Мәдәният Уку өчен 4 минут

«Шомбай» биргән сабак, яки Күңел җылысына ни җитә?!

Курчаклар белән сугыш турында спектакль ничек куярга? Тунгусс метеоритының серен беләсезме? Көнбатыш Африкада курчак театры нинди? Яңа технологияләр нык алга киткән, ясалма фәһем ныграк колач җәя барган заманда балаларны сәнгатькә ничек җәлеп итәргә? Бу һәм башка күп кенә сорауга җавапны «Шомбай» Халыкара курчак театрлары фестивалендә табарга мөмкин иде.

 

Мали Республикасы Бамако шәһәреннән килгән Sogolor театры «Бәләкәй Сиу» спектаклен уйнады. /Рамис Нәҗмиев фотолары, «Әкият» театры матбугат хезмәте.

 

 

АЛТЫНЧЫ ТАПКЫР ҖЫЕЛУ

 

Быел «Шомбай» фестивале Казаныбызда алтынчы тапкыр узды. Россия Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгына туры килгән чараның әһәмияте бу юлы тагын да зуррак булды бугай. Фестивальгә Мәскәү, Санкт-Петербургның данлыклы театрлары, Мордовия, Башкортстан Республикаларыннан, Белгород, Благовещенск, Киров, Курсктан, шулай ук Казахстан, Сербия, Көнбатыш Африкадан коллективлар килде, үзебезнең «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры һәм Чаллы дәүләт курчак театры катнашты. Жанр төрлелеген билгеләп үтмичә мөмкин түгел – сәхнәдә әкият, кыйсса, дастаннардан алып классикларыбызның иҗатына нигезләнгән фәлсәфи эчтәлектәге спектакльләргә кадәр карарга мөмкинлек булды. Арада нәни тамашачыларның әти-әниләре өчен махус куелганнары да шактый иде. Быел «Шомбай» фестивале «Россия – АСЕАН» саммитына туры килү сәбәпле булса кирәк, фестивальне урамда зур йөреш белән ачмадылар. Кунакларны театр фойесында Шомбай һәм Шүрәле курчаклары каршы алды. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов курчак театрлары халыкара фестивалендә катнашучыларга сәламләү хаты юллаган. «Фестивальнең Россия халыклары бердәмлеге елында узуы символик мәгънәгә ия. Төрле ил һәм төбәктән театр әһелләрен җыйган «Шомбай-фест» бердәм мәдәни мохит булдыруга саллы өлеш кертер, хезмәттәшлек өчен яңа юллар ачар, һөнәри элемтәләрне ныгытыр дип ышанам. Чит илләрнең курчак театрлары тәкъдим иткән гүзәл әсәрләр белән танышу артист, режиссер һәм рәссамнарның иҗади офыкларын киңәйтәчәк, яңа идеяләр табарга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк», – дигән сүзләр бар иде республика Рәисенең сәламләү мөрәҗәгатендә. Спектакльләргә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм Казанның театр белгечләреннән торган жюри бәя бирде.

 

 

Алматы шәһәре Дәүләт академия курчак театрының «Ортеке» (6+) спектакленнән күренеш.

 

КУРЧАК ТЕАТРЫНДА – СУГЫШ ТЕМАСЫ

 

Курчаклар белән ватанпәрвәрлек, каһарманлык темаларын ничек күтәрергә, дигән сорауга җавап итеп фестивальдә күрсәтелгән берничә спектакльне мисалга китерергә мөмкин. Аның берсе – Чаллы театрында Рәһим Мусаев әсәре нигезендә режиссер Андрей Абрамов куйган «Я родился завтра. Защитник» спектакле. Биредә сәхнәдә бары бер артист уйный. Үзе сөйли дә, үзе үк курчаклар йөртә. Спектакльдә рус-кыпчак бәрелешләреннән алып, шведлар, французлар, немец фашистлары белән сугышларга кадәр искә төшерелә, вакыйгалар бүгенге вазгыятькә китереп ялгана, һәм һәр ир Ватанын, халкын, тарихын яклар өчен туган, дигән фикер үткәрелә. Сәхнәдәге герой командирларын, фронтовик дусларын югалту ачысын йота-йота бер нәрсәгә инана – аның өчен иң мөһиме исән калу һәм җиңү белән әйләнеп кайту. Сәхнәдәге агач корылма әле корабльгә, әле дошман самолетына әйләнә.

 

 

Баня-Лука шәһәре балалар театры «Забытая история» спектаклен (3+) тәкъдим итте.

 

 

Бер сәгать буе сәхнәдә сугыш тактикасы, стратегиясен күренекле артист Егор Митрофанов кора. Актерның осталыгына тел-теш тидерерлек түгел, әмма спектакль үзе ясалма килеп чыккан дигән тәэсир кала.

 

 

Чаллы дәүләт курчак театрының «Я родился завтра. Защитник» спектакленнән (12+) күренеш.

 

 

Шулай ук ватанпәрвәрлек темасын күтәргән тагын бер спектакльне – А.Афанасьев исемендәге Киров курчак театрының «Ястребенок» тамашасын карагач исә бөтенләй бүтән хисләр туа. Чаллы һәм Киров шәһәрләре коллективларының спектакльләре бер караганда берникадәр охшаш та кебек. Икесендә дә, агач корылмадан башка, сәхнәдә берни юк. Ирина һәм Ян Златопольскийлар әсәре буенча режиссер Олег Лабозин куйган «Ястребенок» спектаклендә сүз кәгазьдән ясалган самолет турында бара. Бер бала аны фронттагы әтисенә хатка салып җибәргән, имеш. Снаряд гөрселдәүләре тынган арада әтисе дуслары белән шул самолет турында әкият чыгара. Артистларның уены шундый табигый ки, әйтерсең, чыннан да, блиндажда кулга нәрсә очраса, шуны файдаланып, спектакль куялар. Противогазларның немец овчаркаларына әйләнгәнен, мунчала һәм урам себеркесеннән эткә койрык ясаганнарын күреп, хәйран калмыйча мөмкин түгел. Солдатлар уйлап чыгарган әкияттә кәгазь самолет батырлык кыла – мең михнәт аша үтеп, дошман аэродромының кайда урнашканын хәбәр итә, әмма үзе һәлак була. Сугышта кәгазь самолет та каһарманлыкка сәләтле, һәм бер генә үлем дә юкка булмый, дигән фикер үткәрелә әлеге спектакльдә.

 

 

Башкорт дәүләт курчак театрының быел «Алтын битлек»кә лаек булган «Тьма египетская» спектакленнән (16+) күренеш.

 

 

Дөресен әйткәндә, сугыш турында курчак спектакле каравы күңелгә бер дә рәхәт түгел. Әмма нинди катлаулы тема күтәрсәләр дә, чын сәнгатькә тугры калган коллективлар бар, шул ук вакытта акыл сатуга кереп китеп, сәнгати тоемлауны югалткан театрлар да юк түгел. Фестивальдә Чаллы һәм Киров театрлары үрнәгендә бу аерманы ачык тоярга мөмкин иде. Бу очракта Кировтан килгән коллектив өстенрәк булып чыкты.

 

 

Белгород дәүләт курчак театры «Сказки Поднебесной» спектаклен (6+) күрсәтте.

 

 

Санкт-Петербургның зур курчак театры алып килгән «Тараканище» спектаклен дә алдагы ике тамаша белән янәшә куярга мөмкин. Корней Чуковский аны 1920 еллар башында язган булса да, һич сәбәпсез бөтен дөньяга хуҗа булып, бөтен җәнлекләрнең ушын алган зур таракан турындагы бу әкият, бигрәк тә аның куркыныч мыеклары миллионлаган ватандашыбызның башына җиткән мәхшәрнең башында торган бөек юлбашчыга ишарә булып аңлашыла. Сәхнә зурлыгындагы һава тутырып эшләнгән таракан курчагын күрсәгез сез! Шул ук вакытта бу әкият бүгенге вазгыятьне дә хәтерләтә. Әмма Санкт-Петербург курчак театры бернинди кинаяләрсез чып-чын балалар спектакле иҗат иткән, һәм һәр куркуны да җиңеп була, дигән фикер үткәргән. Курчаклар элек Чуковский китапларын бизәгән рәссамнарның иллюстрацияләре стилендә ясалганнар. Шуның белән өлкән тамашачының күңелендә үткәннәрне сагыну хисен уятты. Әмма Чуковский әсәрен итальян циркы билгеләре белән берләштерү, клоуннарны кертү тулаем спектакльне таркауландырган дигән тәэсир кала.

 

 

ОНЫТЫЛМАСЛЫК «ОРТЕКЕ»

 

Казахстанның Алматы шәһәреннән Дәүләт академия курчак театрының «Ортеке» спектакле онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Бер сәгатькә дә тулмаган спектакльдән казахларның байтак гадәт-йолаларын беләргә мөмкин иде. Ортеке, мәсәлән – казах халкының борынгыдан килгән курчак уйнату сәнгате. Анда домбра һәм агачтан ясалган тау кәҗәсе сыны файдаланыла. Музыкант сынны бармакларына беркетә, һәм читтән караганда, кәҗә домбра көенә бии сыман. Спектакльдә риваятьләр сөйләнә, Чынгызханның ауга баруы турында риваять тә бар арада. Сөйләүчеләр, ягъни артистлар сал-сери дип атала. Бер үк вакытта шагыйрь дә, музыкант та, артист та булган сүз осталарын әнә шулай дип исемләгәннәр. Сал-серилар риваятьләр генә бәян итеп калмады, берочтан казахларның милли музыка уен кораллары белән дә таныштырды. Сәхнәдәге келәмнәр, япмалар аша, бу халыкның гамәли бизәү сәнгатен дә чамаларга мөмкин иде. Казахстанның «Ортеке» куелышы турында сөйләгәндә «сторителлинг» төшенчәсе турында да телгә алу кирәк. Ул теге яки бу тарихны, риваятьне тамашачыны җәлеп итәрлек, кызыктырырлык итеп сөйләүне аңлата. Спектакльдә, мәсәлән, бу алым артистларның һаман саен тамашачыга сораулар белән мөрәҗәгать итүендә, җавапларга карап, уенга яңалык кертүендә чагыла. Шулай итеп бик җанлы тамаша килеп чыга. Ул, уйналган саен, бераз үзгәрергә мөмкин, әмма умырткасы нигездә бер үк кала. Җыр, музыка, мәзәкләр, әйтешләр «Ортеке» спектаклен онытылмаслык итә.

 

 

АЧЫЛМЫЙ КАЛГАН МЕТЕОРИТ СЕРЕ

 

Бу җәһәттән тагын бер кызыклы спектакль карарга туры килде – ул да булса Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәреннән курчак театры алып килгән «Миргачан или тайна тунгусского метеорита». Режиссер Петр Скрябин аны моннан 3 ел элек эвенк әкиятләре буенча сәхнәләштергән. Ә былтыр ул «Россия театр куелышларының алтын фонды»на кертелә. Исегезгә төшерәбез, әлеге фонд РФ Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы уңаеннан булдырылды. Спектакльдә Миргачан исемле малайның явыз көчләр белән көрәше, җитлегүе, шаманга әйләнүе турында бәян ителә. Эвенкларның мәдәнияте белән танышу өчен бу спектакль бер дигән. Тунгусс метеоритының тарихы гына караңгы булып калды...

 

 

КӨНБАТЫШ АФРИКА КУРЧАК ТЕАТРЫ

 

Көнбатыш Африканың Мали Республикасы Бамако шәһәреннән килгән Sogolor театрының «Бәләкәй Сиу» спектакле фестивальдә гаҗәп кызыклы тамашаларның берсе булды дип әйтергә мөмкин. Бик самими әкият күрсәтте кунаклар. Сиу исемле малай әтисенең рөхсәтеннән башка аның баш киемен кигән, имеш. Әтисе исә гади генә кеше түгел, кабиләнең могҗизаи көчкә ия башлыгы. Гөнаһ шомлыгына, башлык югала һәм аны эзләүдә кырмыскадан алып дөягә кадәр төрле җәнлекләр ярдәм итә. Һәр җан иясенең дөнья йөзендә үз урыны бар, дигән фикер аңлашыла. Спектакль казахларның «Ортеке»се кебек үк, җанлы: актерлар үзләре музыка коралларында уйный, бии, җырлый да. Ахырдан залдагы тамашачыны да дәртле көйләренә кушылып биергә сәхнәгә чакырдылар. Сәхнә тамашачылар белән тулды. Олысы-кечесе Африка кунакларына кушылып биеде. Төсләр, авазлар балкышы булып күңелдә озак сакланыр бу тамаша.

 

 

КУРЧАК ТЕАТРЫНА НИ ҖИТМИ?

 

Бүген иң борчыган сорауларның берседер бу. Ник дигәндә, технологияләр алга киткән, ясалма фәһем колач җәйгән заманда баланы гаҗәпләндерүе бик читен. Ә гаҗәпләндерәсе килә. Балачакның төп билгесе дә гаҗәпләнә белү ич. Адәм баласының гаҗәпләнә белү сәләтен югалтуы балалыктан чыгуы була диләр түгелме? Курчак театрына бүген ни җитми? Югарыдан-югары технологияләрме? Әллә бүтән бер нәрсәме? Бу җәһәттән Сербия Республикасының БаняЛука шәһәре балалар театрының «Забытая история» спектаклен телгә аласы килә. Бервакыт әбисе оныгына кош турында бер әкият сөйли. Серле кош әби өендә күкәй салган, имеш. Аны кадерләп саклаган, кошчык борын төртер вакыт җиткәч исә, кош кайтмаска дип очып киткән. Ә көннәрдән бер көнне әби үлеп китә һәм бала аның әкиятләренә юанып яши. Сагынып, ул әбисенең өенә килә. Анда исә табигать хуҗа булган – әкәм-төкәмнәр шуышып йөри, керпеләр кыштырдый, тычкан халкы кайнаша. Алар гүя әбисенең әкиятеннән чыккан. Малайның сагыну хисе көчәя бара. Әбисенең әкиятләрен исенә төшереп ул дөньяның асылын аңларга өйрәнә. Кайтмаска дип очып киткән серле кошның – әби, вакыты җиткәч күкәй кабыгын ватып чыккан кошчыкның бала икәнен аңлый барасың... Сөйләрлек сүзе дә юк кебек, әмма шундый җылы булып күңелдә калган бу әкият! Күңел җылысы белән өретелгән чын нәрсәләргә бернинди дә югары технологияләр җитми!..

 

 

НӘТИҖӘЛӘР

 

Фестивальдә Белгород театрының «Сказки Поднебесной» спектаклендә икенче пландагы роль өчен Павел Роднин бүләкләнде. А.Афанасьев исемендәге Киров курчак театрының «Ястребенок» спектаклендә гаҗәеп образлар иҗат иткән Владимир Хлопов, Павел Никулин, Сергей Трусов, Валерий Арсеньев иң шәп актер эше төрендә бүләккә ия булды. Санкт-Петербург зур курчак театрының «Тараканище» иң шәп актерлар ансамбле буларак бүләк алды. Иң шәп рәссам эше – Сербия Республикасы театрының «Забытая история» спектаклендә. Курск дәүләт курчак театрының «Письма другу» тамашасы фестивальгә керткән яңалыгы өчен билгеләп үтелде. Иң шәп режиссер эше – Башкорт дәүләт курчак театрының «Тьма египетская» спектаклендә. Сүз уңаеннан, фестивалебез барган көннәрдә башкортларның бу спектакле «Алтын битлек» премиясенә лаек булуы турында хәбәр килеп иреште. Фестивальнең иң шәп спектакле – Алматы театрының «Ортеке» куелышы. Моннан тыш, мәдәни күпер сузганы өчен Мали Республикасының Бамако шәһәре курчак театры махсус диплом белән бүләкләнде. Себернең аз санлы җирле халыклары мифларын сәхнәгә күтәргәне өчен Амур өлкәсе курчак театры диплом алды. Чаллыдан Егор Митрофанов «Я родился завтра. Защитник» спектаклендә ышандыру көче һәм ватанпәрвәрлек өчен мактау һәм дипломга лаек булды һ.б.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи