22 августта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар (алар арасында Газинур Морат, Рифә Рахман һәм Ләбиб Лерон да бар иде) Кукмара районының Зур Сәрдек авылы м...
22 августта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар (алар арасында Газинур Морат, Рифә Рахман һәм Ләбиб Лерон да бар иде) Кукмара районының Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында халык белән очрашты. Каләм әһелләре тамашачыларга бүгенге ил-көн вәзгыяте хакында сөйләде, яңа әсәрләреннән кайбер үрнәкләр укыды. "Безнең мирас" журналы баш редакторы Ләбиб Лерон исә үз басмасы хакында да тәфсилләп чыгыш ясады.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала