Журнал «Безнең мирас»

Гәрәчке

Яңа елда ун көн ял, дигәч, Галәүнең хатыны авылга әнисе янына кайтып китте. «Өч-дүрт көнсез килә алмам, азрак эшләрен карап, керләрен юып килермен, – диде. — Кара аны, аракыга бирелмә, ишетсен колагың!» — дип кисәтергә дә онытмады.
Беренче көнне төшкә кадәр түзде Галәү. Кичкә кадәр түзәсе иде дә бит, дусты Кылчык Вәли килеп керде. «Үләм… Бер четүшкәң юкмы? Коткара күр, зинһар!» – дип ялваргач, им-томга дип яшереп куйган яртысын чыгарырга мәҗбүр булды Галәү.
Бер чәркә салып бирермен дә озатырмын, дигән нияте барып чыкмады аның. Тегесе үпкәли калды:
— Син нәрсә, үзем генә эчеп утырырга мине алкаш дип белдеңме әллә?
— Юк ла инде. Мин теге ни – ташлаган идем шул.
— Соң, эчмәсәң эчмәссең, минем белән чәкешерсең дә, кире куярсың.
Бер күтәргәч, кире куя алмады Галәү. Кылт итеп: «Күтәргән рюмканы кире куярга ярамый», – дигән сынамыш исенә төште. Андый нәрсәләргә ышана ул, сынаганы бар.
Икенче көнне Вәли үзе баш төзәтергә кыстырып килде. Вәлине дә күршесе Гали эзләп кергәч, кичкә кадәр утырылды шул.
Өченче көнгә киткәч, Галәү бер ярты алып кайтты да, ишекне бикләп, баш төзәтергә утырды. Ялгызына күңелсез булмасын өчен, тагын бер чәркәгә тутырып салып куйды. Шул чәркә белән чәкешә торгач, шешәнең төбенә төшеп җитә язды ул. «Анысына кагылмам, баш төзәтергә калыр», дип уйлаган иде дә… Шулчак каршысына ниндидер мөгезле зат килеп утырмасынмы! Үзе кап-кара, бөтен тәнен йон баскан, колаклары озынча очлаеп килә…
Куркудан чак кына авып китмәде Галәү.
— Син кем, чит планета вәкилеме? – дип сорады ул телен көчкә әйләндереп.
Чакырылмаган кунак:
— Шулай кәнишне, тәлинкәм йорт түбәсендә тора, – диде дә, койрыгын кулына алып, исе китми генә болгап утыра башлады. Ялгыш кына өстәл астына күз төшергәч, бөтенләй телсез калды Галәү. Кунакның аяк табаннары урынына тояклар иде. Күпме генә тырышса да, балачакта әбисе өйрәткән догаларны искә төшерә алмады ул.
— Да, беткәнсең син, брат!.. – диде тегесе тәкәллеф белән. — Эчеп бетер дә, үзем белән алып китәрмен.
Ачудан башына кайнар кан йөгерде Галәүнең. Куркуны онытып, өстәлгә йодрыгы белән китереп сугуын сизми дә калды.
— Мин сиңа брат түгел. Шалиш, яшим әле мин!
Кунак куркудан җыерылып килде дә, шешәгә кереп юк булды. Галәү, актык көчен җыеп, шешә авызын бөке белән томалап куйды.
Шулчак ишек ачылып, хатыны кайтып керде. Хәлне чамалап, дәшми-тынмый өстәлне җыештыра башлады. Суыткычка куярга дип шешәгә үрелде.
— Зинһар, чүплеккә ташла шуны, карчык, чыга күрмәсен!
— Кем?
Галәү күргәнен сөйләп бирде.
— Гәрәчке синдә, картым, ак гәрәчке. Күп эчкәннеке…
— Бетте, карчык, иртәгәдән ташлыйм!
Хәзер Галәү «Рюмочный»ларны әйләнеп үтә. Мәҗлесләрдә дә эчми. Чәркәне күтәрсә, теге тояклы зат килеп чыгар төсле.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру