Мәдәният Уку өчен 2 минут

«Әни килде» кабат сәхнәдә

Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган «Әни килде» спектакле аталар һәм балалар мөнәсәбәтен күрсәтеп кенә калмыйча, ил фаҗигасен ачуы белән кыйммәт. Шуңа күрә аның К.Тинчурин театры сәхнәсенә әйләнеп кайтуы сөенечле вакыйга булды. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров.

 

Ана ролен Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина башкарды. /К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат хезмәте фотолары.

 

 

Иң элек әсәрнең кыйммәтен ассызыклап, күренекле әдәбият галимебез Назыйм Ханзафаров сүзләрен китерәсе килә: «Шәриф Хөсәеновның бу драмасы бик җитди сораулар уята, – дигән ул. – Шуларның кайберләре торгынлык елларында күләгәдә калды. Мәсәлән, күп авырлыклар күргән, мәрхәмәтле, олы җанлы бу ананың балалары нигә шундый? Туганнар арасында талашу шул дәрәҗәгә җиткән илдә ят кешеләр, милләтләр, гражданнар арасындагы мөнәсәбәтләр ничек корылыр? Бу социаль-әхлакый күренешләрнең иҗтимагый сәбәпләре нидән гыйбарәт? Әлбәттә, төп сәбәпләрнең берсе – совет елларындагы коммунистик идеология, кешене «винтик» иткән шартлар, имансыз, Алласыз яшәеш. Аларга башкача тәрбияләнгән ата-аналар да, имгәтелгән милли традицияләр дә каршы тора алмады, чигенде... Күренә ки, язучы заманны да, геройларны да чынбарлыктагыча тасвирлый. Заман сыйфатларыннан берсе – шәхескә басым, аны куркыту системасын дәүләт идарәсе дәрәҗәсендә куллану иде. Тоталитар режимның бу сыйфаты җәмгыятьне, гаиләләрне, кешеләрне әлеге драмада тасвирланган хәлгә китерде. Димәк, язучы объектив рәвештә торгынлык чорының җитди социаль-әхлакый югалтуларын анализлый, яшәеш проблемаларын күтәрә. Шуңа яңа мәгънәле, кыю фикерле бу әсәр татар драматургиясе җәүһәрләре дәрәҗәсендә тора», – дип нәтиҗә ясаган галим.

 

 

 

Балаларның тәрбияләп үстергән анага карата рәхмәтсезлеген генә тасвирламый, күпкә тирәнрәк әсәр бу! Ә иң әһәмиятлесе – тоталитар шартларда адәм баласының иманын җуя баруы бүген гаять дәрәҗәдә актуаль булып кала. Сугыш темасы да күтәрелгәч, бигрәк тә бүгенге көнгә якын тоела ул. Ананың улларыннан берсе – Бөек Ватан сугышында имгәнеп кайткан Инсафның морфийсыз яши алмаска әйләнүен күреп театрдан чыккач, шомлы сиреналар тавышын ишетүгә, дөнья тагын да куркынычрак булып китә.

 

 

 

Сәхнәләребездә күптән инде ана образын калку итеп күрсәткән спектакльләр куелганы юк иде. Тамашада Ананы Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина матур башкарды. Соңгы елларда өлкән буын артистларны күрү тансыкка әйләнде, шуңа күрә Ләлә Миңнуллина һәм Әлмөхәммәт картны уйнаучы Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев белән кабат очрашу куанычын бүләк иткәне өчен генә дә режиссерга рәхмәт әйтерлек. Гомумән, актерлар искиткеч шәп. Ренат Шәмсетдинов, Лилия Мәхмүтова, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Алмаз Фәтхуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Резидә Төхфәтуллина, Салават Хәбибуллин, Әдилә Хәсәнова – бу артистларны тамашачыга таныштырып торасы юк, К.Тинчурин театрының байтак тамашаларында сыналган талантлар алар.

 

 

 

Диалогларны тыңлаганда әсәрнең тирәнлегенә торган саен шаккатасың. Нинди зур тәрбияви әһәмияткә ия ул! Яңа гына өйләнешкән Сәяр белән Римманың ызгышу сәхнәсен генә алыйк. Сәяр авыру каенанасын карыйсы килмәгән каты бәгырьле Риммага сугып ук җибәрә. Римма Сәярнең тезләнеп гафу үтенүен тели. «Чүпрәк булса тезләнер, ә син Сәяреңнең чын ир булуын телә», – дип үгетли Әлмөхәммәт бабай. «Үзең исә хатын була бел. Мәхәббәт ул – бер юрган астында йоклау гына түгел. Иреңне аңлый белергә кирәк. Ир заты чыдам, әмма без дә таштан түгел», – ди.

 

Өлкән буын һәм яшьләр арасында зур аерма күрү әдәбият галиме Назыйм Ханзафаров язган сүзләрнең дөреслегенә тагын бер инандыра. Шул ук Әлмөхәммәт бабайның бер сүзе искә төште. Ул: «Өч айлык җәй өчен бүрек салып торасым юк», – дигәч, зал шаркылдап көлде. Әмма бу мәзәк сүздә дә хикмәт бар ич. Әнә Сәяр белән Римманың мәхәббәтләре беренче сынауны да уза алмады, чәлпәрәмә килде. Өлкәннәрнең асыл гадәтләре исә гомере буена намуслы яшәргә җитә.

 

Җәмгыятьтә гаделлек булмау да иман качудан икәне ачык күренә. Әнә сугыш ветераны Инсаф машина ала алмыйча өч аяклап йөрергә мәҗбүр, ә аның бертуганы – сугыштан качып калганы өчен 10 ел Магаданда төрмәдә утырганнан соң тагын 15 ел шахталарда эшләп байлык туплаган Ислам елгырлыгы белән «Волга» машинасын кулга төшерүгә ирешкән.

 

Кыскасы, спектакльдә һәр сүз, һәр диалог хикмәтле һәм вакыт үткәч тә баштан китми. Беренче бүлек майлаган кебек бара, икенчесендә исә кирәгеннән артык кычкыру, чынлап диярлек сугышу күренешләренә тап булгач, кәеф бераз кырыла. Шулай да, шушындый мәгънәле, тирән эчтәлекле, ана образын югары күтәргән, тоталитар режимның чын йөзен ачкан әсәр хакына ул кимчелекләрне гафу итәргә була.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи