“Яшәп тә куялар соң! Вәт мәхәббәт ичмасам.., – дип көрсенеп куйды Сәйфи бакча ягыннан ишетелгән мәче тавышларын тыңлап. – Болар минем ише генә түгел инде”.Кухня ягыннан хатыны Зәлидә тавыш бирде:— Тәк...
“Яшәп тә куялар соң! Вәт мәхәббәт ичмасам.., – дип көрсенеп куйды Сәйфи бакча ягыннан ишетелгән мәче тавышларын тыңлап. – Болар минем ише генә түгел инде”.
Кухня ягыннан хатыны Зәлидә тавыш бирде:
— Тәки тынычлана алмадың. Соң син үзең март ае мәчеләреннән кимме?! Юкка гына Мәче Сәйфи дип йөртмиләр бит сине...
— Ярар, ярар, көлмә. Какуй миңа аларга җитү. Читкә йөрү түгел, синең күңелне дә күреп бетерә алган юк әле.
— Ярты районны әйләнеп чыккач, миңа чамаң калмый шул инде!
— Юкка көнләшәсең, карчык. Эшем шундый бит минем – налугывый инспектор. Йә, әйт әле менә: ирләрнең күпме акча эшләвен мин каян белә алам? Белмәсәң, әйтмим: хатыннарыннан, билгеле.
— Нәрсә, мунчачы Гайфи дә эшмәкәрме?
— Кәнишне! Арканы аның кебек оста уучы, себеркене аннан да шәбрәк пешерүче юк. Шуңа кәттидежләрдәге мунчаларны Гайфидән генә яктыралар.
— Ә син хатыннарының аркасын уасыңмы?
— Юк ла инде. Мунча тәрәзәсе янына килеп, үзара сөйләшкәннәрен генә тыңлап торам. Йә, ярый, вакыт та соң, ятыйк булмаса.
Ул да түгел, аның тавышы бакча ягында ишетелә башлады: “Пөрәс, оятсызлар! Йокыны качырасыз. Барыгыз, аргы очка китеп мыраулагыз. Гайфинең барыбер хатыны юк!”
Утны сүндереп, Сәйфи юрган астына чумды. Бер-ике минут узуга, ачык тәрәзәдән аның хатыны белән күгәрченнәр кебек гөрләшкәне генә ишетелә иде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала