Мәдәният Уку өчен 4 минут

Алтыннан да кадерлерәк безгә Киндер булсалар да үзләре...

Казан Кремлендә урнашкан Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда татар халкының тукучылык һөнәренә багышланган «Алтыннан кыйммәт» исемле гаҗәеп бай күргәзмә ачылды. Ул Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышлап һәм 2026-2031 елларда Татарстан Республикасында халык һөнәрчелеген торгызу, саклау һәм үстерү концепциясен тормышка ашыруның бер чарасы буларак оештырылды.

 

Күргәзмәдәге экспонатлар – Гөлшат Ногайбәкова коллекциясеннән. /Тatar-inform.ru фотосы.

 

 

Бер караганда, күргәзмә зур түгел кебек, әмма кечкенә мәйданда никадәр байлык тупланганын күреп шаккатасың. Экспонатларның барысы да коллекционер Гөлшат Ардинат кызы Ногайбәкова тупланмасыннан икәнен белгәч, тагын да ныграк сокланасың. Гөлшат ханымның моңа кадәр дә сәнгать сөючеләрне гаҗәпләндергәне бар. Әйтик, анда гаҗәеп матур зәркән эшләнмәләре тупланган. Тукучылык һөнәренә кагылышлы экспонатларны исә ул 20 еллап җыйган.

 

 

ТАТАР ХАЛКЫНДА ТУКУЧЫЛЫК

 

Иң элек тукучылык һөнәренең бик борынгы булуын, татар хатын-кызларының бу һөнәрдә камиллеккә ирешүен билгеләп үтәргә кирәк. Сөлге, келәм, тастымаллар хуҗалыкта файдаланылу өстенә, безгә кадәр яшәгән буыннарның зирәклеген, дөньяга карашын, зәвыгын чамаларга мөмкинлек бирә. Кызларыбызны элек кечкенәдән кул эшләренә, шул исәптән тукыма тукырга өйрәткәннәр, әбиләребез исә, олы яшькә җитсә дә, орчык белән йон эрләү, бәйләү, тукуны ташламаган. Татар халкында кул эшләре белән бәйле матур гадәт-йолалар яшәп килгән. Шуларның берсе – бирнә әзерләү (кашага, чаршау, сөлге, ашъяулык һ.б.). Авылларда бүген дә кияү өен киендерү йоласын онытып бетермәгәннәр. Татар халкы кул эшләрен кадерләгән, әйтик, сөлгенең бизәп тукылган очларын кисеп алып, яңа тукылганнарына тегеп кую гадәте булган. Әмма 1930 еллар башында авылларда, хәллерәк кешеләр белән беррәттән, тукучыларны да эзәрлекли башлыйлар. Кулакларга көрәш алып барабыз дип, аларның да туку станнарын, эш коралларын җыеп яндыралар. Туку осталары берән-сәрән генә кала, алары да кеше күзеннән качып эшләргә мәҗбүр була. Фабрика тукымаларының таралуы – шулай ук тукучылык һөнәренең көннән-көн сүлпәнәюенә сәбәпче. Чимал булмау да осталарыбызны кулдан тота. Элеккеге гадәт-йола тәртипләре җимерелеп, гүзәл затларыбызның да ир-атлар белән бергә колхозда, кыр эшләрендә катнашырга мәҗбүр булуы да һөнәргә нык суга, чөнки өйдә туку, чигү кебек шөгыльләргә вакыт та, көч тә калмый. Авыл халкының шәһәргә күчеп, завод-фабрикаларга эшкә урнашуы да кул һөнәрләренең юкка чыгуын тизләтә. Нәтиҗә буларак, XX йөз урталарында тукучылык юкка чыга дияргә була. Аерым авылларда, әйтик, Кама аръягында XX гасырның урталарына кадәр эре бизәкле келәмнәр һәм тукыма калдыкларыннан буй-буй паласлар тукыганнары билгеле. 1990 елларда тарих кайта башлагач, байтак борынгы кул һөнәрләренә дә кызыксыну уяна башлады. Вазгыять үзгәрсә дә, бу кызыксыну бүген дә сүнмәде. Гөлшат Ногайбәкова кебек коллекционерларның барлыкка килүе, әле монда, әле тегендә халык һөнәрчелеге күргәзмәләре оештырылуы, һөнәрләрне торгызу, үстерү юнәлешендә күп елларга исәпләнгән концепцияләр кабул ителүе моңа дәлил булып тора.

 

 

 

Күргәзмәдә әзер сөлге, кашагаларны күреп кенә калмыйча, чимал әзерләүдән алып, башкару ысулларына кадәр барысын да күз алдына китерергә мөмкин. Янәшәдә тулы кием комплекслары тәкъдим ителүе исә экспозициянең кыйммәтен бермә-бер арттыра.

 

 

ӘБИЛӘРДӘН КАЛГАН ЯДКӘРЛӘР

 

Күргәзмәдә Гөлшат ханым өчен аеруча кадерле экспонатлар – әбисенең әнисе Шәмсенәһәрдән калган сөлгеләрдер, мөгаен. Шәмсенәһәр Төхвәтуллина Апас районындагы бер авылда кечкенәдән кул эшләренә оста булып буй җиткезгән. Ире Гыйззәт белән алар сигез бала үстергәннәр. Ни кызганыч, Гыйззәткә ул-кызларының аякка басуын, үзләренә пар табып, тупырдап торган оныклар белән сөендерүен күрергә насыйп булмый. 1921 елгы ачлык вакытында алар ничарадан бичара, поезд белән Себергә барырга кузгала. Юлда Гыйззәт ага һәм олы кызлары тиф авыруыннан вафат була. Шәмсенәһәр апа олы балалары белән поезд туктап торган арада, җирне ялан куллары белән казып, мәетләрне җирләп калдыра. Җиде бала белән Шәмсенәһәр апа берүзе кала. Иң кечкенәсенә ул вакытта нибары дүрт ай була. Мең михнәт белән Томскига барып җитәләр. Перронда җиде нарасые белән нишләргә белмичә басып торган ханымга бер ир игътибар итә. Зур җир биләмәсе, хуҗалыгы бар икән моның, эшче куллар кирәк. Шәмсенәһәр һәм балалары исә ризыкка тилмергән, яшәргә урын кирәк. Сөйләшәләр, килешәләр. Кызлар бәйли, тегә, хуҗалыкта булыша, малайлар терлек карый. Шәмсенәһәр һәм өч кызының тукый белүе мәгълүм булгач, хуҗа дүрт стан алып кайта, һәм алар бизәкле тукымалар, паласлар тукый башлый. Шәмсенәһәр апа хуҗабикәне татар халык ашларын әзерләргә өйрәтә, үзе исә камил дәрәҗәдә рус телен үзләштерә. Әмма көннәр, айлар үткән саен, туган якны сагыну хисе артканнан-арта бара. Өч елдан алар кире авылларына кайтып китә. Хуҗалыкны торгызалар. Шәмсенәһәр бербер артлы улларын өйләндерә, кызларын кияүгә бирә. Бөек Ватан сугышы башлана. Ике улын, өч киявен сугыш мәхшәре йота... Шәмсенәһәр апа олы яшенә җиткәч тә туку эшен ташламаган, бөтен тирә-юньгә күлмәкләр тегеп бирә торган булган, оныклары ул тукыган, ул теккән киемнәрне киеп үскән. 1920 елгы ачлыктан да саклап калган кадерле һөнәр бит ул! Шулай итеп, әлеге күргәзмәдә халык һөнәрчелегенең тарих белән ни рәвешле үрелеп үскәнен күрергә мөмкин. Шәмсенәһәр апаның ике сөлгесе һәм бер эскәтере иң түргә куелган. Гөлшат ханымны тукучылыкка караган экспонатларны җыярга да алар этәргәндер әле.

 

 

 

Тагын бер әбисе Фатыйма Шәйдуллинаны исә язмыш шулай ук каты сынауларга дучар иткән. Алар ире белән җиде бала үстерә. Күгәрченнәрнекедәй матур ояларына афәт 1932 елда килә. Ул елны аларны Сарман районы Яңа Усай авылыннан Иваново өлкәсенә сөрәләр. Кулаклар, янәсе. Бөтен мал-мөлкәтен, сыерларын, атларын, умарталыкларын, йортны тартып алалар. Бәхетләренә, дүрт елдан Совет хакимияте хатасын танырга мәҗбүр була. Әмма әйләнеп кайтканда, йортлары яшәрлек хәлдә булмый инде. Хуҗалыкны кабат торгызалар. Җиде бала белән бер гаепсезгә сөрелү, чит җирләрдә каңгырып йөрү сәламәтлеген какшаткан, күрәсең, 1939 елда Фатыйма апаның ире гүр иясе була. Һәм хатын берүзе балаларны аякка бастыра. Туку, тегү, бәйләү һөнәрләре һәм соңрак өйрәнгән киез басу аларны ачлыктан саклап кала. Ике улы Бөек Ватан сугышында катнаша. Нәҗибе Җиңү көненә санаулы көннәр калганда 1945 елның 18 мартында һәлак була. Хәнифе исә Җиңү таңын каршылап, аннары Япония белән сугышта ил мәнфәгатен яклап, җиде елдан соң гына туган йорты бусагасына кайтып егыла...

 

 

XIX йөз уртасы - ахыры мишәр хатын-кыз киеме.

 

 

Менә шундый гаилә истәлекләре, гыйбрәтле тарих сәхифәләре белән тулыландырылган гаҗәеп бай, зур тизлек белән алга ыргылган заманда бик тансык күргәзмә бу. Бүтән сәнгать төрләренең катышкан булуы да экспозицияне тагын да отышлырак итә. Әйтик, күренекле фоторәссам Рөстәм Мөхәммәтҗановның хезмәтләре һәм республика рәссамнарының картиналары күргәзмәне тагын да кызыграк, баерак, матуррак итә. Шунда ук шигърият тә кушылып киткән. Мәсәлән, Әзһәр Гатауллин исемле авторның күргәзмәгә аваздаш шушындый шигырен укырга мөмкин. «Әнием сөлгеләре» дип атала ул:

 

 

XX гасыр башы керәшен хатын-кыз киеме.

 

 

Ефәктәй сүсләрне эрләгәндә

Яшьлегенә кайтып килгәндер.

Сөлгеләре шуңа ягымлыдыр,

Йөрәк җылыларын биргәндер.

 

Аларны сукканда теләгәндер

Бәхетләрнең безгә олысын.

Кулга алган саен җаным тоя

Әнкәм кулларының җылысын.

 

Сөлгеләрдән карап тора сыман

Әниемнең уйчан күзләре.

Алтыннан да кадерлерәк безгә

Киндер булсалар да үзләре…

 

 

XX йөз башы Пермь крае татар хатын-кыз костюмы.

 

 

КҮРГӘЗМӘНЕ АЧУ ТАНТАНАСЫ

 

Экспозицияне ачарга дәүләт эшлеклеләреннән алып галимнәргә кадәр килгән иде. «Гап-гади кешеләрнең кадерле ядкәрләрне сакларга алынулары дәүләт дәрәҗәсендә башкарылган проектлардан күпкә мөһимрәк», – диде республикабыз мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. «Бу экспозиция бүгенге ыгы-зыгылы, тынгысыз заманда адәм баласына чын кыйммәтләрне искә төшерергә ярдәм итә. Алтыннан да кадерлерәк нәрсә ул – өйләребез, гаиләләребез. Күргәзмәгә килгән һәр кеше өй җылысын тоеп, җанына ял алып китәчәк», – дип чараның зур әһәмиятен искәртте тарих фәннәре кандидаты Елена Гущина. Татарстан Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары Динә Гатина-Шәфыйкова исә коллекция туплау эшенең яңа биеклеккә күтәрелүе җәһәтеннән шатлыгын белдерде. «Әле кайчан гына тупланма авторларын юньләп белми дә идек, бүген исә, күрегез, нинди күргәзмә оештырырлык коллекцияләре бар аларның, галимнәрнең коллекция авторлары белән кулга-кул тотынып эшләр көн җитте», – диде ул. Гөлшат Ногайбәкованың тупланмасы, чыннан да кечкенә түгел. Аның бер өлеше бу көннәрдә Казан Кремлендәге «иҗтимагый урыннар» дип йөртелә торган залларда «Казанның мәдәни коды: рухи мирас һәм традицияләр» исемле күргәзмәгә куелган. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының директоры Илнур Рәхимов искә төшерде. Бу көнне матурлыкның хуҗабикәсе Гөлшат ханым Ногайбәковадан күзләрне алып булмый иде. Халык сәнгатенең яңадан күргәзмә булып иясенә кайтуына шундый шатланган иде ул, затлы йөзенә, әйтерсең лә, тагын да нур өстәлде. «Элек хатын-кызларның рәсем буенча махсус белемнәре дә булмаган, авыр шартларда яшәгәннәр, ачлык, сугыш... Шуңа да карамастан нинди шедеврлар иҗат иткәннәр!» – дип безгә кадәр яшәгән буыннарга карата ихтирамын белдерде ул.

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи