттән куелган өч концерты иде ул. Сәхнәдән төшкәндә атларлык та хәл калмаган иде. Шулай булса да, әлеге концерт гомернең иң матур мизгеле булып хәтердә калды.
– Баянчы барыбер артист күләгәсендә кала торган һөнәр. Бу хәл күңелегезгә тия торгандыр инде...
– Иң күңелгә тигәне дә шул инде. Рамил Курамшин конкурсын гына алсак та, без ел саен аның колачын җәелдерергә тырышабыз. Әмма күңелдә барыбер ниндидер канәгатьлек хисе юк. Ул бик югары дәрәҗәдә оештырыла, әмма халык әлегәчә аның турында бик белми кебек. Ирексездән Туфан Миңнуллинның «Шушы гүзәллекне аңламаган милләттәшләремне мин кызганам» дигән сүзләре искә төшә...
Чын музыкант дан-дәрәҗә даулап йөрмидер ул, аңа тыйнаклык хас. Мәрхүм Рәшит Мостафинның уйный-уйный ахыр чиктә умыртка баганасына зыян килде, башка бик күпләр дә билсез-аяксыз калды, әмма зарланмады. Баянның уртача авырлыгы 13-14 килограмм, хәзер 18 килограммлы баяннар да бар. Һәм музыкант тамашачы алдында сәхнәдә кимендә 2 сәгать басып уйный. Мин аларның милләтнең кадерле балалары булуларын телим. Әмма...
– Әмма, дисәгез дә, гармун-баяннарның абруе төшмәде бит әле.
– Безнең халык көйләре баян-гармунсыз яши алмый. Халык көйләре ни өчен озын гомерле? Чөнки алар халыкның күңелендә яши, буыннан буынга тапшырылып килә. Безнең буын киткәч бу чылбыр өзелмәсме – иң борчыган сорау хәзергә шушы. Үзешчән сәнгатьнең төп таянычларыннан берсе – баянчы Наил Бариевка хәзер 86 яшь. Алар буыны киткәч, үзешчән сәнгать сүрелмәсме?..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала