Үткән атнада татар мәдәнияте дөньясында иң зур вакыйга – Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссер Илгиз Зәйниев куйган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасы булгандыр, мөгаен. Әлмәндәр карт сәхнәбезгә 17 елдан соң әйләнеп кайтты.

Әлмәндәр ролендә – Рамил Төхфәтуллин, Әҗәл ролендә Эмиль Талипов уйный. /Г.Камал театрының матбугат хезмәте фотолары.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының премьерасы чын мәгънәсендә милли бәйрәмгә әверелде. Тамашачыга тәкъдим ителер алдыннан бер көн алда ул шыгрым тулы залда уйналды. Беренчеләрдән булып сагындырган Әлдермеш картын күрергә ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башка җитәкчеләр килгән иде. Тамаша залында шагыйрь, язучы, рәссам, композитор халкын күрү дә сөендерде. Спектакльне Казаныбыз театрлары артистлары гына түгел, республиканың иҗат коллективлары вәкилләре дә килеп карады.

Театр ишекләреннән үтүгә борынга алма исе килеп керде. Баксаң, фойеда авылдагы кебек татарча бизәкле биек капка корып куйганнар һәм аның янында алма тулы кәрҗиннәр тезгәннәр икән. Теләгән һәркем биредә фотога төшә алды. Нәкышьле татар капкаларын әнә шулай театрда күрсәң генә хәзер, авылларыбызда күзне иркәләрлек бизәкләр бетеп бара. Тамашачының фотога төшәргә дип озын чиратка тезелүе Әлмәндәрнең кайтуын истәлеккә калдыру өчен генә түгел, газиз авыл бизәкләрен сагынудан да булгандыр. Бөтен халык бер-берсен котлый, кочаклаша. Олысы да, кечесе дә – барысы бергә. Сабан туе, диярсең.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле, чыннан да, бик сагындырган. Туфан ага әсәрне язып, режиссер Марсель Сәлимҗанов беренче мәртәбә сәхнәгә куйганнан соң 50 ел вакыт үткән. Сәхнәдән төшүенә исә 17 ел булган. 1979 елда Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм баш роль – Әлмәндәрне уйнаган Шәүкәт Биктимеров К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Ул берничә тапкыр Мәскәүдә гастрольләр вакытында күрсәтелә, Үзәк телевидениедән трансляцияләнә. 1990 елларда Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез Әлмәндәр картны күрү бәхетенә ирешә. Татар картының Әҗәл белән күңелле дә, моңсу да тартышуы Ташкент, Түбән Новгород, Мурманск, Воронеж, Новокузнецк, Йошкар-Ола һ.б. шәһәрләрнең театрларында сәхнәләштерелә. Соңгы 30 ел эчендә театрларыбызда Әлдермеш картын кайтарырга талпынышлар булды булуын. Әмма бер спектакль дә бу академия театры тамашасы кебек зур кызыксыну уятмады кебек. Режиссер Сергей Киатров бер сәгатьлек мультфильм да төшереп карады. Анда геройларны танылган артистыбыз Равил Шәрәфиев һәм Эмиль Талипов тавышландырды. «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында исә «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле 2020 елда куелды һәм әлегәчә күрсәтелә. Режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Әлмәндәр картны академия театры сәхнәсенә дә шул ук режиссер Илгиз Зәйниев кайтарды.
«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең ни өчен татар тамашачысын шулкадәр үзенә тартканын шәрехләп тору артык, тик шулай да берничә сүз белән бу хакта әйтеп үтик әле. Күпне күрсә дә, күңел күтәренкелеген, яхшыга ышану сыйфатын җуймаган, зирәк акыллы, хәйләкәр, эшчән татар карты турында тормышчан да, фәлсәфи дә бу тамаша татарның җанына бик якын. Бүген дөньясы буталган бер вакытта арыган күңелләргә көч бирердәй газиз нәрсәләргә сыенасы килә. «Әлдермештән Әлмәндәр» әнә шундыйларның берсе.
Бер суга ике тапкыр кереп булмаган шикелле, Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән һәм академия театрында 30 ел барган легендар спектакльне кабатларга мөмкин түгел. Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Нәҗибә Ихсанова һәм башка актерларның уены бәгырьләргә уелган. Әмма әсәрне әрәм яткыру да килешми. Яңа буыннар Әлмәндәрне белеп үссен. Бер буын икенчесенә охшамаган кебек, элекке Әлмәндәр белән хәзергесе арасында да аерма бар. Әмма хәзергесе кайтышрак дигән сүз түгел бу. Заманына күрә Әлмәндәре дә.
Яңа бу спектакльдә Әлмәндәр картны шәп итеп Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин уйный. Бу актерның язмышы турында уйлаганда, йөрәк гел кыса иде. Шулкадәр сөйкемле артистның хәзер рольләре ник юк икән, дигән уй тынгы бирмәде. Чыннан да, бүген ул академия театрында нибары ике спектакльдә – А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә», И.Зәйниев үзе язган, үзе сәхнәләштергән «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»тә уйный һәм шуның белән шул бугай. Заманында «Без китәбез, сез каласыз»да Габдулла Тукайны, Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә»сендә Таһирны, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Булатны, М.Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә Хәлилне, Ю.Сафиуллинның «Идегәй» тамашасында Нурадынны, З.Хәкимнең «Телсез күке»сендә Зыятдинны, М.Гыйләҗевнең «Казан егетләре»ндә Альфредны, моннан тыш Эд.де Филиппо, В.Шекспир, А.Островский һ.б. чит ил, рус әдәбияты классикларының әсәрләре буенча куелган тамашаларда шәп итеп уйнаган егет ул. Күренә ки, болар – татар театр сәхнәсендә шөһрәт казанган әсәрләр һәм рольләр. Дөрес, актер академия театрыннан берникадәр вакытка китеп торды. Әмма аның әйләнеп кайтканына да инде 10 ел була... Ниһаять, бәхет Рамилебезне эзләп тапты – аңа рәхәтләнеп, кинәнеп уйнарлык роль бирелде. Рольнең дә ниндиен әле – Әлмәндәрнең үзен! Гүя рольсез интеккән ике дистәгә якын гомере өчен бәхетне тутырып алды ул. Сүз дә юк, Шәүкәт агадан соң Әлмәндәрне уйнау авыр. Әмма Г.Камал театрында моны булдырырдай бүтән артист юк лабаса! Булдырса, Рамил Төхфәтуллин гына булдыра. Гомумән алганда исә Әлмәндәрне уйнардай актерлар республика театрларында да бармы икән әле?! Менә нинди мәртәбә тиде Рамилебезгә! Актер нәкъ Шәүкәт ага кебек үзенә гашыйк итәрлек Әлмәндәр образын иҗат итте. Аңа тагын бер бәхет насыйп булды бит әле – ул да булса хәләл җефете Илсөя ханым белән парлашып уйнау. Әлмәндәрнең Илсөя Төхфәтуллина башкаруындагы Хәмдебану белән матур әрепләшкән сәхнәләрне карап туймаслык.
Әҗәл ролен башкаручы Эмиль Талипов үз стилен, үз алымнарын тапкан икән, моңа да шатланыргадыр. Равил Шәрәфиевкә барыбер җитеп булмас иде, Эмиль исә үз Әҗәлен тудырган.
Искәндәр ролендәге Олег Фазылҗанов шәп шәбен. Әмма көр музыкаль тавышы хәлсез гәүдәсенә күрә түгел. Матур тавышын көчсезләндерергә, «яшерә төшәргә» дә өйрәнсә... Өммия ролендә Алсу Каюмова аҗдаһа инде «прәме». Һәр сүзе елан тавышыдай ысылдап чыга. Евстигнейне башкаручы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев хезмәт сөючән һәм чын дуслыкның кадерен белүче рус картын ышандырып тасвирлый.
Әсәр белән бер яшьтәге яраткан актерларыбызның балалары үсеп җитеп сәхнә тота икән, моңа ничек шатланмыйсың. Минвәли Габдуллинның һәм Г.Кариев театрыннан Лилия һәм Илнар Низамиевләрнең Мансур ролен башкаручы уллары Ирхан һәм Искәндәр турында әйтүебез. Туфан Миңнуллин Әлмәндәр карт турында моңсу бәянны иҗат иткәндә актер Раил Шәмсуаров үзе ун яшьләрдә генә булган. Ә бүген аның улына шул чама һәм ул – Әсфәндияр, Йосыф Нуртдинов белән бергә, Илсурны уйный...
Фойедагы татар капкасын, хуш исле алмаларны, спектакльне күрү сөенечле дә, моңсу да. Чөнки агач нәкышь тә, экология бозылган заманда хуш исле алма да экзотикага әйләнде. Хәтта бу спектакль дә – экзотика. Чынын исә сагынып сөйләргә калды. Шулай да һәр буынның үз Әлмәндәре булырга тиеш!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала