Журнал «Безнең мирас»

Фэн-шуйлы тормыш

Вәлинең хатыны фэн-шуй белән мавыга башлады. Беренче эш итеп, фатирны аквариум һәм фонтаннар белән тутырды ул. Имеш, фэн-шуй кытайчадан җил һәм су дигәнне аңлата. Аннары, җил үтәли йөрсен, дип, ишек-тәрәзәләрне киереп ачты. Нәтиҗәсе озак көттермәде: беркөнне караклар фатирны чистартып чыктылар. Бары тик караклардан сакларга тиешле тишек чатырга гына тимәгәннәр иде. Ул чатыр үз-үзен генә саклый, күрәсең.
Кичә хатыны өйдә матәм көне игълан итте: ата мәчеләре уңыш китерүче алтын балыкны тотып ашаган. Җитмәсә, аквариумны да төшереп ваткан. Ә су – акча билгесе икән, хәзер кергән акча су кебек агып чыга. Дөрес, монда әйберләр алырга яратучы хатынының да өлеше бардыр бераз...
Тәрәзәләр дә тиешсез якка карап торган икән. Шуңа тәрәзәне коридорга тиштеләр. Хәзер көндез дә ут яндырып утырырга туры килә килүен, ләкин анысына гына түзәсең инде. Аның каравы, урамнан начар энергия керми. Хатыны авылдан Вәли аждаһа дип йөрткән әнисен китертте. Сәбәбе – аждаһа бәхет һәм муллык чыганагы, уңыш билгесе икән. Өстәвенә, ул яхшы сакчы, яклаучы да. Соңгысына шикләнми Вәли, чөнки ишек ачык торганда да караклар алар фатирын читләтеп үтәләр.
Вәлиләр фатиры хәзер джунглины хәтерләтә: бөтен җирдә Һинд камышлары үсеп утыра. Алары озын гомер китерер өчен кирәк. Зирәклек һәм көч-куәт өстәүче филнең подъезд ишегенә сыймаячагы ачыклангач, хатыны маймыл кайтартты. Анысы уңышсызлыктан саклый. Хатыны белән бер караватта йоклый. Вәлигә исә идәнгә төшеп ятарга туры килде.
Тора-бара иске нәрсәләрдән Вәлинең генә алыштырылмый калганы ачыкланды. Әле менә “Фатирлы хатын эзлим. Фэн-шуй белән мавыкмаса, аждаһага да түзәм!” дигән белдерү ябыштырып кереп килүе...

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру