Журнал «Безнең мирас»

Тел

Шагыйрь һәм мөхәррир Фәиз Зөлкарнәй, күренекле галим Сәгадәт Ибраһимов, гарәп теле белгече Лена Таҗиева, шагыйрь һәм прозаик Хәйдәр Гайнетдинов, шулай ук, шагыйрь һәм прозаик, радиода озак еллар эшләгән мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман, яшьтәшем Ркаил Зәйдулла... Исемлекне тагы да дәвам итәргә, тулыландырырга мөмкин булыр иде. Бу санаган кадәресе дә җитеп торыр, дим. Ошбу шәхесләр минем ТЕЛ куәмә заманында күпмедер дәрәҗәдә (берникадәр микъдарда, диюем) көч өстәүчеләр булдылар. Бүген язучы булып саналам икән, сөйләм вә язу телем кемнәргәдер азмы-күпме яхшы тоела икән, моның өчен мин фәкать аларга чиксез рәхмәтлемен.


Яшьлек елларымда Марсель Галиевкә багышлап, үземчә гаять тирән мәгънә салып (Сибгат Хәкимгә ияребрәк: “Рәсүлнең (Гамзатов) артында таулар ич, Биек-биек таулар ич... Таянырга нокта эзлим, Кайда безнең таяныч?” – Л. Л.), мондыйрак рифмалы тезмә язган идем:


Баяныч!
Кая безнең таяныч?
Баяны-ы-ыч!!!
Хәлләр безнең...
...аяныы-ы-ыч...


Тезмәдәге юл саен – “ая”! Шәп бит! Юк икән шул... Шәп түгел икән. Фәиз Зөлкарнәй җиргә төшерде: “Син бит, Ләбиб дус, бик күпләр кебек, “кая” белән “кайда”ны бутыйсың – тиешле урында дөрес кулланмыйсың!” Багып карасаң, шулай икән бит! Бүгенге көндәлек сөйләмебезгә колак салыгыз бераз. Чынлап та, Фәиз Зөлкарнәй әйткәнчә, күпләребез шулай сөйләшә бит – өйдә, транспортта, театр сәхнәсендә, телевизор экранында, радиода... Әлү! – дип дәшә әнә берәү кесә телефоны аша. – Мин монда, син кая (игътибар ит: “кайда” дими)! Төшенеп җитмәгәннәр өчен бу сүзләрнең урысчасын китерәм: кая – куда, кайда – где.


Университетның татар бүлегендә эшләп килгән “Әллүки” иҗат түгәрәге әгъзалары, күмәкләшеп, радиога чыгышларыбызны яздырырга бардык. Шигыремне укырга чират миңа җитте. Укый гына башладым – Җәүдәт абый Дәрзаман шундук туктатты. “Һәм” сүзен дөрес әйтмисең бит, дигән була. Кабаттан укыйм. Янә туктата Җәүдәт абый. Ул аңлаткач кына төшендем: “һәм”не “хәм” дим икән бит, яксыдыраксули! Мин булып мин, ягъни мәсәлән, татарча иң чиста сөйләшә торган төбәктә (Актанышта-Мөслимдә!) туып үскән егет кисәге шулай сөйләшкәч инде... Мин үскән Олыимән авылы тирәсендә күзгә кырып салырлык сыңар урыс та юк бит ичмасам! Аптыраш! Җәүдәт абыйдан соң, икенче кеше булып, сөйләм телемә Лена апа Таҗиева игътибар иткән булып чыкты. Ул миннән тактага “шәһәр-шәхәр”, “һава-хава”, “һәйкәл-хәйкәл”не күп мәртәбәләр яздыртып, күп мәртәбәләр әйттертте. Канга сеңдерде, тәки! Хәзерге диктор кыз-егетләргә, татар театрларының байтак “атказанган” артистына Җәүдәт Дәрзаманнар, Лена апа Таҗиевалар киңәше җитми. Ни кызганыч...


Минем язганнарыма (әсәрләремә), хөрмәтле укучыларым, алай-болай игътибар итсәгез, күрерсез: аларда “Ә”, шулай ук, “һәм” теркәгечләре белән башланган җөмләләр юк. Булса да – сирәк. Хәйдәр Гайнетдиннең әйткәне йөрәккә уелып калды: “Җөмләне ”Ә”яисә “һәм” теркәгечләре белән башлау урыс әдәбиятына хас, әлбәттә. Ләкин ул безгә төс түгел. Язалар бит әле, диярсең, Ләбиб... Син хаклы. Язалар. Язарлар. Әмма син шуны онытма: җөмләне “Ә” яисә “һәм” белән башлау – ул талантсызлар эше!” Каты әйтте, Хәйдәр абзый, берәгәйле әйтте. Миңа калса, хак әйтте...


Безне (булачак “өметле” журналистларны) татар теленнән Сәгадәт абый Ибраһимов укытты. Дәрестә еш кына кайбер “классик” әдипләрнең әсәрләрен “сүттерә” иде. Үрнәк итеп Фәнис абый Яруллинның язу ысулын китергәне истә калган. “Фәниснең машинкада басылган бер битлек әсәрендә сез, мәсәлән, “кебек” бәйлеген ике мәртәбә очратмассыз. Аның өчен бит “кебек”не алыштырырдай “сыман”, “шикелле”, “төсле” бәйлекләре һәм “дай-дәй”, “тай-тай” кушымчалары бар. Фәнис абыегыз менә шуларны белеп яза, ул шуларга аеруча игътибар итә...” Мин моны да хәтеремә сеңдердем.


Сөйләшкәндә урыс телем чамалы икәнен яшермим, бу хакта “Кояш белән сөйләшү” дигән пародиямдә турыдан-туры әйттем. Һаман да әйткәләп торам. Шулай туры килде, нишлисең бит – урыс телен татарча укыдым. Соңыннан –үзлегемнән өйрәндем. Утырып урысча язсам, язганым ару чыга минем, валлаһи. Студент чагымда шәригем Ркаил Зәйдулланы ике сүз белән аяктан екканым истә. Урысча белгәнемне сиздерәсем килгәндер инде минем дә... “Наш цель...” диюем булды, дустым, эчен тотып, бөгәрләнеп төште... Хәер, бусы икенче телгә кагыла икән...

Теги: Ләбиб Лерон

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру