Мәдәният Уку өчен 2 минут

Үткәнне белмичә алга барып булмый

Татарстан радиосы архивында тупланган язмаларны төпкәрәк төшеп актарган саен, редакциянең тарихына кызыклы детальләр өстәүче материаллар табыла тора.

Татарстан радиосында планерка. Сулдан: Эльза Гобәйдуллина, Роберт Гатауллин, Минвәгыйз Зәйнетдинов, Зиннур Мансуров. 1990 еллар. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

1957-1988 елларда Татарстан радиосында иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тапшырулар баш редакторы булып эшләгән Роберт Вафа улы Гатауллинның редакция эшчәнлегенә кагылышлы истәлекләре игътибарга лаек. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистлар премиясе лауреаты, радио-телевидение отличнигы, «Почет билгесе» ордены кавалеры. Пенсия яшенә җиткәч, аңа игелекле бер вазифа йөкләнде – «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Ветераннар советы рәисе буларак, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында эшләп ялга чыккан хезмәткәрләрнең хакын хаклап яшәде. Аның истәлекләрендә иңгә-иң торып эшләгән шәхесләр дә, күп еллык хезмәт юлында булган кызыклы хәлләр дә чагылыш таба.

 

 

Татарстан радиосының Ветераннар советы рәисе Роберт Гатауллин.

 

 

Роберт Гатауллин истәлекләреннән

 

...Арабыздан мәңгелеккә киткәннәрнең, кызганыч, гомерләре кыскарак булды. Кышкы буранда, язгы ташуда да басу-кырларда механизатор, терлекчеләрнең 2-3 минутлык сөйләвен магнитофон тасмасына язып алыр өчен республикабыз районнарын аркылыга-буйга иңләгән, авылларның кан тибешен, халкының  хәл-халәтен бик яхшы белгән Карл Фәизовны, белгечлеге белән медик булса да, язмышын журналистикага багышлаган, уен-көлкегә маһир, авторлар белән уртак тел таба белүче якты чырайлы Фәләх Насыйровны, сөйләгәндә бераз тотлыкса да, каләме һәрчак үткен булган, ялкаулыкны белмәүче, аз сөйләсә дә, тапкыр сүзле Николай Столяровны, микрофон алдында әңгәмәдәше белән ихластан сөйләшә белүче Альберт Бондаренко, Рәмзи Максудовларны онытып буламыни?! Техник җиһазларның тәүлек буе төгәл эшләвен тәэмин итүче сабыр холыклы Ольга Бакулевская, киң эрудицияле, татар һәм рус телләрен яхшы белүче диктор Итфал Ихсанов, үзе янына утырган һәр кешене мөлаем карашы, ягымлы сүзе белән җәлеп итүче, машинка хәрефләрен яшен тизлегедәй уйнатып, сүз-җөмлә җыючы һәм ниһаять тапшыру текстын әзерләүче Суфия Гыйззәтуллиналар? Эшкә чын күңел биргән, иҗади мөмкинлекләрен максимум кулланулары белән радиотыңлаучылар мәхәббәтен яулаган Камал Саттарова, Рим Кәримов, Ләбиб Айтуганов. Радионың бу якты маяклары безнең арадан бик иртә китте. Исән булсалар, аларның барысы да бүгенге радио эшчәнлегендәге казанышларга сөенер, кимчелекләр очраса, уфтаныр иде.

 

 

Ветераннар очрашуында. Э.Васильева, Г.Әхмәтҗан, Т.Улескина, Н.Гыйззәтуллин, А.Бикбау, Р.Гатауллин. 2000 еллар. 

 

 

Заман сулышы, чор аһәңе белән яшәде радио хезмәткәрләре. Эфир дулкыннары аша алар Татарстанда 100 миллион тонна нефть чыгарыла башлавы, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 60-70 әр центнер уңыш алучы хуҗалыклар эшчәнлеге, оргсинтез, нефтехим гигантлары, илдә тиңе  булмаган «КамАЗ» төзелеше, алардан да бигрәк халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче кешеләр белән таныштырдылар, хезмәт алдынгылары, әйдәп баручылар турында сөйләп үзләре канатлана, илһам ала, күркәмрәк, игелеклерәк булырга омтыла иде. «Туган җирем Татарстан» радиофестивале, «Идел белән Урал арасында» радиопрограммасы, төрле конкурслар, тематик радиоәңгәмәләр, «Бишьеллык маршрутлары», «Авыл офыклары», «Без КамАЗ төзибез», «Сәламәтлек», «Яшьлек радиодулкынында» һәм башка байтак тапшыруларның аеруча колачлы, үтемле булулары шуның белән аңлатыла, минемчә.


Кайберәүләрнең: «Торгынлык чорында бары да ал да гөл булган икән», – дип уйлавы мөмкин. Һич алай түгел. Радио журналистларының ул чорда югары уку йортларында гомумән әзерләнмәвен, радио карамагында нибары бер автомашина булуын әйтәсе дә юк. «Турыдан-туры элемтә», мәсәлән, без эшләгән чорда хыял гына иде. Чөнки радио тапшыруларындагы һәр сүз, һәр сан, һәр фикер даими рәвештә цензура аша уза. Сүз уңаеннан бер-ике мисал. Фәләх Насыйров үзенең чираттагы тапшыруында бер әби белән әңгәмә алып барган иде. Тасмада язылганнар сүзе-сүзгә кәгазьгә төшерелгән. Бары да әйбәт. Тапшыруның паспортына куллар куелган, дикторларга тапшырылган. Иртән эшкә килү белән телефон шалтырый. Партия өлкә комитетыннан: «Насыйровның кичәге тапшыруы белән килегез әле!» Икәүләшеп киттек. Анда тикмәгә генә чакырмыйлар. Ни булды икән дип шүрләп куйдык. Текстны карыйлар. «Ә менә әбиегез: «Аллаһ теләсә, безнең авылга да газ керер әле», – диде бит. Ничек Аллаһ теләсә? Партия кушмаса, берни булмавын белмисезмени?» Каты шелтә алып кайттык та тасманы кабат тыңлыйбыз. Әйе, обкомда дөрес әйткәннәр, әбиебез нәкъ шулай дигән. Хикмәт шунда, тасманы эшкәрткәндә ул сүзне алып ташлый алмаганнар. Безнең өчен зур сабак булды. «Аллаһ теләсә, Ходай кушса» дигән сүзләр шуннан соң эфирда яңгырамады.

 

Кызу урак өстендә партия өлкә комитеты һәм Министрлар Советы карары белән колхоз-совхозларга ярдәм итү өчен завод-фабрикалардан йөк машиналары җибәрелә иде. Карарның үтәлешен тикшерү, авылларга килгән шоферлар турында сөйләү өчен ГАИ вәкилләре белән берлектә рейд уздырабыз. Чистай юлында Казан ягыннан килүче бер машинаны туктатабыз. Кузов аракы шешәләре салынган әрҗәләр белән шыплап тутырылган. Документлар бар да дөрес. Бөртек ташу урынына шоферны аракы алып кайту өчен Казанга җибәргәннәр. «Ә мин не при чем, – ди шофер, – машина на ходу, миңа ни кушсалар, шуны эшлим. Менә документлар. Хәерле юл». «Ничек инде, – дибез Тәүфыйк Сәгыйтов белән, – ашлык ташу өчен җибәрелгән машина аракы алып кайта?» Бу хакта шактый ачы телле тапшыру икенче көнне иртән эфирда яңгырады. Ә кичен безне өлкә комитетына чакырдылар. Сүз бик кыска булды: язарга башка тема тапмадыгызмыни? Авылларда автотранспорт булмагач, җитәкчеләр нишләсен, аның аракысы да, төзелеш материаллары да кирәк, җаен тапканнар икән, әйбәт эшләгәннәр. Берничә көннән белдек: «Чистай районыннан үпкә белдереп обкомга шалтыратканнар. Янәсе, радио вак-төяк белән шөгыльләнә…

 

Язылган һәм язылмаган бихисап инструкцияләр өстенә югары оешмалардагыларның теге яки бу вакыйгага шәхси мөнәсәбәтләрен дә абайлый белергә кирәк иде. Хәзер генә ул теләсә кем, теләсә кайда теләсә кем белән теләсә нәрсә хакында, теләсә күпме сөйли ала һәм моны демократия үрнәге дип саный. Кызганыч ки, үткәнне хурлау, үткәнгә, хәтта шул чорда эшләүчеләргә дә рәнҗетүле караш модага кереп бара. Ә бит үткәнне белмичә алга барып булмый. Үткәннең игелекле якларын түгел, ә кара тапларын гына күпертү яңа үсешкә ирешү өчен чыганак була аламыни?

 

Татарстан радиосында Роберт Гатауллин белән 2007 елда язып алынган әңгәмәне тыңлый аласыз.

 


 

Шигъриятле радио

 

 

2026 елның 5 мартында шагыйрь, журналист, гомерен Татарстан радиосына багышлаган Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллинның (1951-2020) тууына 75 ел тула.

 

Рөстәм Акъегет

ТУГАН ҖИР

Офыклардан торна тавышы килер,
кояш батып сүнәр суларда...
Болытларны тишеп ай күренер,
гүя чыгар һава суларга...
Тып-тын, салмак кына яфрак явар,
йомшак кына җилләр исәрләр.
Толымнарын сыйпап елмаермын,
ак каеннар башын исәләр.

Моңсу гына күңел бер җыр көйләр,
ә ул җырның булмас сүзләре...
Ашыгасы юк, күңел тулганда бер
телгә килер әле, килер үзләре...
Алар барсы синең хакта булыр.

Синең хакта булыр, туган җир.
Син бит бары туфрак кына түгел,
син бит –
шул ук яңгыр,
шул ук каен,
шул ук искән җил…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи