Баҗа малы җәл түгел
Яңа ел белән иң беренче булып күршем Гаптери котлады.
— Яңа ел белән сине, күрше! Иске үпкәләрне онытып, тату яшик. Дуңгыз елы булса да бер-беребезгә дуңгызлык эшләмик, – ди бу.
Ярты ел буе сөйләшми йөргән күршемнән шундый сүзләр ишеткәч, күңелләр тулып китте. Күп кирәкмени адәм баласына.
— Яхшы, – мин әйтәм, – быелдан башлап мин дә синең тавыкларга таш атудан туктармын. Теге чуар тавыгыңны җәй көне, ни, мин бәреп үтергән идем. Үпкәләрсең, дип, соңыннан урамга томырдым.
— Анысы синең алда минем дә гаебем бар, күрше. Көз көне кәҗәңнең аягын мин сугып имгәттем бит. Купкан рәшәткә табып, бакчадагы бөтен кәбестәләрне кимереп чыккан иде. Сизмәсен, дип, кәҗәңне аннары урамга чыгарып җибәрдем.
Моны ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте. Ачудан буылыр хәлгә җиттем хәтта. Ярсымас җирдән ярсырсың, көненә 5 литр сөт бирә торган затлы нәселле кәҗә иде бит ул. Башта бер генә уй: “Ничек үч алырга?!” Әһә, җае чыкты. Гаптерине күрүгә ярсып өрергә тотынган Сарбай янына йөгереп килеп, аны бәйдән ычкындырып җибәрдем. Гаптери, куркуыннан, капканың кай якта икәнен дә онытып, коймаган үрмәләде. Инде менеп җитеп, урамга сикердем дигәндә генә, кадакка эләгеп, өр-яңа тунының чабуы аерылып китмәсенме!
Ничек кабынсам, шулай тиз суындым да. Сарбайны тотып, сарайга яптым.
Күршем еламый гына:
— Баҗай кичә генә алып кайткан иде, утыз мең тора, – ди.
— Кичерә күр, зинһар! Коймага үрмәләрсең дип башыма да китермәгән идем. Сарбай өрсә дә тешләми ул, күркыта гына. Әйдә, безгә керик әле. Ни дисәң дә Яңа ел бит бүген.
Өйгә кереп азрак кәефләнеп алгач, Гаптери дә тынычлана төште:
— Ярар инде, тун дип үлеп булмый, күрше хакы кыйммәтрәк тора, – ди.
Тиз генә бәллүр чәркәләрне тутырдым да тост әйттем:
— Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел!
Миңа Гаптери дә кушылды.
— Баҗа малы җәл түгел!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА