Әңгәмәдәшем – җырчы, Татарстанның атказанган артисты Люция Мусина. Люция ханым – халык артисты Рөстәм Закировның сөекле хатыны, музыкант-саксофончы Айрат һәм ГИТИС студенткасы, сәләтле яшь җырчы Миләүшәнең әнисе. Татар эстрадасында 30 ел сәхнә тоткан, бай репертуар туплап, үз тамашачысын тапкан зәвыклы артистның тормыш һәм иҗат юлының кайбер сәхифәләрен бергәләп ачтык.
– Люция ханым, иҗатыгызның чишмә башы кайдан? Ничә яшьтә сәхнәгә тәүге мәртәбә аяк бастыгыз?
– Лениногорск районының Туктар Урдалысы авылында күп балалы, дус-тату, тырыш-эшчән гаиләдә туып үстем. Әнием Галия – хисапчы, иминиятләштерү агенты, олыгая төшкәч, шәхси эшмәкәр булды: үз кибетен ачып сату итте. Әтием Минҗаһит, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, туган авылында төпләнеп калган. Мәктәптә укытты, авыл советын җитәкләде, парторг булып эшләде. Пенсиягә чыккач мал-туарны күп итеп асрады.
Люция Мусина.
Әтием гармунда бик оста уйный иде. Мөкәрим бабам да табигатьтән бирелгән матур тембрлы көчле тавышка ия иде. Аның җырлавын сокланып тыңлавыбыз исемдә. Әлегәчә аны авылда сагынып сөйлиләр. Әти-әни таңнан төнгәчә эштә. Безне мәрхәмәтле Гайшә әбиебез тәрбияләп үстерүгә күп көч куйды. Әдәп-әхлак кагыйдәләренә төшендерде. Догалар өйрәтте, күңелләребезне иман нуры, милли моңнар белән сугарды. Аның ихласлылык, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек хисләре тулы тормыш дәресләре гомер юлымда маяк булды. Диндар әбекәебез мине һәм энеләрем Илдар белән Илнурны кеше хакына кермәскә, затсызланмаска, эшсез тормаска, авырлыкларга бирешмәскә, уңышсызлыкларга юлыккан очракта югалып калмаска, гайбәт сөйләмәскә, ярдәмчел, кече күңелле, олы йөрәкле булырга өнди иде. Кечкенәдән кул эшләренә, аш-су әзерләргә, йорт, бакча эшләрен башкарырга өйрәтеп үстерделәр.
Балалар бакчасына йөргәндә үк, тәрбияче апалар, җыр-биюгә сәләтемне сизеп алып, биетте-җырлатты. Мәктәпкә кергәч бәйрәм сәхнәләреннән төшмәдем, җыр бәйгеләрендә катнашып, алдынгы урыннар яулый идем. X сыйныфны тәмамлаган елда ул чакта танылып килүче җырчы Зәйнәп апа Фәрхетдинованы төштә күрдем. Аның җырлавын ярата, чибәрлегенә соклана идем. Төшемдә ул миңа кул изәп: «Әйдә, киттек минем белән!» – дип елмайды. Аның Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыганын белә идем. Мин дә документларны шунда илтеп тапшырдым.

Люция һәм Рөстәм Закировлар уллары Айрат һәм кызлары Миләүшә белән. /Фотолар –Л.Мусинаның шәхси архивыннан.
– Институтта остазларың кем иде?
– Студентлык еллары – кабатланмас яшьлек чоры. Вокал дәресләрен бик шәп педагог – танылган җырчы Люция Хәсәнова алып барды.Ул табигый тавыш мөмкинлекләремне ачты, диапазонын киңәйтте. Татар милли хорын оештырган олпат шәхес – Марат ага Яхъяев, татар милли музыкасы, сәхнә культурасы серләренә төшендерү белән бергә, нечкә эстетик зәвык тәрбияләргә тырышты. Укыганда ук беркадәр репертуар туплап, танылган артистлар куйган концертларда чыгыш ясый башладым.
– Мәхәббәт фронтындагы хәл-әхвәлләр турында серләшик әле. Сөйкемле, чибәр туташ күңелен Рөстәм Закиров ничек яулады?
– «Казан» милли-мәдәни үзәге фойесында татарча «пятачок»лар бик күңелле уза иде. Кызлар белән җыйнаулашып барып, ут чыгарып биеп кайтабыз. II курста укыган чагым. Шунда дискотеканы оештыручы Рәис Шакиров артистлар катнашында матур милли кичәләр уздыра иде. 1994 елның 27 октябре. Әбинең, энемнең туган көнендә язмыш миңа бик зур сюрприз әзерләп куйган дип кем уйлаган? Шул көнне бию кичәсенә үзем генә киттем. Рәис абыйны эзләп кабинетына кердем, анда көләч йөзле, кара чәчле, яшел күзле, сөйкемле бер егет телефоннан сөйләшеп утыра. Таныштык. Ул минем турында сораштырыпмы-сораштыра. Саубуллашып, бию залына чыктым. Килеш-килбәте урам хулиганнарыныкына охшаган берничә егет басып торганын күргәч, йөрәгем жу итте. Берсе мине биюгә чакырмакчы. «Бәйләнмә миңа, егетем бар!» – дип чатнатып җавап бирдем. Ничарадан бичара бер чандыр гәүдәле, җебек кенә егет кәмәшен биюгә үзем чакырдым. Дискотека тәмамлангач, урамга чыгарга шүрләдем. Шул чакта икенче катта басып торган Рөстәмне күреп алгач, суга батучы саламга ябышкандай, батыраеп: «Әйдә, Рөстәм, син кайтмыйсыңмы әллә?» – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Көн салкын булса да, тулай торакка чаклы юлның шактый зур өлешен җәяүләп кайттык. Беренче күрүдә үк ул миндә уңай фикерләр уятты. Әйтерсең, әллә кайчаннан бирле бер-беребезне белгәнбез. Аның белән аралашу җиңел, рәхәт иде.
Шул көннән соң аралаша башладык. Ике ел дуслашып йөрдек. Ул мине үзе катнашкан концертларга алып барды. Соңрак бергә дә чыгыш ясадык. Минем йөрәктә сөю хисләре кабынгач, беркадәр вакыт очрашмыйча тордык. Күмәк концертларда, төрле чараларда арабызда берни булмагандай аралаштым. Беркөнне: «Төркем җыйдым. Минем группага җырчы булып барасыңмы?» – дип, яныма гозер белән килде. Тәвәккәлләп, аның бригадасына урнаштым. Уртак һөнәр ияләре бер-берсен ярты сүздән аңлый. Сөю учагыбыз янәдән дөрләп кабынды. Ел ярым вакыт узгач, Рөстәм миңа тәкъдим ясады.
– Яшь гаилә нинди кыенлыклар кичерде? Үз куышыгызга тиенү җиңел булмагандыр?
– Әүвәлге мәлдә фатир яллап тордык. Очын-очка ялгарга әниләр булышты. Үзебез дә тырыштык. Рөстәм эшләгән «Казан» милли-мәдәни үзәге аша рәсмиләштереп, иркен фатир бирделәр. Улым белән йөкле чакта гастрольләргә чыкмадым. А.Гайдар исемендәге Яшүсмерләр һәм балалар үзәгендә оештыручы булып эшләдем. КМПОның Урицкий исемендәге Мәдәният сараенда – солист, соңрак Идел буе районының Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирүче педагог буларак хезмәт куйдым.
– Ике тәкә башы бер казанга ничек сыешасыз? Халык арасында бик популяр, иҗаты гөрләп барган, танылган халык артисты белән яшәүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
– Сүз дә юк, Рөстәм бик матур җырлый. Танылган артистның дәрәҗәсе зур, дуслары күп. Әмма ул масая белми, хөсетле түгел. Кече күңелле, кешелекле, ярдәмчел, җитмәсә, бик юмарт химаяче. «Пошалым чаналары» бәйгеләре уздырып, Казан арты төбәге районнарында туып үскән яшь талантларга канатлар куя. Аеруча сәләтлеләрен башкала сәхнәсенә алып менеп, бүләкләп, зур сәнгать юлына алып чыга. Таләпчән булса да, гадел, миһербанлы булуына сөенеп яшим. Бер-беребезне аңлыйбыз, тыңлыйбыз, юл куя беләбез. Үземә – ышанычлы ир, улым белән кызыма – кайгыртучан әти, бер дигән гаилә тоткасы ул. Илаһым гаиләбезне тигезлектән-тынычлыктан, саулык-сәламәтлектән аермасын, дип изге теләк теләмәгән көнем юк.
– Талантлы җырчы Люция Мусинаны «Татарстанның атказанган артисты» мөнбәренә алып менгән сикәлтәле озын юл кайлардан узды икән?
– Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм. Институтны тәмамлаганнан соң, 28 ел сәхнәдә иҗат итәм.
Сәхнә шундый серле урын инде ул, үз эченә бер мәртәбә бөтереп алса, җибәрми. Тамашачыларның алкышлары, шат елмаюлы җылы күз карашлары, ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре йөрәгеңә сары май булып ягыла. Студент чагымда ук Габделфәт Сафин, Асаф Вәлиев, Сәләви-Мәләви, Газинур Фарукшин, ИлСаф төркемнәрендә чыгыш ясап, беркадәр тәҗрибә һәм репертуар туплаган идем. Рөстәм Закиров төркеме белән гастрольләрдә кайларда гына булмадык! Себер киңлекләрен, Кавказ якларын барып күрдек. Башкортстан белән Татарстанны аркылыга-буйга иңләдек. Һәркайда татар җыр-моңына сусаган милләттәшләребез кочак җәеп каршы алды, кайнар алкышларга күмде, елап озатып калды.
– Сольный концертларыңны кайчан куя башладың?
– Беренче концертымны моннан 23 ел элек, мине тамашачы бигүк белеп бетермәгән вакытта Казанда куйган идем. И-и, ул чактагы борчылу-дулкынланулар! Кулымда – сабый бала... Тырышып-тырмашып, көн-төн әзерләнеп, тәки башкарып чыктым бит! Шуннан соң үз-үземә ышанычым артты. Репертуарны баетырга, яңа җырлар өйрәнергә, тамашачым күңеленә үз сукмагымны салырга тырыштым. Шөкер, буш залларда чыгыш ясарга туры килмәде.
– Люция, мин дә синең тугры тамашачың бит. Синең дә, Рөстәмнең дә иҗаты белән танышып барам. Быел февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә югары кимәлдә узган концертыңда хозурланып, ихластан сөенеп утырдык. Көчле алкышлар филармония түшәмен күтәрерлек булып яңгырап торды. Сәхнә костюмнарың зәвыклы, үзең искиткеч сөйкемле, иҗади образларың башкарган әсәрләреңә тәңгәл килгән иде. Рөстәмнең, улың белән кызыңның катнашуы концертны тагын да баетып җибәрде.
– Мин аны әүвәл гаилә концерты форматында куярга планлаштырган идем. Соңрак сольный концертымда якыннарымның кунаклар сыйфатында чыгыш ясавы отышлырак булыр дип санадым. Килешле сәхнә костюмнарым өчен югары зәвыклы модельерым Ләйсән Хаҗиевага бурычлымын. Сценарий авторларым – үз эшенең осталары. Талантлы режиссер Марсель Мәхмүтов җитәкләгән, Әбри Хәбри, Гөлинә Шәйхидән торган иҗади төркемгә рәхмәт белдерәм. Фонограмма кулланмыйча, бары тик тере тавышка башкарылган, бай репертуарлы ике сәгать ярымлык концерт тамашачыны ялыктырмады, бер тында узды. Концерт дәвамында зур хезмәт куеп, музыкаль бизәлешне тәэмин итүче егетләребезгә: сәләтле баянчы Илфар Каюмовка, пультта оста эш итүче Азат Фазылҗановка рәхмәтлемен.
– Кайсы авторлар белән актив хезмәттәшлек итәсең? Кайсы җырларыңны халык күтәреп алып хитка әйләндерде?
– Сания Әхмәтҗанова сүзләренә һәм Альфред Якшимбетов көенә – «Елмай, бәхет!», «Яратудан туялмам», Лиза Сирень сүзләре һәм көенә – «Бәхет тәме», Шәмсия Җиһангирова сүзләренә һәм Альфред Якшимбетов көенә – «Әй, дөнья...» җырын, Айгөл Вәлиуллина сүзләренә һәм Дилүс Шәйхеразыев көенә – «Син булмасаң...», шул ук автор сүзләренә һәм Раил Өметбаев көенә «Син, син, син!» җырларын тамашачы аеруча үз итте. Шөкер, репертуарым елдан-ел байый бара. Рөстәмнең сольный концертларында теләп катнашам, ул да минекендә берничә җыр башкара. Төрле бәйрәмнәргә чакырып кына торалар. Элек озын көйле халык җырларын яратып башкара идем. Соңгы елларда композиторларның яңа әсәрләрен сәхнәгә алып менәм. Талантлы яшь композитор Риваль Хисмәтуллин көйләренә язылган, күңелләргә тирән үтеп кереп, хисләр бураны уйната торган моңлы, дәртле җырларны кызым Миләүшә белән дә яратып башкарабыз. Соңгы елларда үзем дә көйләр иҗат итә башладым. Люция Әблиеваның «Туган көн» шигыренә көй яздым. «Әгәр син булсаң янымда» җырының сүзләре дә, көе дә үземнеке.
– Җыр бүлешү матавыкларына юлыкканың булмадымы?
– Булмаган кая! Бер генә мисал китерәм. Күп еллар элек Арчага концерт белән баргач, үзешчән композитор Гөлсинә Акбитова Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язган «Мәхәббәт булмаса дөньяда» дигән җырын бирде. Җыр тавышыма килешеп тора. Рәхәтләнеп җырлап йөри башладым. Күпмедер вакыт узгач, ул җыр Әлфинә Әзһәмова репертуарында пәйда булды. Җитмәсә, клип төшереп, телевидениегә ротациягә биргәннәр. Аны бер продюсерлык компаниясе сатып алып, авторлык хокукларын законлаштырган булган икән. Җыр тәүге мәртәбә минем башкаруда халыкка таралган, яратып кабул ителгән булса да, йөрәкне сыкрата-сыкрата аннан ваз кичәргә туры килде...
– Бәгырь җимешләрегез турында сөйләшик әле. Аларның сәләтен кемнәр һәм ничек ачты?
– Бу тормышта һәркемнең үз юлын сайларга, табигать тарафыннан бирелгән сәләтен ачарга, Туган иленә намуслы хезмәт итәргә, якыннарын сөендереп яшәргә, тормышта үз урынын, тиң ярын табып бәхеткә тиенергә хакы бар. Бер үк вакытта ул гражданлык бурычы да. Сәхнә артында үскән балаларга артист тормышының үзенчәлекләре, сөенеч-көенечләре сер түгел. Безнекеләрнең теле җырлап ачылды. Улым Айрат әле бакча баласы чагында, телевизорда оркестр уйнавын бик бирелеп карап утыргач: «Алтын саксофон кирәк!» – дип, безне шаккатырган иде. Музыка мәктәбенә үзем алып бардым, өч ел блок-флейтада уйнарга өйрәнгәч, дүрт ел саксофон серләрен үзләштерде. Диплом алырга ярты ел кала: «Кирәкми миңа саксофоныгыз! Туйдым. Музыкагыз да, сәхнәгез дә үзегезгә булсын!» – дип кырт кисте. «Ярар, балакаем. Синеңчә булыр. Саксофончы булып эшләмәссең. Җиде ел укыдың бит. Имтиханны тапшырып, дипломыңны ал инде!» – дип үгетләдем. Аның бик тә футболист буласы килде, тренировкаларга үзе теләп йөрде. Имгәнүе сәбәпле, аңа зур спорттан китәргә туры килде. И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында саксофончы Юрий Терехов классында укып чыкты. III курста үзе теләп армиягә китте. Мәскәүдә хәрби частьның оркестрында уйнады. Горурландык, сөендек. Студент чакта әтисе концертларында катнашса, укуын тәмамлагач эстрада артистлары белән хезмәттәшлек итеп тәҗрибә туплады. Ул – үзенчәлекле музыкант. Америка саксофончылары үрнәгендә сәхнәдә төрле хәрәкәтләр башкара. Тамашачы аның чыгышларын бик җылы кабул итә, залны дер селкетеп озаклап кул чабалар.
Аллаһка мең шөкер, балаларыбыз тырыш, җан яраткан шөгыльләре бар. Кызыбыз Миләүшә, Казан музыка училищесында укыганда ук, озын көйле халык җырларын өйрәнеп, бәйгеләрдә җиңү яулый иде. Педагогы, җырчы Айгөл Гардисламова кызыбызны күп нәрсәгә өйрәтте, ижади мөмкинлекләрен үстерде. Миләүшә музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлап, ГИТИСка читтән торып укырга керде, театрга эшкә урнашты. Танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев курсында укый. Яратып, очынып йөри, Камал театрыннан кайтып керми.
– Сәхнәгә ярым ялангач чыгып, фонограммага авыз селкетеп торган әрсез җыручыларга мөнәсәбәтең нинди?
– Сәхнәдә урын киң, һәркем чыгып үз сәләтен күрсәтә ала, дип уйлый идем элек. Хәзер фикерем үзгәрде, чөнки андый чыгышлар яшь тамашачының эстетик зәвыгын боза.
– Люция, син нинди хуҗабикә?
– Беренче чиратта, якыннарымның кәефен күтәрүче, серен саклаучы, аларга өйдә уңайлыклар тудыручы, тәмле ризыклар белән сыйларга яратучы, авырсалар – дәвалаучы, борчылсалар – тынычландыручы, җайлап кына акыллы киңәшләр бирүче, буйсынучан ир хатыны һәм балалары бәхете өчен җан атучы, аларга булышырга атлыгып торучы тынгысыз әни мин. Өй җылысын хатын-кыз саклый. Өйдә ир – баш, хатын муен булса гына, гаилә имин, балалар бәхетле була. Яши торгач, бер-береңә яраклашасың, кирәк чакта юл куясың, кимчелекләргә күз йомарга өйрәнәсең. Юлыма Рөстәмне чыгарган өчен Ходаема рәхмәтлемен.
– Тамашачыңа нинди теләкләрең бар?
– Сау-сәламәт булсыннар, татар концертларына ешрак йөреп, милли моңнарыбызны тыңлап, күңелләрен сугарсыннар. Бәхетле булсыннар!
– Эчкерсез әңгәмә өчен рәхмәт!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала