Ярдәм итмәссезме икән?
Мин, Галимҗанова (кыз вакыттагы фамилиям) Миңлегөл Муса кызы, Әлки районының Татар Борнае авылыннан. Казанда Милли архивка йөреп, үзебезнең нәсел шәҗәрәсен төзедем. Борынгы бабамнар авылыбызда буыннан-буынга указлы муллалар булып торганнар. Авылыбызда мәчетләр төзелеше, анда хезмәт иткән муллалар хакында материаллар туплап, китап итеп бастырдым. Хәзер авылыбыз тарихына материаллар туплыйм.
«Безнең мирас» журналының 2022 елгы 11 нче санында Раиф Мәрдәновның «Безнең дәвернең кыяфәте» дигән мәкаләсендә Бакый Урманче көндәлекләреннән өзек китерелә: «1967 ел 9 нчы февраль. Баязит Борнаев вафат. Безнең «Мөхәммәдия» шәрикләребездән иң сәләтле, иң тырыш иптәшебез иде. Беренче дөнья сугышы, әсирлек, революция, яңадан уку, партиягә кереп хезмәт итү, Сталин каһәренә дучар булып, күп еллар концлагерь, озак авыру – безнең дәвернең кыяфәте! Тупрагың җиңел булсын, кордашыбыз!»
Моны укыгач, башыма: «Бу безнең авылның Баязиты түгелме икән?» – дигән уй килде. Моны ничек ачыкларга?
1930 нчы еллардан ук башланган репрессияләр чорында «халык дошманы» дигән исем тагылып эзәрлекләүләргә дучар булучылар арасында безнең авыл кешесе дә бар. Ул – Борнаев Баязит Галләметдин улы, 1895 елның 12 мартында указлы мулла Галләметдин Камалетдинов гаиләсендә туа.
Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабында Борнаев Баязит абый турында менә болар язылган: «Борнаев Баязит Галләметдин улы 1895 елда Әлки районының Татар Борнае авылында туган. Казан шәһәрендә яшәгән, татар. Татарстанның берләштерелгән геология-эзләнү тресты идарәчесе, 1922 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1933 елның 28 июнендә кулга алынган. 28.7.1933 ҖК 58-2, 58-11 маддәсе буенча хөкем карары: 10 елга ирегеннән мәхрүм итү. 10.10.1949 елда кабат кулга алынган. 13.02.1950 елда Красноярск краена сөргенгә сөрелгән. 15.08.1957 елда акланган». Книга памяти жертв политических репрессий РТ. Т. 2. – Казань, 2001 г. стр.407.
Камалетдин Гобәйдуллинның хатыны – Гәйшә Тәрҗеман кызы (1818). Ул иске Әнҗерә авылыннан Тәрҗеман хәзрәтнең кызы. Тәрҗеман бабай үзе, аның уллары, оныклары буыннан-буынга үз авылларында, тирә-күрше авылларда имам булып торганнар. Тәрҗеман бабайның олы улы Хөснетдинне 1836 елда Оренбург губернасына мулла итеп җибәрәләр. Хәзергесе вакытта Оренбург ягындагы Тәрҗемановлар (Тарзиевләр) нәселе шуннан таралган. Казый Кашафетдин Тәрҗемани да – шул нәсел кешесе. Менә шушы Камалетдин белән Гәйшәнең балалары: Хөснеруй (1849), Галләметдин (27.12.1854), Мөхәммәтгалим (25.10.1857).
Галләметдин Камалетдиновның хатыны Мәрфуга Фатыйх мулла кызы (1857-31.08.1907). Балалары: Гөлҗәһрә (1882), Бибизәкия (1884), Камәрия (1887- 1893), Баязит (1890-1893), Миңлевәсимә (1892), Баязит (1895), Гамбәр (1897), Мөхәммәтгариф (1900-1901). Галләметдин Камалетдиновны 1881 елда авылыбыз мәчетенә икенче мулла итеп билгелиләр. Ул 1929 елга кадәр әлеге вазыйфаны башкара. Галләметдин Камалетдинов 1932 елда мулла буларак авылдан куылучылар исемлегенә кертелә. Ул, 1937-1938 нче елларда муллаларны авыллардан күпләп куу башланганчы, 1936 елда вафат була. Авылыбызның олы яшьтәге кешеләре аны, «Галләм мулла»ны, ишетеп беләләр.
Хәтерлим әле: 1960 нчы еллар тирәсендә күршедәге Хәкимов Әхмәтгәрәй абыйларга Баязит абый кайткан иде. Безгә дә керде, аларның әти-әниләре күршеләр булып яшәгәннәр. Әти белән алар төне буе сөйләшеп чыктылар. Шуннан соң әти: «Баязит абый үзенең фамилиясен, туган авылы исеме белән, Борнаев дип үзгәрткән», – дип әйтте. Мулла балаларына ул вакытта караш башкача иде шул, фамилиясен шуның өчен үзгәрткәндер. Акланганнан соң, Баязит абый үзенең туган авылына кайта. Ул вакытта Әхмәтгәрәй бабай кабер ташлары ясый иде. Баязит абый аннан атасы каберенә куярга таш ясаткандыр, минемчә. Авыл зиратында Галләм мулла кабере өстенә куелган таш бар. Анда: «Улың Баязиттан», – дип язылган.
Архивта Баязит абыйның атасы Галләметдин Камалетдиновны указлы мулла итеп кую турында 15-16 битлек эш (дело) бар. Баязит абыйның балаларын һәм оныкларын табып, шул документларның күчермәләрен аларга бирергә бик теләгән идем, ләкин аларны кайдан, ничек эзләп табарга – белмим. Аларны таба алсам, авылга алып кайтып, бабаларының каберен, торган нигезләрен күрсәтер идем. Бу эштә сез дә миңа булыша алмассызмы икән?
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА