Мәдәният Уку өчен 2 минут

Татарстанда туган джаз

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында 2016 елдан бирле «Джаз – КроссоверФест – Казан» исемле фестиваль үткәрелеп килә. Быел ул Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Алмаз Монасыйповның иҗатына багышланган концерт белән башланды.

 

«Татарстанда туган джаз» исемле концертта республиканың атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге дәүләт филармония джаз оркестры уйнады. /О.Акимичева фотосы.

 

 

Аһәңсазның былтыр билгеләп үтелгән 100 еллыгы моңа бер сәбәп булса, джаз жанрын яратуы шулай ук фестивальне аның музыкасы белән башларга этәргеч ясаган. «Татарстанда туган джаз» исемле концертта кич буе республикабызның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге дәүләт филармония джаз оркестры уйнады.

 

Композитор Алмаз Монасыйпов симфонияләрне дә, камера-инструменталь әсәрләрне, җырларны, спектакльләр өчен музыкаль әсәрләрне дә бердәй оста иҗат иткән. Дүрт симфониясеннән 1971 елда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет итеп куелган «Үлемсез җыр» һәм «Дастан» исемле дүртенчесе аеруча киң таралган. «Бәйрәм бүген!» симфоник поэмасы, «Идел-йорт», «Салих Сәйдәшевкә музыкаль багышлау»ны музыкантлар шулай ук яратып башкара. Музыка белгечләре Алмаз Монасыйповның иҗатында шәрык аһәңнәре, татар халык җырлары, джаз һәм борынгы бәетләр үрелгәнен билгеләп үтә.

 

 

Композитор, дирижер, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Алмаз Закир улы Монасыйпов (1925-2008).

 

 

Композитор музыкантлар гаиләсендә дөньяга килә (әнисе – пианист, әтисе – скрипкачы). Казаныбызның данлыклы 1 нче музыка мәктәбендә Р.Поляковта виолончель сыйныфында укый. Аның хезмәт биографиясе гаять бай. Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткач, ул виолончель һәм композиция буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Композиция буенча А.Леманда укый. Шул ук мөгаллимдә атаклы джаз музыканты, дирижер Олег Лундстрем да белем ала. Монасыйпов белән Лундстрем нәкъ шул елларда таныша, һәм Алмаз Закир улы джаз белән кызыксынып китә. Билгеле булганча, Олег Лундстрем оркестрының беренче язмасы нәкъ менә Казанда языла. Моның өчен без композитор Александр Ключаревка рәхмәтле. Шул беренче язмалар арасында Алмаз Монасыйповның «Хыяллар» әсәре дә бар.

 

Консерваториядә симфоник оркестр дирижерына ассистентура-стажировка тәмамлаганнан соң, Алмаз Монасыйпов дистә елдан артык М.Җәлил исемендәге театрда дирижер булып эшли, А.Даргомыжскийның «Русалка», Ш.Гуноның «Фауст», Дж.Вердиның «Битва при Леньяно», С.Прокофьевның «Дуэнья», М.Мусоргскийның «Борис Годунов», Д.Шостаковичның «Екатерина Измайлова», Н.Җиһановның «Җәлил», «Түләк һәм Су-Сылу» һ.б. спектакльләрне сәхнәләштерүдә катнаша. Татар дәүләт филармониясендә симфоник оркестр дирижеры булып эшли, бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә композиция классында укыта. Аның шәкертләре арасында Ш.Шәрифуллин, А.Миргородский, Л.Чиркова, Д.Хәсәншин, А.Корепанов аеруча зур уңышка ирешә. 1970 еллар уртасыннан композиторның Мәскәүдә яшәгәнен беләбез.

 

Концертта Алмаз Монасыйповның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган «Тамчылар», Роберт Әхмәтҗанов белән бергәләп иҗат ителгән «Кояшларың белән кил син миңа», Габдулла Тукай шигыренә «Туган авыл» һ.б. җырлары яңгырады. Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова Алмаз Монасыйповның солистлар белән бирелеп эшләвен билгеләп үтте. Мәскәүдә яшәсә дә, яңа җыр иҗат иткән саен, айга ике-өч мәртәбә Казаныбызга кайта иде, диде. Композитор махсус Лидия ханым өчен җырлар иҗат иткән. Шуларның берсен җырчы бу кичәдә тамашачыга ирештерде.

 

Әйтергә кирәк, байтак әсәрләргә аранжировкалар оркестр музыкантлары тарафыннан бу концерт өчен махсус башкарылган. Концертта шулай ук яшь җырчылар Наилә Славина һәм София Фадееваны тыңларга мөмкин иде. Алмаз Монасыйповның музыкасы яшь җырчы, музыкантларны бүген дә илһамландыра икән, бу аның иҗат бөеклеген тагын бер кат раслый.

 

Концертта 140 еллыгы уңаеннан шагыйребез Габдулла Тукайны да, моннан 125 ел элек дөньяга килгән яраткан композиторыбыз Салих Сәйдәшевне дә, 120 ел элек дөньяга аваз салган, татар музыкасы өчен армый-талмый иҗтиһат иткән аһәңсаз Александр Ключаревны да һәм 110 еллыгы уңаеннан джаз патшасы Олег Лундстремны да искә алдылар. Бик тирән эчтәлекле, тыгыз, шул ук вакытта джаз музыкасына хас булганча җиңел рухлы, матур концерт булып күңелгә кереп калды бу кичә.

 

Фестиваль исә 10 апрельдә Олег Лундстрем исемендәге дәүләт камера джаз оркестры концерты белән дәвам итә. Әлеге коллективның 1934 елда Харбинда оешуын, 1947 елда музыкантларның гаиләләре белән Казаныбызга күчеп килүен беләбез. Ни өчен Казанны сайлаганнар, дигән сорауга җавап гади – чөнки шәһәребездә консерватория ачыла. Музыкантлар консерваториядә укып чыга, концертлар белән күп йөри башлый, нәтиҗә буларак 1956 елда коллектив нигезендә Олег Лундстрем җитәкчелегендәге концерт-эстрада оркестры оештырыла. Оркестр берөзлексез джаз уйнаучы иң өлкән коллектив буларак Гиннесс рекордлар китабына кергән. 2005 елда Олег Лундстрем вафатыннан соң коллективка аның исеме бирелә.

 

17 апрельдә фестивальнең тагын бер концертында (16+) Россия һәм Куба музыкантларын берләштергән Хуан Орландис бэнды белән танышырга мөмкин булачак.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи