Журнал «Безнең мирас»

Яңгыр боткасы

Агроферма җитәкчесе Люкс Артуров, ай буе яңгыр яумагач, яңгыр боткасы ясап карарга булды. Югыйсә, әллә нәрсә булды шунда: тирә-як авылларда яшенле яңгыр коеп явып үтә, ә аларда, тамса шул берничә тамчы гына тама. Нәрсә генә уйлап бетермәде авыл халкы. Әллә зуррак үләксә-мазар күмелми ятамы икән, дип, юл буйларын, чокыр-чакырларны карап чыктылар, посадкалар, су буйлары да калмады. Инде моның сәбәбен йөреп бала тапкан Марианнада күрә башлаганнар иде, ул да, кеше сүзенә түзә алмый, кызын алып шәһәргә китеп барды. Шуннан соң яңгыр боткасына тукталдылар. Дөрес, боткасын пешереп тормадылар анысы, чөнки газ кергәннән бирле кибеттә казаны да, аның тәртибен белгән кешесе дә калмаган иде.
Төшкә таба авыл урамында үтеп йөргән кешегә көн бетте: чиләк тоткан бер көтү бала-чага әллә кайдан килеп чыга да су белән баштанаяк коендырып китә. Аларга яшүсмерләр, шаянрак холыклы олылар да кушылды. Әрсезрәкләр хәтта ишегалдыннан ук кереп коендырырга да күп сорамадылар.
Үзләренә таба килүче яшьләрне күреп, Исмай капканы шартлатып бикләп куйды. Исәбе – кичкә кадәр беркая да чыкмыйча өйдә утыру иде аның. Шулчак телефон шалтырады.
— Исмай абый, – диде ашыга-кабалана хатын-кыз тавышы. – Сине Люкс Шәрәфиевич кәнсәләргә чакыра. “Сручны килеп җитсен!” – ди.
— Ни бит, – диде Исмай каушап. – Капка төбендә су сибәргә көтеп торалар. Бәлки кичкә таба...
— Ниткән кичкә таба ул. Люкс Шәрәфиевичнең холкын беләсең. Быел печәнсез каласың киләме әллә?!.
— Печән турында сүз чыккач, Исмайның бармый чарасы калмады.
— Хәзер киләм, – диде ул килешергә мәҗбүр булып.
— Бер аягың анда, икенчесе монда булсын, Исмай абый. Үзең беләсең, ул көттергәнне яратмый.
Исмай, капканы акрын гына ачып, тирә-якка күз салды: “Әһә, беркем дә юк икән”.
Ул ун-унбиш адым китәргә дә өлгермәде, күрше капкасыннан бер көтү яшьләр атылып чыкты. Һәркайсының кулында су тулы чиләк.
Йөгерә-атлый барып, идарәгә килеп кергәндә аның өстеннән шыбырдап су ага иде.
— Үзендәме әле? Соңга калмадыммы? – дип сорады ул секретарь кыздан.
— Кем? Люкс Шәрәфиевичме? Соң бит ул иртүк районга киткән иде. “Кич кенә кайтам”, – диде.
— Алайса мине нигә аңа чакырттың?
— Кем чакыртты? Минме?!
— Телефоннан шалтыраттың бит!
— Минем сиңа шалтыратканым юк, Исмай абый.
Исмай, хәлсезләнеп, идәнгә чүгәләде.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру