Альфонс
Гөлфинә йортына бәхет үз аягы белән килеп керде. Бәхет дигәне – ир заты инде. Үзе яшь, чибәр. Инде кырыкка җитеп килсә дә, чын-чынлап гашыйк булды ул аңа.
Дөрес, мәче кебек теләгән вакытта чыгып китә, кайта анысы. Һөнәре буенча эш эзләп йөри икән, югары белеме бар. Юлыңа, кирәк-яракка булыр, дип, көн дә 300 сумны биреп чыгара сөйгәненә Гөлфинә. Баштанаяк киендерде үзен. Шундый чибәр мәгъшугын иске джинсы һәм күлмәктән йөртә алмый бит. “Ашау – байдан, үлем – Ходайдан”, дигәндәй, ашый-эчә, бер кайгысы юк. Ай саен аңа 10 мең сум китеп бара. Өч эштә эшли Гөлфинә: берсеннән кайтуга икенчесенә чыгып чаба... Нишләсен, мәхәббәте хакына түзә инде. Теле балдан да татлырак, иркәли-сөя. Өстәвенә, дошманнары көнчелектән кара көя. Кемдә бар андагыдай кәртинкә кебек ир?!
Тик беркөнне суга төшкәндәй юкка чыкты карап торганы. Өч көн көткәч, милициягә барды Гөлфинә. Фотосурәтен күрүгә, киң итеп елмайды капитан. Аннары, җитди кыяфәт алып:
— Көтмәгез, альфонс ул! – диде.
— Кем? Кем дидегез? – Гөлфинә лап итеп урындыкка утырды.
— Альфонс, ягъни хатын-кыз хисабына яшәүче ир заты.
Хәзер бер эштә дә акчасы җитә Гөлфинәнең. Ахирәтләре дә аның белән сөйләшә башлады...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА