Журнал «Безнең мирас»

Сибгат Хәким вафаты (1911-1986)

1986 елның җәендә Сибгат ага Хәкимгә беренчеләрдән булып «Татарстанның халык шагыйре» дигән исем бирелде. Бу вакытта әдип хастаханәдә иде. Үз хәле хәл булган олпат шагыйребез әлеге шатлыклы хәбәрне ишетеп сөенгәндерме-юктырмы, анык кына әйтә алмыйм. 3 июльдә Сибгат ага вафат булды.


Минем СССР Әдәби фонды­ның Татарстан бүлеге ди­рек­торы вазифасына ке­реш­кәнемә айдан артык ва­кыт үткән генә иде әле. Сибгат аганың вафат булуы турындагы хәбәрне Язучылар йортында (ул элек Комлев, хәзер Мөштәри исемен йөрткән урамда урнашкан иде) ишеттем. Шунда чагында балалар шагыйре Галимҗан Латыйп очрады. Куллар бирешеп күрештек. Минем ашыкканымны, кемнәрнеңдер тыз-быз килгәнен күреп, ул: «Монда бүген урак өсте вакыты икән!» – дип әйтеп куйды. Мин аның Сибгат аганы өнәмәгәнен белә идем. Бауман урамындагы Тукай клубында узган җыелышларда ул гел сүз ала торган иде һәм шулчакларда: «Нишләп Мәскәүдәге тантаналарга Сибгат Хәким һәм фәлән-төгән язучылар бара? Нишләп исемлектә без юк?» – дип, үз исеме янәшәсенә кайбер уртакул каләм әһелләрен дә куеп, пыр-пыр килеп чыгышлар ясый иде...


Сибгат ага вафатына дүрт ай булды дигәндә, Галимҗан Латыйп үзе дә якты дөньядан китте...


Бутлеров урамында урнашкан моргка шагыйрьнең кече улы Рафаэль белән бер үк вакытта диярлек килеп җиттек. Тагын кемнәрдер бар иде, алар истә калмаган. Хәтердә булганы шул: әдипне Театральный урамындагы фатирына алып кайттык. Икенчеме көнне шагыйрь гәүдәсен «ПАЗ» автобусына куеп Актёрлар йортына китердек шикелле...


С.Хәким җәсәде салынган табутны Актёрлар йортына алып кергән вакыт. 1986 С.Хәким җәсәде салынган табутны Актёрлар йортына алып кергән вакыт. 1986

Шушы урында татар-башкортның күренекле шагыйре Наҗар Нәҗминең «Күңелнең алгы сызыгында» дигән язмасыннан өзек китерү урынлы булыр кебек: «...Сибгат Хәким миңа карата бик игътибарлы булды. Күңеленә хуш килгәнмендер, яраткандыр. Бәлки минем аны яратканны белеп тә яраткандыр. Казан телевидениесе миңа багышланган ике тапшыру оештырды. Беренчесендә (1977) режиссёр Әхтәм Зариповның тырышлыгы һәм ихтирамы көн кебек ачык иде. Икенчесендә дә (1986) шулай ук. Шуларның икесендә дә Сибгат Хәким катнашты, вакыт тапты. Телевидение камерасы алдында аның бер язусыз-нисез оста сөйләве дә хәйран калдырды. Бу аның тагы бер үзенчәлеге, талантының бер кыры иде.


Икенче һәм соңгы тапшыруда катнашыр өчен баруыма аерым тукталмакчы булам. Казанга килеп, кунакханәгә урнашуым белән Сибгат Хәкимнең өенә шылтыраттым. Ул, минем тавышны ишетү белән: «Нигә озакладың? Сине көтеп утырам. Радиога барабыз. Кил!» – диде. Опера театры янында очрашырга сүз куештык. Килдем. Ул көтеп тора. Күрәм: бик ябыккан, йончыган, йөзе агара төшкән. Инфаркт, димәк, үзенекен иткән. Без радиога киттек. Поэзияне бик тә яраткан, аның чын патриоты – радиода әдәби-драматик тапшырулар редакторы Рөстәм Фәйзуллин, чыннан да, безне нык көткән. Радиога язылгач, Сибгат Хәким мине Г.Тукайның 100 еллыгына багышланган күргәзмәгә алып китте. Күргәзмә искитәрлек тәэсирле иде, мин заллар буйлап йөргән чагымда, С.Хәким утырып та торды. Хәлсезлеге сизелә иде. Аннан соң без аның өенә кайттык. Почта тартмасыннан гәзитләр һәм хатларын алды. Алар арасында Гамил Афзалдан да хат бар иде. «Гамил белән дә хат алыша икән», – дип эчтән генә уйлап куйдым...


Сибгат Хәким миннән җиде яшькә олы. Шулай булуына һәм авырудан соң йончыганлыгына карамастан, Казанга шушы килүемдә ул дүрт көн буе минем белән бергә булды: радиодан соң икенче көнне телевидениедә язылдык, өченче көнне безне Тукайның туган көнендә ел саен уздырыла торган шигъри митинг, кичен «Без китәбез, сез каласыз» дигән спектакльнең премьерасы көтә иде. Дүрт көн буе без бик күп сөйләштек, нәрсәләр хакында икәнлегенең байтагы хәтердә калмаган, ә хәтердә калганнарының кайберләрен монда язып та булмый, әмма иң хәтердә калганы – шагыйрьнең Курск дугасында сугыш барган җирләрне, окоп урыннарын, сугыштан соң барып күргәннән соң алган тәэссоратлары иде. Ул рота командиры булган. Рота һәм взвод командирларының, солдатлар кебек үк, сугышта кырылганнарын беләм. Мин аннан: «Ничек исән калдың? Курск дугасыннан соң да сугышлар каты барды. Кешеләр, командирлар һәлак булдылар», – дип сорагач: «Мине 1944 елның язында Румыния чигендә пограничник итеп калдырдылар», – диде. Минем өчен бу, әлбәттә, яңалык иде, чөнки без дә шул язны беренче булып Румыниягә кергән идек...


Безнең бергә булган көннәр Тукайга 100 ел тулу бәйрәме алдыннан иде. Казаннан киткәндә, шул 100 еллыкта тагын да очрашуны күз алдында тотып, Кырлайдан кайтышлый аның туган авылы Күлле Кимегә дә кереп чыгарга да хыялланып, аерылыштык. Без июнь аенда бәйрәмгә килдек, Сибгат Хәкимне, Тукай бәйрәменә бер атна калгач, больницага салганнар. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрындагы тантаналы кичәдә дә, Кырлайда да Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким, берсе арадан бөтенләй китеп, икенчесе чирләп, катнашмады. С.Хәким, авыруы көчле булуына карамастан, Тукай көннәрендә катнашырга теләп, тәмам егылганчы, больницага кермәгән.


Рәдиф Гаташ, Сибгат Хәким, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми. Казан, 1986 Рәдиф Гаташ, Сибгат Хәким, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми. Казан, 1986

Бәйрәм үткәч, Сибгат Хәким янына Мостай Кәрим белән икәүләп кермәкче идек, миңа берүземә генә керергә туры килде. Хәле элеккегә караганда җиңеләя төшкәнен үзе дә, Мөршидә ханым да әйткәч, тынычлана төштем. Минем баш сүз белән чыккан ике томлыкның беренче томын нәшриятта бүләк итеп биргәнлекләрен әйтте: «Икенче томын язып үзем җибәрермен», – дип тә куйды.


Әй, өмет! Шул өмет эчендә авыру шагыйрь белән саубуллаштым. Мин ишек төбенә җитәр чакта гына: «Рәхмәт!» – диде. Бу аның миңа әйткән соңгы сүзе булган икән. Ул сүзе 1986 елның 13 июнендә әйтелгән иде, ә инде 5 июльдә, аны җирләргә килгәч, табуты янында шушы соңгы сүзен кабатладым...»


Инде хәзер Гомәр Бәширов көндә­легендәге язуларга игътибарыбызны юнәл­тик: «Бик аяныч хәл: бүген иртәнге 11дә Сибгат Хәким вафат. Ул берәр айдан бирле шифаханәдә ята иде. Узган елгы инфаркты яңарган, башка авырулары да кузгалган, диделәр. Шулай да берәр атна элек инде утыра башлаган, хәле яхшыруга таба бара дигәч, бераз сәламәтләнер, бәлки, дип өметләнгән идек. Әмма берничә көн элек аңа яңадан приступ булган. Шуннан соң Сибгат әйткән: «Моңарчы яшәргә өметем бар иде, хәзер өметем өзелде инде, яшәп булмас, ахрысы», – дигән.


Шуны ишеткәннән соң, без дә бик борчылган идек, ниһаять, бүген 11 тулгач, Маһирә* фаҗигане хәбәр итте.


Сибгат белән без бер якныкы, Казан арты тумалары. Иҗат тормышыбыз да 40 нчы еллардан бирле янәшә барды, заманында бик якын дуслар да идек, менә күптән түгел, бер үк көнне халык шагыйре, халык язучысы дигән хөрмәтле исемгә лаек булдык. Әмма, кызганычка каршы, Сибгаткә ул исемне йөртү насыйп булмады.


Сибгат үзен Тукайның шәкерте, аның иң якын варисы дип саный, ул моңа, чыннан да, лаеклы иде. Г.Тукайның 100 еллыгы алдыннан ул Тукайның истәлеген мәңгеләштерү өчен күп хезмәт куйды. Әмма үзе юбилейда катнаша алмады, каты авыру иде инде. Менә бүген ул бу фани дөньядан соңгы сулышын алды.


Ветераннар китә, ветераннар азая, әдәбият үзенең төп таянычларын югалта бара.


Бу көннәрне бик авыр кичерәбез. Әле күптән түгел генә Сара Садыйкованың вафатын да бик авыр кичергән идек, аның хакында язарга кул бармый тора иде... Менә бүген – Сибгат.


С.Хәким татар картларына хас сабырлык белән үзенең үлемен алдан ук көтеп алды. Шулай булуы мөмкинлеген алдан ук күрә белде, аһ-ваһ итмәде, зирәк акыллы картларча аңа алдан ук әзерләнде, бәлки, бәлки, дип күңелен дә чуарлатмады. Ул, мәсәлән, үләренә берәр ай чамасы каларак, М.Мәһдиевкә, нәшрият директоры Гарәф Шәрәфетдиновка соңгы көннәре якынлашып килүен сиздерерлек итеп хатлар язды. Хатларында ул тормышыннан, авыруыннан зарланмый, һәммәсе өчен, аңа күрсәткән яхшылыклары өчен бу иптәшләргә рәхмәтләр әйтә. Аларның эшләренә уңышлар тели. Алты ай алдан газеталарга язылып, алдан ук квартира хакын түләп куя. Шифаханәдә ятканда аның янына Рауза Газизова кереп хәлен белешкәннән соң, аның күңелен күтәрү өчен:


– Әйдә, тизрәк тазар да менә Аккош күленә дачага китәрбез. Җәйнең бик матур вакытында анда сәламәтлегең тагын да ныгыр, – дигән.


Моңа каршы Сибгат үзен үзе юатырдай ясалма оптимизмга бирелү юлына басмаган.


– Юк инде, мин Аккош күленә бүтән бара алмам, ахрысы, мин башка җиргә китәрмен, – дигән.


Шагыйрь Илдар Юзеев та аны юатып шундыйрак мәгънәдәге сүзләр әйткән:


– Ел саен туган авылыгыз Күлле Кимегә кайта торган гадәтегез бар иде. Больницадан чыкканнан соң, анда кайтасыгыз бардыр әле, – дигән.


– Быел миңа Күлле Кимегә түгел, Яңа бистәгә юнәлергә туры килер, ахрысы, – дигән.


Вафат буласы көнне (3 июль) иртә белән ул юынган, үзе кырынган. Әгәр ялгышмасам, хатыны Мөршидәгә шундый фикер әйткән булса кирәк:


– Менә шулай инде, үләсе көнне Әхмәт Фәйзи дә шулай иртүк торып кырынган, – дигән сыман нидер әйткән. Мин моны Мөршидәдән ишеттем.


3 июль көнне ул иртә белән үзен ярыйсы хис иткән: юынган, кырынган, тамагын туйдырган.


– Бик яхшы булды әле бу, – дип сөйләшеп алган. Бераз ятып торганнан соң, карават башына таккан бауга ябышып торып утырган.


– Шул арада борылып карасам, ул инде китә дә башлаган иде, – ди Мөршидә.


Вафатыннан соң бер атнадан Аккош күлендәге дачаларында Мөршидә җидесен уздырды. Анда иң якыннарыннан утызлап иптәш катнашты. Мәҗ­лесне Гариф Ахунов алып барды. Иң өлкән яшьтәге кеше буларак, берничә сүз әйтүне миңа тапшырдылар. Тагын И.Юзе­ев, Н.Юзиев, Г.Шәрәфетдинов, Ш.Га­­­лиев, Г.Ахунов, Р.Гатауллин, Р.Миң­­­нуллин, Р.Хәмид һ.б. сөйләделәр.


10 декабрьдә Актерлар йортында С.Хәкимнең тууына багышланган җые­лыш булды. Г.Ахунов доклад ясады, шагыйрьләр шигырь укыдылар. Соңыннан концерт булды.


Хикмәт бу информацияне теркәп калуда гына түгел. С.Хәким әдәбиятта соңгы елларда ярыйсы ук зур урын тота башлаган иде. Аның юклыгы һәрвакыт үзен сиздереп тора».


Язманы  Ләбиб Лерон әзерләде.


Безнең мирас. - 2016. - №7. - 86-89 б. 


______________________________


*Маһирә Миңнуллина - 1969-1990 елларда Татарстан Язучылар берлегенең иҗат буенча кадрлар инспекторы.


Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Редакция хәбәрләре Очты дөнья читлегеннән

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру