Ышанасы килмиКичә берәү бу дөньядан китте,Каршы торалмады үлемгә.Кеше гомере мәңге түгелгәКыен булып куйды күңелгә.Кыен булды…Ләкин бүген иртәнКояш чыкты, көлеп, кызарып.Вак-вак басып,көянтәсен асып,С...
Ышанасы килми
Кичә берәү бу дөньядан китте,
Каршы торалмады үлемгә.
Кеше гомере мәңге түгелгә
Кыен булып куйды күңелгә.
Кыен булды…
Ләкин бүген иртән
Кояш чыкты, көлеп, кызарып.
Вак-вак басып,
көянтәсен асып,
Суга китте күрше кызлары.
Җилләр исте…
Җилләр түбән очтан
Алып килде төтен исләрен.
«Кемнәр бүген кунак чакыра икән,
Иртә яккан шулай мичләрен?
Кемнәр икән бүген шатланыр –
Хатлар алыр икән ерактан?
Кайсы кызның бәхете җиңәр икән –
Кемнәр кайтыр икән солдаттан?..»
Уйларымны челпәрәмә ватып,
Килеп керде күршем атылып, –
Үзе көлә, үзе аптырый –
Игез малай тапкан хатыны!
Җир өстендә яңа көн башланды,
Җиңел булып китте күңелгә.
Җиңелмәслек нәрсә түгел лә –
Ышанасы килми үлемгә,
Кеше гомере мәңге түгелгә.
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
Кичә берәү бу дөньядан китте,
Каршы торалмады үлемгә.
Кеше гомере мәңге түгелгә
Кыен булып куйды күңелгә.
Кыен булды…
Ләкин бүген иртән
Кояш чыкты, көлеп, кызарып.
Вак-вак басып,
көянтәсен асып,
Суга китте күрше кызлары.
Җилләр исте…
Җилләр түбән очтан
Алып килде төтен исләрен.
«Кемнәр бүген кунак чакыра икән,
Иртә яккан шулай мичләрен?
Кемнәр икән бүген шатланыр –
Хатлар алыр икән ерактан?
Кайсы кызның бәхете җиңәр икән –
Кемнәр кайтыр икән солдаттан?..»
Уйларымны челпәрәмә ватып,
Килеп керде күршем атылып, –
Үзе көлә, үзе аптырый –
Игез малай тапкан хатыны!
Җир өстендә яңа көн башланды,
Җиңел булып китте күңелгә.
Җиңелмәслек нәрсә түгел лә –
Ышанасы килми үлемгә,
Кеше гомере мәңге түгелгә.
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала