Журнал «Безнең мирас»

Тәм

Совет заманындагы байтак ризыкларны һәм эчемлекләрне торган саен отыры сагынам. Ул тәгамнәр бигрәкләр дә тәмле иде шул. Кая китте соң ул ризыклар, эчемлекләр? Юк, юк, алар бер кая да китмәделәр. Шөкер, хәзер дә бар. Тик менә... тәмнәре генә башка.


Башлыйк әле сүзне Галиҗәнап Ипидән. Бүген “Новый” дигән исем белән сатыла торган озынча ипи элек түм-түгәрәк һәм хәзергесе шикелле яссы иде. 1985-86 елларда ул, нишләптер, Казандагы бик сирәк кибетләрдә генә (шулардан берсе данлыклы “Акчарлак” рестораны янәшәсендә иде) сатылды. Менә тәмле ипи иде ул ичмасам! “Сайка” дигән күмәчне күпләр хәтерләмидер дә инде. Ул да күмәчнең дә күмәче иде!


Кайсыгыз хәтерли кофе төсендәге “Хоккейное” печеньесен? Шул замандагы бер төр вафлиның үзенчәлекле тәмен онытмадыгызмы әле? Вафли дигәннән... Зурлыгы-кыяфәте белән вафлига һәм кетердәве белән әле генә пешкән тәмле ипи катысына тартым, урта өлеше исә көпшәксыман булган хлебцы исегездәме? Бүген сатыла торганнарын аның янына якын да куярлык түгел. Студент чагында, төзелеш отрядына язылып, Әлмәт төбәгендәге бер чуаш авылында эшләргә туры килде. Шул чакта безгә көн саен озынча юантык макарон ашаттылар. Күпкә киткәч, маемлатты, әлбәттә. Әмма бүген мин шул макаронны сагынам. Майда кыздырылганын бигрәк тә. Юк хәзер андый тәмле макарон – көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмыйсың аны. Эзләп тә интекмәгез, юк хәзер элеккегедәй тәмле кукуруз таякчыклары. Иттән яисә балыктан эшләнгән ризыкларны искә төшерик. Мәсәлән, “Докторская” белән “Чайная” казыларын (колбаса, ягъни мәсәлән). Һәрвакыт булмаса да, ашаштырдык бит без аларны. Яратып ашадык. Ул заманда казыда (Батулла казылык дими, казы ди) ниндидер химик тәмләткечләр, чын тәгамга охшатучы буяулар, сәламәтлеккә гаять зарарлы матдәләр тамчы да юк иде. Аларның исләре үк табигый иде. Мин – консервланган томатлы кильки һәм арпа ярмасы катыштырылган “Завтрак туриста” ашап үскән буынның бер вәкиле. Өчпочмаклы шома кәгазь савыттагы тәмле сөтне эчеп, какао төсендәге мендәр конфетны ашап туймаган , зур-зур кисәкле чын шикәрне махсус келәшчә белән ваклап капкан малай да мин. Минем балачагымның монпасие тәмлерәк иде, суыра торган әтәч һәм сирәк-мирәк кенә булса да авыз иткәләргә туры килгән туңдырмалар да искиткеч тәмле иде. Әбиләр аеруча яраткан такта чәй, атаклы һинд чәе, квас, тәмледән-тәмле сулар – “Тархун”, “Дюшес”, “Байкал”һәм “Буратино” дигән лимонад...Лимонад... Хәзер бер Кукмарада гына ул өч төрле тәм белән чыгарыла. Шуның берсе генә элеккеге лимонадка охшаган. Бүген сатуда булган кыяр һәм помидорның агач тәме турында инде сүз дә алып барасым килми.


Алга барабыз – биеп алабыз, дигәндәй... Яхшы заманда яшибез: кибет киштәләре азык-төлекнең, эчемлекнең муллыгыннан сыгылып тора. Тик... аларда элекке тәмнәр генә юк. Бүгенге җитештерүчеләр кулында әүвәлге рецептлар юкмы, әллә бер дә кирәксенмиләрме? Бәлки халыкка агулы, алдавыч матдәләр, төрле химик кушылмалар, тәмләткечләр белән әвеш-тәвеш хәстәрләнгән ризыклар гына тәкъдим итеп тору кемнәргәдер бигрәк тә кулайдыр? Шагыйрь әйтмешли, “ул шулайдыр әле – уйласаң...”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру