Мәдәният Уку өчен 1 минут

Туеп булмый яратып...

Казанда «Калеб» яңа буын җыенының чираттагы бер чарасы буларак оештырылган, искитмәле тавышка ия җырчы Алмас Хөсәеновның концерты күңелдә каршылыклы хисләр калдырды.

 

Алмас Хөсәеновның тәүге концерты Казанда Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә узды. /С.Камалетдинов фотосы.

 

 

Бу концертка күпләр ашкынып килгәндер. Ник дигәндә, Алмасның күмәк концертларда җырлаганын тыңлаганда, аның моңлы тавышын тагын ишетергә теләп, күңел ымсынып кала иде. Үзенең концерты исә беренче мәртәбә оештырылды.

 

Башкортстанның Сибай сәнгать көллиятендә укыган, Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә тавышын чарлаган, армиядә хезмәт итеп кайткач Уфа сәнгать институтында белем алган Алмас Хөсәенов, 2017 елда Әлфия Авзалова исемендәге җыр бәйгесендә беренче урынга лаек булгач, күренекле җырчыбыз Винера Ганиева һәм Әлфия апабызның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова чакыруы буенча Казанга килә. Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хорында осталыгын камилләштерә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә җырлый. Бүген исә Казан дәүләт мәдәният институтында Винера Ганиевада укый.

 

Егетнең табигатьтә сирәк очрый торган өч октавадан зуррак диапазонлы тенор тавышына сокланмыйча мөмкин түгел. Яраткан җырчыбыз Фердинанд Сәлахов аңа моннан дистә ел элек үк, мин «Эскадрон» җырын 28 яшемдә генә башкардым, син 18 дә җырлыйсың, диеп канатландырган булган.

 

Алмасның борын чөймәве, сәхнәдә үзен итагатьле тотуы да күңелгә сары май булып ята. Максатчанлыгы да күренә, әйтик, соңгы 2 ел эчендә ул, мөстәкыйль шөгыльләнеп, тавыш мөмкинлекләрен тагын да арттыра төшкән. Егетнең җыр яратуы улына да күчкән. Концертта нәни улы да җыр башкарды.

 

Нигә гасабилана соң күңел? Концерт матур узды лабаса. К.Тинчурин исемендәге театрның оркестры (дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе – композитор Ильяс Камал) һәрвакыттагыча шәп уйнады. Җырчылар Татьяна Ефремова һәм Гөлназ Закирова программаны төрлеләндереп җибәрде. Сценарий авторы Гөлүсә Батталова һәм режиссер Булат Гатауллин концертны җырчының музыкаль монологы рәвешендә иҗат иткән.

 

Бар да бар кебек. Җырчының үз юлы, кыйбласы гына томанлы. «Әлфия Авзалова 17 телдә җыр башкарган, мин әлегә 12 телдә җырлыйм. Республикабызга килгән кунакларны үз телләрендәге җыр белән каршы алсак, күңелле бит», – диде дә, Алмас, сүзләренең хаклыгына ышандырырга теләгәндәй, татарча, русча, үзбәкчә, итальянча, французча һ.б. телләрдә җырлады. Тамашачы исә күбрәк үзебезнең халык җырларын ишетергә теләп килгәндер. Чит-ятлар республикабызга татар җырын, Алмас Хөсәеновны тыңларга килсен дип тырышсак яхшырак түгелме? Чит телләрдәге җырлар гына җитмәгән иде, аннары эстрада җырлары яңгырый башлады. Алмас үзе дә көйләр яза икән, һәм тамашачы бериш җырларын яратып та өлгергән. Ләкин шушындый тавыш белән бүгенге эстрадада бер башкарылуга ук онытыла торган җырларны җырлыйлармыни, егет?! Бу бит алтын кашыктан затлы ризыклар белән сыйланасы урынга бәрәңге ашауга бәрабәр. «Татарның Димашы син», «тавышың ул синең брендың», дип җырчыны үсендерүчеләр дә күп икән. Юк, татарның Димашы түгел, Алмасы ул. Аңа үз кыйбласын табасы гына калды. Алмас Хөсәеновның фикер сөреше дөрес: тавышым бүләк тә, җаваплылык та, нәсел-тамырларымнан тапшырыла килгән әманәт тә, ди. Шуны көн саен истә тотып, кыйбланы дөресләп торырга гына кирәк. Классикамы, эстрадамы, шаккатырумы, әллә хезмәт итүме? Үзебез дә инде! Бүтән берәр илдә шушындый тавышлы җырчы булсын әле! Күптән инде халыкара мәйданда танылып, балда-майда йөзәр иде. Йөзү дигәннән, егетнең тагын бер сүзе хәтергә уелып калды: җыр диңгезендә йөзү суда йөзәргә өйрәнүдән дә авыррак икән, ди әнә... Шәп булды концерты, әмма ашарга барып та яланып кайткан кебегрәк тәэсир калып, Алмасыбыз һәрвакыттагыча җитми калды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 8
  • 0
  • 0
  • 0
  • 2
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи