Мәдәният Уку өчен 2 минут

«Рухият» тараткан мәгърифәт рухы

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты 28 ел дәвамында каләм әһелләре әсәрләрен китап итеп чыгарып сөендерә. Күптән түгел «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә 2025 елда «Рухият» программасы нигезендә бастырылган 9 китап җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Әлеге китаплар сатуга чыгарылмый, бу – тулысынча хәйрия акциясе.

 

2025 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән тугыз китапның гомуми тиражы 21 мең данә тәшкил итә. Алар барысы да Татарстан китапханәләре, уку йортлары, музейлар, картлар йортлары, шифаханәләргә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен Бөтендөнья татар конгрессына тапшырылачак. /Фото – t.me/maydan_chally.

 

 

Хәйрия фондына китап чыгару белән бәйле үтенеч хат-мөрәҗәгатьләрне, гадәттә, Татарстанның күренекле әдәбият әһелләреннән торган комиссия сайлап ала. «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин искәрткәнчә, халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган мәдәни платформаларны булдыру аша төрле телләрдә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләргә теләктәшлек күрсәтелә.

 

Китапларның һәркайсы аерым әһәмияткә ия. Әйтик, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре бүген дә җәмгыять өчен актуальлеген югалтмый. «Рухият» нәшриятында бу юлы галимнең «Гаилә – кечкенә бер дәүләттер» («Семья – маленькое государство») исеме белән (16+) «Гыйльме әхлак» сериясенә кергән «Гаилә», «Әһле хыял», «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле бала» дигән хезмәтләре татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән.

 

Соңгы елларда татар драматургиясенең эзләнүдә булуы сер түгел. Театр сәхнәләре яңа сулыш көтә. Бу уңайдан «Рухият» нәшриятында бүгенге тамашачының уй-теләкләрен тоеп иҗат итүче яшь драматург Артур Ибраһимов әсәрләренә игътибар иткәннәр. «Галәмне гизгән татар» (16+) дигән китапка драматургның өч сәхнә әсәре кергән.

 

Алабугада яшәп иҗат итә торган Лира Ибраһимова повесть һәм хикәяләре белән укучы күңелен яулаган язучы. Үзен драматург буларак та сынап карый. Аның «Ике дөнья арасында» (16+) дигән яңа китабында «Дежавю, яисә Ике дөнья арасында», «Тышлык эчендә табышмак» дигән повесть һәм хикәяләре урын алган.

 

Азнакай районының Карамалы авылында яшәп, күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән күренекле шагыйрь Илдус Гыйләҗев хезмәт кешеләрен күтәреп, милләт язмышын кайгыртып, фикерләрен катлаулы чор вәзгыяте белән бәйләп, теләсә кемнең күңеленә үтеп керердәй шигырьләр иҗат итте. «Рухият» нәшриятында аның «Шигырьләрдә калам» (16+) дигән исем белән өр-яңа әсәрләре тупланган китабы нәшер ителгән. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла китапның кереш өлешендә тәкъдим иткән мәкаләсендә: «Күренекле шагыйребез Илдус Гыйләҗевнең вафатына берничә ел кала иҗат иткән шигырьләрендә үзәкләрне өзәрлек лирика да, зиһенне дер селкетерлек публицистика да, көндәлек шәкелендә язып куйган уйлы-гамьле хәбәрләр дә, үзүзенә ирония дә, юмор да, сатира да бар», – дип яза.

 

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты Әлмәт төбәгендә гомер иткән каләм әһелләренең иҗат һәм тормыш юлларына багышланган җыентыклар чыгаруны күркәм гадәт итте. Шундый китапларның чираттагысы Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданы Клара Булатовага багышлана. «Сөю кыйссасы» (16+) дигән җыентык шагыйрьнең замандашлары, аның иҗатын сөючеләр, якыннары, дусларының истәлекләре, иҗади үсеш юлын тасвирлаган мәкаләләр, автобиографик язмалар, Клара ханымның төрле чордагы халәтен, каләмдәшләре белән аралашуларын истәлеккә калдырган фоторәсемнәрне үз эченә алган.

 

Хәйрия фонды быел да балалар өчен китаплар нәшер итүгә игътибар биргән. Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Нәсимә Фазлыеваның «Кояшлы өй» (6+) һәм шагыйрә, тел галиме, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Мөхиярнең «Дуслык кирәк» (6+) дигән кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләре туплап бирелгән китаплары гаҗәеп матур булып, төсле рәсемнәр белән бизәлеп басылып чыккан.

 

Борынгы музыка кораллары белгече һәм аларда оста уйнаучы, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаровның узган ел «Звени, старинная думбра: Напевы тюркских народов Поволжья» һәм «Курай в татарской культуре: статьи и исследования И.С. Мусина» дигән хезмәтләре дөнья күргән иде. Бу китапларга ихтыяҗ шулкадәр зур булган, ул музыка мәктәпләре, көллиятләр, югары уку йортларында белем алучылар арасында бик тиз таралып та беткән. «Рухият» нәшрияты ярдәмендә быел Геннадий Макаровның «Этнические музыкальные инструменты татар» (16+) дигән тагын бер хезмәте чыгарылган.

 

«Татнефть» Хәйрия фондында ветераннарыбызны да онытмаганнар. «Помним, гордимся!: Участники Великой Отечественной войны, ветераны НГДУ «Альметьевнефть» (16+) китабы – алар хакында.

 

«Рухият» нәшриятында басылган затлы китаплар бериш авторларны иҗатка рухландырып җибәрсә, икенчеләре яшьләребезгә белем бирер, өченчеләре мәрхүм әдипләребезнең якты истәлеген киләчәк буыннарга илтер.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи